Шәһри Казан

КАРАВАДЖО ПАРАДОКСЫ

«Казан» милли мәдәният үзәгендә мәшһүр Италия рәссамы, ХVII гасыр Европа сынлы сәнгате реформаторы, барокко осталарының иң саллысы Мекеланджело Меризиның (1571-1610) дидактик күргәзмәсе ачылды. Тантананы «Казан» милли мәдәният үзәге директорының урынбасары Луиза Космылина алып барды.

Ачылышта Евросоюз вәкиллегенең Россиядәге матбугат һәм мәгълүмат департаменты башлыгы урынбасары Александра Набокина, Чит ил әдәбияты бөтенроссия дәүләт китапханәсенең (Мәскәү) бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Екатерина Игошина, «Казан» милли мәдәният үзәге фәнни хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева, ТРның Италия мәгарифе һәм мәдәнияте үзәге җитәкчесе Лилия Гыйльмиева һ.б. катнашты. Теге яки бу картина хакында тамашачыга шактый гына күргәзмә материалы тәкъдим ителгән булуына карамастан, рәссамның иҗаты, шәхесе хакында Екатерина Игошина үткәргән экскурсия дә тамашачыда зур кызыксыну уятты.
* * *
Мекеланджело Меризи сәнгать дөньясына үзенең туган җире Караваджо исеме белән кереп кала. Ул 1584-1588 елларда Миланда Тициан шәкерте, рәссам Симоне Петерцано остаханәсендә нәкыш серләрен үзләштерә. Кыска гомерле булса да, рәссамның үзенчәлекле иҗат алымы сәнгатьтә караваджизм* дип аталган аерым бер стиль тууга сәбәпче була. Италия сынлы сәнгатендә натюрморт жанры да Караваджодан башлана, диләр. Дөнья сәнгатендә тәүге тапкыр хәрәкәт мизгелен, җан һәм тән хәрәкәтен киндергә иңдерүче («Кәлтә тешләгән үсмер», «Медуза башы») буларак та, аның исемен атыйлар.
Тормышы да якты, җете буяуларга саран була рәссамның. Барысына да ут урынына дөрләп кабынырга гына торган ярсу холкы, карта, сөяк атыш кебек комарлы уеннар яратуы сәбәпче була. Ул килгән җирдә бәхәс, талаш-сугыш, гауга чыкмый калмаган. Җан кыюга кадәр барып җиткәч, эзәрлекләүләрдән качып, шәһәрдән шәһәргә шактый гына йөрергә дә туры килә үзенә. Замандашлары юкка гына, коеп куйган гыйфрит, дип атамагандыр Караваджоны. Пычрак, йолкыш кара халыкны киндергә иңдергәне өчен дә каршылыклар шактый татырга туры килә аңа. Академиягә әгъза итеп алудан баш тартканда да нәкъ менә шуны сәбәп итеп: «Ясасын әйдә урам сукбайларын. Кара халыкка академиядә урын юк», - диләр. Хәер, Караваджоның үзенең дә кышкы салкыннарда ач-ялангач көйгә, сукбайлар тергезгән учак җылысына елышып, төн уздырган чаклары (1593 ел) да булган. Иллә нинди генә бәлагә тарымасын, югары хакимияткә сүзе үтәрдәй, аны бәладән йолып калырдай, еллар буе үз сараенда яшәтеп, иҗат итү мөмкинлеге тудырган иҗатына мөкиббән дәрәҗәле кешеләр гел табылып тора. Сәрхушлектән интеккәндә дә, бизгәк (малярия) өянәгеннән бавыр, бөерләре өзлегүдән сырхаухандә ярты ел буе дәвалаучысы да табыла. Авторны кайбер эшләрендә кылган яман гамәлләре өчен үз-үзенә иң кискен хөкем чыгаручы сыйфатында да күрергә була.
«EX UMBRIS IN VERITATEM» дип аталган әлеге күргәзмә Караваджо иҗатындагы төп юнәлешләрне ассызыклый. Шул ук вакытта ул, Европаның иң затлы музей-галереяларында саклана торган эшләрнең репродукцияләрен бер учка туплап, Караваджо иҗатын бербөтен итеп күзаллау мөмкинлеген дә бирә.

Реклама

«Авыру Вакх». (Рим. Боргезе галереясы)


«Кәлтә тешләгән үсмер». (Флоренция. Лонги тупланмасы)


«Күрәзәче». (Париж. Лувр)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: