Шәһри Казан

Капка башы сукмагы

Фатыйма кияү йортына капкадан түгел, капка башыннан кергән икән, диделәр. Дип кенә калынса кана, кызганычка, кирәгеннән артык дөрес хәбәр иләктән иләнде, телләрдән төшмәде, кыз абруе дигән нәзберек нәрсә мизгел эчендә җир белән тигезләнде. Гүргә кергәнче кара сакал булып тагылып барыр кебек... Әйе шул, сикерде шул Фатыйма, бәхетең артыннан бикле капка...

Фатыйма кияү йортына капкадан түгел, капка башыннан кергән икән, диделәр. Дип кенә калынса кана, кызганычка, кирәгеннән артык дөрес хәбәр иләктән иләнде, телләрдән төшмәде, кыз абруе дигән нәзберек нәрсә мизгел эчендә җир белән тигезләнде. Гүргә кергәнче кара сакал булып тагылып барыр кебек...
Әйе шул, сикерде шул Фатыйма, бәхетең артыннан бикле капка аша гына түгел, таулар аша да сикерәсең икән. Бәхеткәйләрең җиде кат чуен капка артында яшеренмәгән ләбаса, метр ярымлы капка сәләмәсе артында гына... «Капка биген (бик димәсәң, хәтерең калыр) күтәрмәгез, ачмагыз, кертмәгез, безгә ул кыз кирәкми!» Кертмәгез, дип торсалар да керде инде Фатыйма, күз суын түгеп тормады... Ха-ха-ха... Чш-ш-ш, шаулашмагыз, әнә бәхет үз кабыгына төренеп яткан, тавыш-тын чыгармыйча тын гына утыра, әнә Фатыйма белән качышлы, куышлы уйный! Капка башы аша керү әле ул казага тару түгел! Ха-ха... Капка аша гына керер дә бәхетнең бугазыннан эләктерер...
Керде... Әрем булып әремнең үпкәләген күрсә дә, үз белдеге белдек. Кыз кагып куйган багана кебек басып тормады: йөгереп барып әремне татып карады... чүт кенә каравыл кычкырмады... «Ай, әремкәем, ачы да ризык син, сине ашау түгел, татып карарга да язмасын икән...» Бәхет кешене боза, дип курыкканнар капка төбеннән борылып кире китәдер... Әнә Әминә, сөйгәнен утка салып, кире өенә йөгергән, диләр. Әремнәргә күз салмаска идең, Әминә... Бәхетне үлчәрлек үлчәүләр булса, әйтер иде шул мизгелдә Фатыйма кем бәхетлерәк икәнен - Әминәме, Фатыймамы?!
Ир дигәне итәк чабуыннан тотып өлгермәсә, Фатыйма урын өстеннән торып чыккан каенананың аягына тып итеп басасы иде. Әрем татып торган киленгә үтергеч карашын саран гына ташлады да җил-җил кереп китте ул. Ни әйтергә теләгәнен газиз кешеләре дә белмәде - кадр артында калды: ана булса да, кеше күңеле кара урман! Аның җиленә ияреп түгел, ә үз җае белән, Мидхәт тә алга атлады. Бәрәч, тормыш бусагасын сыңар канат атлап керә бит бу җан парәсе Мидхәт! Ә Фатыйма?! Ертык итәк чабуын тотып калган Фатыйма бер «артын күрсәткән бәхеткә», бер капка тупсасына карады. Әллә нигә шул чагында Әминә исенә төште. Юк, үз кыйбламны тапмадым әле дип ялгышкан Әминәне уйларгамы соң, юк, мең кәррә юк... Аяк астындагы мендәргә басмыйча китәргә базган Әминәгә сокланырга җыенып тормый әле Фатыйма!
Менә аны каенатай дигәне җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Гайрәтле каенатай артыннан көчкә өлгергән Фатыйма аяк астындагы мендәргә абынып егылды. Килен белән бергә каенатай да тәгәрәде. Өзелеп сөйгән яр Мидхәт, йөгереп килеп, әтисен торгызды, Фатыйма кан аккан тезен ертык итәк чабуы белән томалады. Килен каршы алу шуның белән тәмамланды.
Беренче иртәдән камыт кигән Фатыймага «бәхет йорты»ндагы серле карашларның мәгънәсен кат-кат аңларга туры килде - каккан казыгына кадәр яшь киленнең сукмагына таш булып түшәлгән иде. Мидхәт ят елмайган саен, Фатыйманың кайнар сөю хисләре җиде йозакка бикләнде. Капканың теге ягындагы шашкын хисләр үлеп баралар.Таң җиле кебек иркәләгән ир куллары иртән келәшчәгә әйләнделәр. Бәхет йортында гүзәл җыр туарга тиеш иде ләбаса! Мәхәббәтне тотып карап буламы? Былбыллар көнләшерлек җырны кояш, ай, йолдызлар - барча күк җисеме ишетеп сокланырга тиеш иде бит! Ирнең болай үзгәрүенә аптыраган Фатыйма, хәйран калып, аны күзәтә. Күзләренә карап әйтер әле беркөн, менә оланын гына исән-сау тапсын...
* * *
Игез кызлар туды. Тамчысын да калдырмыйча, Фатыйма үзен кызларга багышлады. Усал итеп көлгән хуҗалар йөрәген таласалар да, кызлардан күчкән җылылык йөрәкне яңадан бербөтен итә иде. Кояштан иртәрәк торган килен кояштан соңрак ятты. Бу хезмәткә дә риза булмаган әти-әни киленне туктаусыз тиргәде, үзәккә үтәрлек сүзләр әйтте, һәр уңайлы очрак туган саен, улларының яхшырак тормыш иптәшенә лаек булуы турында әйтеп торды. Ярабби! Моны белгән булсамы! Капка башыннан түгел, ачык капкадан да кермәгән булыр иде! Талаштан гарык ир Себергә юл алды - өйгә бүрәнә юнәтерлек акча эшләп булмасмы, диде. Шиңгән гөл кебек калган Фатыйма тел чарлап тормады - көйсез олыларга гел яхшы теләктә булырга тырышты. Гомер бакый салкын яңгыр яумас, кояш чыгар бер...
Чыннан да, ир кесә тулы акча белән кайтты. Үз нәүбәтендә яңа йорт нигезенә дип бер трактор вак таш кайтартылды. Яшьләрнең башка чыгуына теше-тырнагы белән каршы каенана белән каената, уфаллага тутырып, ташны ерак чокырга түктеләр. Кабат таш кайтты, кабат түгелде... Шуннан соң ирнең эш кырганы күренмәде. Түшәмнән су акты, тәрәзә ярыкларыннан җил ыжгырды, идән-сайгак шыгырдады... Киленгә никадәр рәхимсез кылансалар да, игез кызларны әби-бабай бик яратты. Ызгыша-талаша белми, пыскып янган күңелләргә ут өстәми торган бердәнбер саф җаннар иде бит алар.
Себердән кайткан акча сизелерлек шиңгән иде инде, Фатыйма үзе башлап йорт салу хәстәренә кереште. Борынына җиткән корсагы белән бура буратты, ишек-тәрәзәләрен ясатты, шифер кайтартты, такта ярдырды. Муеннан бурычка чумган Фатыйма идән асты базын казырга каенана белән бергә төште. Шул идән асты базында өченче кыз аваз салды - каенана кендек әбисе булды да куйды. Кендеген кискәндә үк «Баз кызы» дигән исем куеп өлгерде. Базда оланның кендек каны гына түгел, Фатыйманың байтак каны агып өлгергән иде шул. Каенана шул көннән капылт үзгәрде: үзе кабул итеп алган «баз кызы»н бер минутка да кулыннан куймады, әнисенә имезергә генә бирә иде. Баладан соң каты авырып калган килен, могҗизалар шулай туа мәллә, дип уйлады, чөнки Мидхәт тә айныды, өйне тиз арада эшләп бетерде. Бәхетнең адресын эзләп тапты килен: яңа өй әзер, карындагы дүртенче яралгыга җан иңеп маташа. Мидхәт малай сорый бит, тупырдап торган малай яңа нигезгә кайтыр, Алла боерса. Инде яңа өйгә күченү мәшәкатьләре бетеп килә, инде ызгыш-талашлар туктаган тормыш үз савытына кайта дигәндә, Мидхәтнең олы абыйсы, бер көтү баласын ияртеп, Үзбәкстаннан кайтып төште. Чит халыкны кысалар, алар хәзер качаклар, гел хәерчеләргә әйләнгәннәр икән... Беренче сәгатьтә үк бар булган байлык - ун төенчек һәм ун бала - балкып торган яңа өйдә урын алды. Балалар яңа өйдәге идәнгә тәгәрәште, унберенчене көткән мич юанлыгы үзбәк килен Гайшәбикә иске өйдә Фатыйма белән Мидхәт урынына ауды. Сиртмәле тимер караватның идәнгә үк тигәнен күргән Шамил хатыны янына ята алмады - Мидхәт белән мунчада гына кунасы итте. Хәер, күзләрен йокы алмагандыр, төн ката малай чакларын урап кайттылар. Бу тормышның җилен-давылын сыкранмыйча җиңеп яшәргә өйрәнгән әби белән бабай да таң алдыннан гына йокыга киттеләр бугай. Фатыйма өч баласы белән сандык өстендә аунады. Тизрәк таң тусын иде дә тизрәк тормыш алды белән борылсын иде. Борылды ди сиңа, бар, үзбәк килен, төенчектән бер кочак акча чыгарды да, яңа өйне сатып алырга теләген белдерде. Шулкадәр акча күргән әби белән бабайның күзләре маңгайларына менде, ә инде үзбәк түбәтәе белән калфак та тәтегәч, елап ук җибәрделәр. Алтын тешләрен ялтыратып түр башында утырган килен күкләргә чөелде, почмак саен сибелгән, туктаусыз зарар кылган балалар бик кадерлегә әйләнде. Кайчан шул хәтле үрчеп өлгергәннәр диген, иң кечкенәсе - безнең «баз кызы» яшендәгесе үрмәләп кенә маташа бугай әле. Бер кочак үзбәк акчасын санап бетергәндә, үзбәк килен Гайшәбикә яңа өйгә чәчәкле-чуклы чаршаулар элеп тутырган, Шамил тактадан киң сәкеләр әтмәлләп ташлаган иде. Яңа өйнең түрләре менә кемнәргә насыйп булган икән бит! Ә нигә соң болай булды әле? Төн карасын куып кына бетергәннәр иде, инде көн карасы баса башлады. Канатын салган Фатыймадан башка беркем дә яңа өй өчен кайгырмады, ахры. Бер төенчек акчага ике катлы өй салып була дип уйлады Мидхәт һәм әби белән бабай. Күршедә генә буш нигез бар, бусын шунда гына күтәрербез, дип, эчтән генә тындылар. Шамил белән Гайшәбикә туган авылларында төпләнеп калырга ниятләп кайтсалар, нинди шәп булыр иде! Бәхет эзләп ерак сәфәрләр үтеп, монда кайтканнар, үз-үзләренә хисап бирәләр икән, җир-сулары тартып кайтаргандыр. Булган мал-мөлкәтләренең кайсын сатып, кайсын ташлап кына качканнар икән... Гаепсезгә кагылганнар, сугылганнар икән... Монда урын-җир түшәп каршы алдылар балакайларны. Капкан саен калҗа булмаса да, яңа өй аларга булды. Тик менә үзбәк акчасын безнекенә ничек алмаштырырга икән? Йөри, тырыша торгач, җир тырнап еларлык хәлләр кичерергә язганлыгы билгеле булды: беренчедән, чит акча, дип, милиция бәйләнде, икенчедән, бер кочак үзбәк акчасына бер трактор утын гына сатып алырга мөмкин икән! Татлы хыялларга бирелгән гаиләнең Шамилнең ишле гаиләсен беркая да чыгарып җибәрергә кодрәтләреннән килмәде, билгеле, ләкин ни дә булса эшләргә кирәк. Кар кебек ак чәчле әби белән бабай, Мидхәт бик кайгырмадылар: иске өй, искерсә дә, кыйшайса да, әле җылы, чыдам. Ә менә Фатыйманың күзеннән йокы югалды: төннәр буена аерым йорт турында уйлады, каян, кайчан, ничек, нәрсә юнәтергә икәнлеген уйлап ятты. Язмышына ләгънәт укый-укый, төннәр буе үкседе. Үзен ялгыз каен, сыңар иш, хәтәр җилләрдән яклаучысыз итеп тойды. Җиһанның матурлыгы да, һәр туган иртәнең гүзәллеге дә, балаларның күңелле чыр-чуы да ишетелмәс булды авыз ачып калган Фатыймага. Күрше-күлән белән гәпләшеп утырмады, нигәдер туктаусыз күңеле өшеде, аягүрә төш күреп йөрде! Кулга кергәч шуып чыкты ләбаса... Яңа өен тартып алуны авызыннан ризыгын тартып алу белән тиңләде, йөрәгендә нәфрәт хисе кайнады. Ул, билен бөгеп, тирен түгеп, тормыш арбасын сөйрәп салган өйдә бүген үзбәк хатыны рәхәт күрә. Сөтен, маен, каймагын китергән каенанага алтын тешләрен күрсәтеп елмая да самавырын куеп җибәрә, аннары көне буе икәүләп тирләп-пешеп чәй эчәләр, авыз тутырып Фатыйма турында уйдырмалар сөйләшеп утыралар. Колхозга эшкә керергә уйламыйлар, хуҗалыкта ярдәм итәргә теләмиләр.
Яралы кош булсаң да, очарга, биеккә талпынырга кирәк. Тагын бер кат өй салырга талпынып карарга кирәк, дип, Фатыйма өч җирдә эшли башлады, тамагыннан өзеп, тиеннәрен җыйды. Балалар хәзер кешедән калган киемне киделәр, күз терәп торган ир тамагына майлы шулпа капмады, беркем тарафыннан да теләктәшлек күрмәгән Фатыйма бөтенләй тире белән сөяккә калды. Көн туды исә, әби белән бабай, Баз кызын алып, үзбәк киленнәргә китәләр, юл өстендәге кибеттән тәмле-томлыны ала баралар. Инде үзбәк акчасының да төбенә төштеләр, кара көнгә дип саклаган тиеннәр дә кими бара. Әби-бабайның авызына карап торган ун бала, әнкәләре кебек, идән ярыгыннан гына пес итеп яталар. Шамил адәм имгәгенә әйләнеп бара кебек: бакча чәчү юк, утын кисү юк, терлек-туар юнәтү юк, кое казу юк. Үскәндә үк ялкаулыгы белән аерылып торган Шамилнең көннәр буе берни эшләми көнбагыш чиртеп ятуына азау ярган әби-бабайның баштарак бик исе китмәде, соңыннан, инде акча капчыгы сизелерлек шиңгәч, малайга акыл җыярга кушылды. Яңа өй күзгә күренеп тынчу йортка әйләнеп бара. Көмәнле килен ишегалдына чыгып «җилләнеп» керә дә йоклый, йә булмаса, самавыр куеп җибәрә. Бала-чага теләсә кайда җил куа, Баз кызы белән бер яшьтәгесе генә көннәр буена өстәл астында каз оясында утыра. Ниндидер кыргый ул: янына якын китерми, сөйләшми, йөгерми, уйнамый, уенчыклар белән кызыксынмый, боек кына утыра. Вакыты белән, тилмереп күзләреңә карый кебек. Әнкәсе дә кеше күзеннән яшерә аны. Артык матур бала шул, күзләре дә бик матур, искиткеч матур! Тагын бер кат матур!
Көннәр узды. Бәхет офыгына би-и-к ерак булса да, Фатыйма, юл-сукмаклар салып, бирешмичә алга барды. Әнә ике йортта да малайлар туды: Шамил гаиләсендә - унберенче, Мидхәт гаиләсендә - дүртенче бала. Ирләр малайларны айдан артык «юдылар». Әби-бабайга мәшәкать артты: алар Гайшәбикәнең кул-канаты булдылар - балаларны карадылар, ризык ташыдылар, утын кисеп мич яктылар, җил ыжгырган тишекләрне томаладылар.
Дәвамы бар

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: