Шәһри Казан

Карандашның затлылыгы – гадилегендә

Беренче карашка графитлы карандаштан да гади нәрсә юк кебек. Шулаен шулай да, тик менә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның графика залындагы «Карандаш турында» дип аталган күргәзмәне караганнан соң, ул фикернең тамырдан үзгәреп куюы да мөмкин.

Реклама

Кулына каләм алган һәркем XVI гасырдан ук билгеле булган әлеге гаҗәеп коралны үзенчә тоя, бәяли торгандыр. Бер үк вакытта гади дә, нәзакәтле дә ул. Монда вак нәрсә юк: ак кәгазьдә урын даулаган сурәт карандашыңның нинди катылыкта яки йомшаклыкта булуына гына түгел, ә аны ничек итеп очлавыңнан алып, нинди авышлыкта тотып ясавыңа да бәйле булуын истә тотуың мәслихәт. Ошамады икән, кәгаз бите ертылып чыкканчы бетергеч белән юану мөмкинлеген дә әлеге дә баягы шул карандаш кына бирә дә инде.
Күргәзмәдә, «Казанский графком» формаль булмаган иҗади берлеге әгъзалары, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәннең исемнәре билгеле рәссамнары белән беррәттән, Суриков исемендәге сәнгать институтының Казандагы филиалы, Кама сәнгать һәм дизайн институты студентларының эшләренә дә шактый урын бирелә. Бер үк вакытта Чувашиянең мәшһүр рәссамы Праски Вити белән Игорь Улангин җитәкләгән «Printmaking Чебоксары» график берләшмәсе рәссамнарының эшләре дә игътибарны җәлеп итә.
Гомумән алганда, һәр сызыкны өйрәнеп, ләззәтләнеп карый торган күргәзмә килеп чыккан. Ә инде теге яки бу сәбәп белән күргәзмәдә катнаша алмагансың икән, зарар юк. Соң булса да - уң булсын, дисең дә шунда ук утырып ясыйсың һәм элеп тә куясың. Мондый мөмкинлекне дә күздән ычкындырмаган аны оештыручылар. Рәхим ит - табак-табак битләр, карандашлар... Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, күп кенә рәссамнарның остазы Александр Иншаков та нәкъ шуңа басым ясады.
- Мондый күргәзмә эшләү рәссамнарның күптәнге хыялы иде, чөнки карандаш - исемлектән бер гаепсезгә сызылып ташланылган материал. Игътибар итсәгез, күргәзмәләрдә карандаш белән башкарылган эшләрне, нигәдер, кеше күзенә бәрелеп тормый торган аулаграк урыннарга эләргә тырышалар. Монда куелган эшләр әле карандашның бөтен мөмкинлекләрен дә ачып бетерми, әлбәттә. Әлеге күргәзмәнең төп максаты - кызыксыну уяту. Бөтенесе дә өйгә кайтуга карандаш алып утырсын, үзләренең хис-тойгыларын шушы гади карандашка ышанып тапшырсыннар өчен эшләнде ул. Карандаштан да гадирәк нәрсә юктыр, әмма аның затлылыгы да шунда, - ди Александр Федорович.
Күргәзмәне графика патшалыгы белән чагыштырган Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Анатолий Крылов (Яшел Үзән) исә үзенең иҗат кухнясы белән уртаклашты.
- Карандашны кечкенәдән яратам. Шуның белән тудым дияргә була. Әти-әниләр каядыр китә башласа, миңа карандаш тоттырганнар. Бу очраклы гына булмаган. Хәер, тормышта очраклылык булмый. Үз әсәрен язарга планлаштырган теләсә кайсы рәссамда, иң беренче чиратта, график чалымнар булырга тиеш. Әгәр дә рәссамда график башлангыч юк икән, бу аның майлы буяулар белән башкарган эшләрендә шундук сизелә. Мин исә киредән килергә булдым, ягъни моңа кадәр майлы буяулар белән башкарган эшләрне графикага күчердем. Эшләнгән эшләремне барлап, нәтиҗә ясап карадым да үз-үземә: «Мин моны графикада ничек эшләгән булыр идем икән?» - дидем. Чөнки рәссам, нинди өлкәдә генә иҗат итмәсен, рәсем сәнгатен үз итәме яки кулланма-гамәли сәнгатьнеме - бар да карандаштан башлана...
Ачылышка килгән мәшһүр каллиграф Нәҗип Нәккашның фикере белән кызыксынам. Ул да башкалар белән теләктәш. «Яшьләргә карандаш белән эшләүне оныттырмаска кирәк. Карандаш рәсем сәнгатенең нигезендә ята. Хәтта скульптурага тотынганда да сынчы эшен карандаштан башлый», - дип, башкаларның фикерен җөпләп куйды ул.
Ашыкмый гына күргәзмә белән хозурланабыз. Н.Нәккаш та Суриков исемендәге институтның Казан филиалыннан Цыбысовның («Мунча», «Урмандагы өй», «Яр буендагы йорт», «Чардак», «Сарай») эшләрен карап юана.
- Мин үзем күбрәк реалистик әйберләр яратам. Тормышның үзендәгечә, нечкәләп бирелгән эшләрдә осталык аеруча сизелеп тора. Карандаш кына диярлекме соң - менә бит яктылык белән күләгә күчешен бирү гаҗәп оста башкарылган. Көндәлек кулланыштан китеп бара торган көнкүреш әйберләрен җылы, җанга ягымлы итеп ясаган ул. Борынгылык сизелеп тора. Хәтта материалның агач икәнен тоясың. Гади генә реалистик әйбер булса да, монда фәлсәфә бар. Бернинди төс булмаса да, төс барын да сизеп була хәтта, - ди ул, ихлас сокланып.
Чыннан да, кайта-кайта карардай эшләр шактый күргәзмәдә. Чык тамчысының терелеген той да битараф кал икән! (Олег Дмитриев «Көнбагышлар».) Россия Иҗат берлегенең рәисе Илгизәр Самакаев әйтмешли, «Вера Корасева исә үзенең тәгәрмәче белән бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Гап-гади тәгәрмәч, әмма ул ничек эшләнгән?!»
Күргәзмәләрдә халыкара дәрәҗәдәге чит ил рәссамнарының катнашуы да матур гадәткә әйләнеп бара. Бу юлы танылган рус һәм француз рәссамы Николай Бронниковның бер эше тәкъдим ителә.
- Ул - 40 ел инде Россиядән читтә яшәп, дөнья күләмендә танылу алган рәссам. 2000 еллардан башлап, рәссам иҗатының бик актив рәвештә кире туган иленә кайтуын - Мәскәү, Ульяновск, Петербургта күпсанлы күргәзмәләре үтүен күзәтәбез, - дип билгеләп үтте сәнгать белгече Ольга Улемнова. Әлеге күргәзмәне оештыруда башлап йөргән, графика залының кураторы Александр Артамоновның әйтүенә караганда, ул эш бирегә «үз аягы» белән диярлек килеп кергән. Дөресрәге, Чабаксар рәссамнары авторның ике эшен алып килгән була. Күргәзмә таләпләренә җавап биргәне, ягъни карандаш белән ясалганы куела. Әлеге залның хуҗасы буларак, А.Артамоновның бәһасе кемнекенә караганда да тыйнаграк булгандыр: «Үткән елның ноябрь аеннан башлап бу инде безнең өченче күргәзмә. Шулай да әлегә табышлар турында сөйләргә иртәрәк. Моны, барыннан да элек, рәссамнарны даими күргәзмәләргә уяту чарасы итеп карарга кирәктер. Чөнки моңа кадәр әлеге юнәлештә бик зур бушлык булды».
Карандаш нишләтсәң дә карандаш инде. Аның белән әллә ни «мөгез чыгарып» булмый да кебек. Шулай да очрый. Рамин Нәфыйковның эше - шундыйларның берсе булгандыр, күрәсең. Моңа кадәр карандаш белән кызыксынганы булмаса да, күргәзмәне оештыручыларның сүзенә колак салган. Бу аның әлегә шул кимәлдә башкарылган бердәнбер эше дә икән. Аны ул кием теккәндә эчлеккә куела торган кәгазьгә охшаган материалда башкарган. Шуңа күрә дә урыны-урыны белән шома гына барган җирлекнең күбектәй йөнтәсләнеп чыккан урыннары аңа ниндидер өрфиядәй күләм дә бирә.
- Һәрбер эшнең үз кызыгы, үз файдасы бар. Бу инде төгәлләнгән эш, әмма аны дәвам итеп була. Күргәзмәдән соң төсләр белән баетып, дәвам итәргә дип уйлыйм. Монда карандаш кына, әмма мин аны материалга сызып түгел, ә лак белән кушып, ышкып-ышкып керттем. Болай эшләү теләсә кемнең башына килә алган булыр иде дип уйлыйм. Бу карандашка тон, «тирәнлек» бирә. Миңа нәкъ менә шул тирән тон кирәк иде. Әлегә карандаш темасыннан чыгып китмәс өчен, шуның белән чикләндем, - ди Рамин Канәфия улы.
Күргәзмә турында күпме генә сөйләсәң дә, бер кат күрүең хәерлерәктер... Ул 10 февральгә кадәр эшли.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: