Шәһри Казан

“Алтынч[ае]ч” – ул яшәешебезнең көзгедәге чагылышы яки һәркемнең үз күңел дөньясына сәяхәте

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенчәлекле спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул “Алтынч[ае]ч” дип атала.

Исеме үк без күнеккән язылыштан аерылып тора. Һәм тамашачы спектакль барышында бу серне аңларга тырышып утыра. Мин дә чиштем ул хикмәтне... Сезгә дә әйтергәме, әллә юкмы?

Пьесаны спектакльнең режиссеры Резеда Гарипова белән берлектә Луиза Янсуар язганын белүгә үк, миндә “Алтынч[ае]ч”не карау теләге кабынды, чөнки Луиза апаның шигырьләре белән дә, үзе белән дә күптәннән танышмын. Шигырьләре тирән фәлсәфә, образлар аша йөрәгемне яуласа, үзе бик укымышлы кеше булуы белән күңелдә соклану уята. Инде Кариев театры директоры Луиза Янсуарны драматург буларак та ачтым. Ә Резеда Гарипованы тапталган алымнардан качучы режиссер буларак ишетеп белә идем. Өметләрем артыгы белән акланды.

Спектакль үсмерләр һәм яшьләргә генә түгел, өлкән буын өчен дә файдалы. “Алтынч[ае]ч” – ул яшәешебезнең көзгедәге чагылышы яки һәркемнең үз күңел дөньясына сәяхәте. Заманча музыка, гадәти булмаган сәхнә бизәлеше, актерларның киемнәре – һәрберсе спектакльне тулыландыра һәм аның аерылгысыз өлеше булып тора. Кечкенә генә деталь дә нәрсәнедер аңлата һәм биредә урынсыз кулланылган әйбер булмады кебек.

Спектакль тулаем монологлардан тора. Вакыт-вакыт сәхнәдә актерлар түгел, ә намус телгә килә сыман тоела. Артистларның тамашачыларның күзләренә сынап каравы, алар тарафына багып сөйләве сискәндереп җибәрә.

Беренче карашка җиңел, хәтта җилбәзәгрәк тоелган нибары бер сәгатьлек спектакль шундый тыгыз әсәр булып чыкты. Аның мәгънәсе турында уйланулар өйгә кайту юлына да, төшләремә дә, иртәнге искә алуларга да җитте.

Реклама

Сәхнәдә барган вакыйгаларга кушылып, арттагы зур экран да “телгә килә”. Театрда мондый алым бик кулланылмаганга, бу да спектакльгә башкаларыннан аерылып торырга ярдәм итә.

Артистлар күп мәртәбә “син” сүзен телгә ала. Бу эш-гамәлләреңә карата җаваплылыкны тоярга, тарихны тудыруда синең дә өлешең гаҗәеп зур булуын аңларга булыша.

Спектакль авырту нокталарына баса, курку урыннарын билгели, рухи кыйммәтләрне барлый, кыйблабызның кайсы якка борылганлыгы турында уйланырга чакыра.

Милли үзенчәлекләрне сакларга омтылабыз: телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне. Глобальләшүгә йөз тоткан дөнья тенденциясен исәпкә алсак, бу тырышлыкларның файдасы никадәр? Әлеге процесс дөньяны нигездән үзгәрткәннән соң, кешелек цивилизациясе нинди булыр? Безгә урын бармы ул дөньяда? “Алтынч[ае]ч” спектаклен караганнан соң, шул сорауларга җавап эзли башлыйсың.

Ә үзенчәлекле язылышның хикмәте нәрсәдә соң? Моны, һичшиксез, үзегезгә төшенергә кирәк. Спектакльне карау һәркемгә мәҗбүри, дияр идем мин.
                 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: