Шәһри Казан

Картиналарын $900-8500дән

Шимпанзе Конго - хайваннар арасыннан, мөгаен, иң танылган рәссамнарның берседер. 2005 елда Bonhams аукционында аның өч картинасы барлыгы 14 400 еврога сатыла. Гәрчә аның үзенә бу йолдызлы сәгатькә кадәр яшәү насыйп булмый. Конго 1964 елда 10 яшендә туберкулездан үлә. Сәләтле маймылның эшләрен яратучылар арасында Пабло Пикассо һәм Жоан Миро да...

Реклама

Шимпанзе Конго - хайваннар арасыннан, мөгаен, иң танылган рәссамнарның берседер. 2005 елда Bonhams аукционында аның өч картинасы барлыгы 14 400 еврога сатыла. Гәрчә аның үзенә бу йолдызлы сәгатькә кадәр яшәү насыйп булмый. Конго 1964 елда 10 яшендә туберкулездан үлә. Сәләтле маймылның эшләрен яратучылар арасында Пабло Пикассо һәм Жоан Миро да була.
Беренче булып аңа кәгазь, карандаш тоттыручы британ зоологы Десмонд Моррис була. Озакламый маймылның түгәрәк сыза һәм ниндидер композицияләр төзи алуы ачыклана. Буяулар белән ул соңрак таныша. Конго башта аларны кәгазьгә сиптерә генә. Ике елдан инде кылкаләм тотып, буяуларны болгата башлый. Шунысы кызык: ул беркайчан да киндердән читкә чыгып китми. Аның 1957 елда узган беренче күргәзмәсе зур резонанс тудыра. Конго үз гомерендә 400ләп картина һәм сурәт ясаган. Ә соңгы елларында рәсем төшерү белән шуның кадәр мавыгып китә ки, Моррис эш коралларын алса, хәтта холыксызлана торган була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: