Шәһри Казан

Кайбыч сандугачын яд итеп

Галия Кайбицкаяның тууына - 110 ел Күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салучы талантлы актрисаларның берсе, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан, апрель башында Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «II Халыкара вокал осталыгы бәйгесе» булып узды. Музыка...

Галия Кайбицкаяның тууына - 110 ел


Күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салучы талантлы актрисаларның берсе, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулу уңаеннан, апрель башында Казан Федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «II Халыкара вокал осталыгы бәйгесе» булып узды.

Музыка сәнгате һәм хореография факультеты галимнәре белән берлектә, әлеге чараны гамәлгә куючыларның берсе һәм иганәчесе - Татарстанның Кайбыч муниципаль районы хакимияте. Моннан өч ел элек профессор, Татарстанның - халык, Россияның атказанган артисткасы, Соравылның талантлы кызы Лидия Әхмәтованың мәшһүр якташыбызга багышланган җыр сәнгате бәйгесе оештыру турындагы тәкъдимен Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәреп ала, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов та хәерһахлык күрсәтә. Шул рәвешчә, 2013 елда күркәм яңалык туа. Оештыручылар фикеренчә, вокал сәнгате өлкәсендәге гүзәл традицияләребезне кадерләп саклауга, түкми-чәчми буыннан-буынга тапшыруга, сәләтле яшьләрне барлауга юнәлдерелгән бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта бара. Беренче бәйгенең Гран-при иясе, Лидия Әхмәтова шәкерте Регина Вәлиеваның бүгенге көндә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония җырчысы булып эшләве, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы күп нәрсә хакында сөйли. Икенче бәйгедә ул инде жюри әгъзаcы буларак катнаша. Димәк, конкурс яшьләргә һөнәри сәнгать мәйданында үз юлын ярырга булыша.

Конкурста Татарстанның, Россиянең берничә төбәгенең башлангыч, урта һәм югары музыка уку йортларында белем алучы сәләтле үсмерләр һәм яшьләрдән тыш, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Грузия, Кытай, Ямайка, Мексика, Индонезия, Малайзия вәкилләренең дә катнашуы чарага аерым бер бизәк өстәде. Чит мәмләкәт вәкилләре арасында башкаланың төрле вузларында укучы студентлар, Татарстанның «Халыклар дуслыгы» йортында милли тәрбия алучы үсмерләр дә бар иде.

Профессор Зилия Яугилдина җитәкләгән мәртәбәле һәм таләпчән жюри каршында туксанга якын башкаручы үзенең вокал мөмкинлекләрен күрсәтте. Бәйгегә килүче­ләр, 15-20, 21-25, 26-35 яшьлекләр төркемнәренә бүленеп, «Академик җыр­лау», «Халык җырлары», «Эстрада җырлары» номинацияләрендә көч сынаш­ты. Репертуар төрлелеге соклангыч бай иде. Дөньякүләм танылган композиторларның операларыннан арияләрнең сәнгати югарылыкта яңгыравы сокландырды. Әлеге җәһәттән Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары Екатерина Муратова һәм Мария Пугачевага (мөгаллимнәре - Эста Грунина) тиңнәр табылмады.

Чарада Галия Кайбицкая репертуарындагы әсәрләр дә яңгырады. Татар милли музыкаль драма сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» (Таҗи Гыйззәт), «Кандыр буе»на (Кәрим Тинчурин) язылган җырларның бүгенге көнгәчә онытылмавы - күркәм күренеш. Казанның 4нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ландыш Сафинаның данлыклы якташыбыз, Казахстан ССРның халык артисты Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы»н тамашачы хозурына җиткерүе сөенечле хәл. Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Рубин Абдуллин, Рәшит Кәлимуллин, Алмаз Монасыйповларның үлемсез романсларына, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Резеда Ахиярова кебек танылган композиторларның популяр эстрада әсәрләренә зур урын бирелде. Инглиз композиторлары әсәрләрен аерым бер дәрт, осталык белән башкарып, КФУ студенты Әлмира Әхмәтгәрәева ­I урынны яулады.

Реклама

Татар, рус, чуаш, казах, әрмән, грузин, төрекмән, малайзия, мексика һ.б. халык җырларына, милли фольклорга мөрәҗәгать итү - бәйгенең рухи кыйммәтен бермә-бер арттыра. Бу номинация Сәрдәрбәк Атаниязовка җиңү китерде. КФУның II курс студенты Айнур Галләмов (сәнгать җитәкчесе - Лидия Әхмәтова) өч номинациядә чыгыш ясады. Ул «Галиябану» җырын башкарып, I урынга ­чыкты.

Фольклор ансамбль­ләре конкурсның аерым бер бизәге булды дисәм дә, ялгышмам. Урта яшьтәгеләр төркемендә «Каз канатын какканда», «Дирадау»ларны йөрәк кылларын тибрәтерлек дәрәҗәдә җырлаучы «Сәлам» фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Лидия Әхмәтова) беренчелеккә иреште. Кече яшьтәгеләр арасында рус халык җыры «Пелагеюшка», «Сербиянка» такмаклары белән жюри күңелен яулаган «Зарница» (Яна Блохина) төркеме яшьләре чыгышы арада иң яхшысы дип табылды.

Кайбыч районының Ке­че Мәме авыл җирлегенең (олы яшьтәгеләр төркеме) «Палан» үзешчән сәнгать коллективы (Валентина Охотникова), чуаш халкының борынгы милли киемнәрен киеп, сәхнәдә үзләрен табигый һәм иркен тотышлары, ихласлыклары ягыннан данлыклы «Буран әбиләрен» хәтерләтте. Аларның милли көй төсмерләрен җиренә җиткереп башкарган ­«Симек», «Чуаш туе» фольклор әсәрләре таләпчән жюрины таң калдырды - беренчелек аларга бирелде. Жюри быел Гран-при бирмәскә дигән карарга килде.

Җиңүчеләргә Галия Кайбицкая портреты төшерелгән зәвыклы статуэткалар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында Кайбыч райбашкарма комитеты рәисе Алексей Макаров катнашты. Лидия Әхмәтова да якташларына үзеннән затлы бүләк әзерләгән булып чыкты. Әлеге картина «Палан» ансамбленә йөрүчеләргә эләкте.

Әлеге чара кысаларында вокал сәнгатенә өйрәтү методикасын камилләштерүгә, аны яңа төсмерләр белән баетуга йөз тоткан фәнни-­гамәли конференция дә узды. Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе педагогы Людмила Шашкина мастер-класс үткәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: