Шәһри Казан

«Кайгы-шатлыкларымны бүлешергә яратмыйм»

Рафил сәхнәдә генә түгел, үзара сөйләшкәндә дә һәркемне авызына каратып тота белә. Юкка гына аңа Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрына килүгә режиссер Ринат Әюпов Р.Батулланың «Бичаракай» спектаклендә - Сукыр малай, «Сак-Сок»та - Сок, «Галиябану»да - Биктимер, «Башмагым»да - Вафа һәм башка күп рольләр тапшырмагандыр. Соңгы вакытта Рафил ГАЛИМУЛЛИН,...

Рафилдә талант дигән нәрсә Саба районының Түбән Шытсу авылында укыганда ук бөреләнә. Артист булырга хыяллануын дусларыннан да яшерми ул. Әтисе Ризванның гармунда уйнап, әнисе Нураниянең моңлы итеп җырлавының да аңа йогынтысы тими калмагандыр. «Ни өчен сәнгать юлыннан киттең?» - дигәнгә каршы Рафил: «Театр училищесында геометрия белән химия фәннәрен укытмыйлар. Шуңа күрә анда киттем», - дип шаяртырга ярата.
Егет III курстан ук әлеге театрда эшли башлый. Узган ел ул Мәдәният министрлыгы үткәргән «Тантана» театр конкурсының лауреаты булды.
Бүген укучыларыбызны Рафил Галимуллин белән якыннанрак таныштырабыз.
- Рафил, театр училищесында Сезнең курсны махсус әзерләделәрме, әллә режиссерыгыз үзе табып алдымы?
- Уку дәверендә безнең дүрт сәнгать җитәкчесе алышынды. Шуңа күрә, сезнең берегез дә актер була алмаячак, дигәннәр иде. Аллага шөкер, курсташларыбыз арасында Минзәлә, Әлмәт театрларына китүчеләр бар. Үзебезнең театрда өчәү эшлибез. Безне Раушан Шәрипов күп кенә алымнарга өйрәтте. Ришат Фазлыйәхмәтовтан дүрт ел буе күп белем алдык. Училищеда ныклы белем биргәннәренә мин бик рәхмәтле. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында укып йөрим.
- Син балачактан ук сәнгатькә тартылгансың. Кайчан да булса Тукай ролен уйнармын дип уйладыңмы?
- Бервакыт Төркиягә фестивальгә барганда, хезмәттәшләремнең берсе: «Карале, сиңа Тукай ролен бирмәкчеләр икән», - дип куйды. Аннан кайтып берничә көннән соң Мәскәүгә Тукай һәйкәлен ачу тантанасына киттек. Шунда «Печән базары» дигән спектакль уйнаганда сәхнәгә бер-бер артлы Тукайның дуслары Ф. Әмирхан, Г.Кариев чыга. Мин анда Сәгыйть Рәмиевне уйный идем. Шунда мин сәхнәгә килеп чыгуга, халык, әнә Тукай чыкты, дип, кул чаба башлады. Соңыннан да күпләрдән, «Тукайга охшагансың», дигән сүзләр ишеттем. Мәскәүдән кайткач, Ринат Хәсәнович миңа Тукай ролен бирде.
- Алайса сине яшьләр дә Тукай буларак таныйдыр, әйеме? Ул образга керү ничек булды соң? Моңа хәтле Тукай ролен шактый кеше башкарырга өлгерде. Синең Тукайның алардан аермасы бармы?
- Татарча дискотека алып барганда күп кенә кызлардан: «Сез Тукай ролен уйнадыгыз бит», - дигәннәрен ишеттем. Дөресен әйтергә кирәк, аңа әзерләнү авыр булды. Аның нинди кеше булганлыгы безгә мәгълүм түгел бит. Миңа күп кенә китаплар укырга туры килде. Бөтенесе Тукайны чирле, мескен итеп сурәтли. Безнең режиссер аны башка яктан күрсәтергә уйлады. Мин бу рольне сөенеп, елмаеп уйнадым. Тетрәндергеч мизгелләр вакытында халыкның күз яшьләрен күрү миңа авыр тоелды. Спектакльдән соң Тукай рухы алдында гафу да үтендем. Тамашачы безнең ул спектакльне яратып кабул итте, дип уйлыйм.
- Әнә шул спектакльдән тамашачыга нык тәэсир иткән монологларыңның берсен искә төшер әле.
- ...Әйе, кысты шул сине язмыш, кысты. Дөньяда үз мәхәббәтен таба алмый йөргән син генәме. Юк, дөньяда үз мәхәббәтен таба алмыйча үлеп киткән бичаралар бихисап бит. Ә син үз мәхәббәтеңне таптың. Ә син сөйдең, сөюле булдың һәм үз кулларың белән аны кире эттең. Кылган батырлыгыңа үкенмә!...
- Үзең мәхәббәтеңне каян таптың?
- Без Гөлназ белән театр училищесында бер курста укыдык. Бүгенге көндә бергә эшлибез һәм бергә укыйбыз.
- Сиңа тормышта ярдәм итүчеләр бармы, әллә максатыңа үзең генә ирешәсеңме?
- Билгеле, күбрәк үз көчем белән ирешәм. Укыганда ук эшләмәгән эш калмады. Булдыра алмаганда гына кешедән ярдәм сорыйсың. (Мин хезмәттәшем Марсель Мәхмүтовның ярдәменә рәхмәтле). Аннары мин кайгы-шатлыкларны да бүлешергә яратмыйм. Быел юл һәлакәтенә очрадым, авылда егылып аякны да сындырдым. Бер килсә килә икән ул...
- Рафил, синең хакта җитмеш төрле һөнәр иясе дисәк, һич ялгыш булмас. Моңлы итеп җырлыйсың да бит әле үзең. Бүген талантлы кешегә җырчы булу җайлырак түгелме соң?
- Юк, Татарстанда алар болай да буа буарлык. Зур күлгә бер тамчының кирәге булмас. Җырчыга да концерт эшләү җиңел түгел. Дисклары сатылмый. Халык концертка йөрми. Мин җырларны киләчәккә үземә истәлек булып калсын өчен генә яздырам.
- Узган ел син театрлар Сабан туенда көрәшеп, икенче урынны яуладың. Анысы белән мавыгуың кайчаннан?
- Авыл егетләре көрәшеп үсә бит ул. Мәктәптә укыганда ук көрәшкә йөри идем. Соңгы берничә елда гына шөгыльләнгәнем булмады.
- Артист кешедән аның уйныйсы килгән ролен сорамый булмый.
- Минем ни өчендер С.Есенинны уйныйсым, фильмнарда төшәсем килә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: