Шәһри Казан

«Казан чормасы»нда ни булмас...

Без башкачарак шул. Италиядәге кебек, Яңа елга кергәндә бар иске-москыны тәрәзәдән тышка ташларга күнекмәгән. Бер урыннан икенчесенә алып куя-куя әвеш-түеш йөртеп туйганнан соң да, әйбер-караның чыгарып ташларга кул бармаганнары да гел булып тора. Андыйлары исә чормага ук менеп кунаклый.

Реклама

ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Титованың 57 эштән торган «Казан чормасы» дип аталган шәхси күргәзмәсендә дә чардакта сакланып калган шул җанга якын нәрсәләр сурәтләнә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, күпләрне еракта калган балачагына кайтара ул. Кулыңа тотып кысканга сызгыра торган уенчыклар, плюш аюлар, эче куыш пластмасс курчаклар белән уйнап, «Мальчиш-кибальчиш» фильмын карап үскән, кушу-алу кебек гамәлләрне чут төймәсенә ышанып тапшырган төрле яшьтәге совет чоры балаларын чолгап алган дөньяны, алар уйнап үскән уенчыкларны сурәтли рәссам. Миңа калса, күргәзмәгә килгән шул чор баласы, ягъни бүгенге 40-50-60 яшьлекләр аюның берәр күзе төшкән очракта да, гаеп итмәячәк. Киресенчә, сабыйларча куанып: «Аю, мине танып, бер күзен кысты», ә икесе дә булмаса: «Аюның кояшта күзе чагыла иде», - дияр иде, мөгаен. Чөнки уйный белә ул алар белән!
«Казан чормасы» рәссам тарафыннан 2011 елның ахырында һәм 2012 елда башкарылган эшләрне үз эченә ала. Проектның нигезендә заманында социалистик көнкүреш әйберләре, уенчыклар җыйган курчакчы-рәссам Александр Стуков тупланмасы экспонатлары ята (1930-80 еллар). «Иске яңа ел» яки «Чемодан» дигән эшен автор нәкъ менә аңа багышлый. Шул ук вакытта Е.Титова үз әбисенең төсе булып сакланучы «Заря» кул сәгатен һәм кечкенә акча янчыгын күрсәтүнең дә җаен тапкан. Беренчесе күргәзмәнең үзәк инстолляциясендә («Йөри торган сәгать») үткән вакыт символы буларак чылбырлы дивар сәгате белән янәшә уңышлы гына кереп киткән. Акча янчыгы исә совет чорының кызыл унлыклары, өч һәм биш тәңкәлек чын кәгазь акчалар җирлегендә сурәтләнгән.
Уйга килгән - алга килде
Елена Титова иҗатын даими күзәтеп килүчеләр абайлый булыр: рәссам, гомумән, иске әйберләргә битараф түгел. Моннан элек самавырларга багышланган күргәзмәсендә дә, майлы буяулар белән башкарылган зур-зур эшләре янәшәсендә, үзе яши торган йорттан ерак түгел генә җыела торган Борча базарыннан (Блошиный рынок) сатып алган берсеннән-берсе матуррак, берсеннән-берсе зуррак биш күмер самавыры бизәгән иде күргәзмәне.
- Чыннан да берара минем бары тик иске, борынгы әйберләр белән генә эш итәсе килгән чакларым да булды. Чөнки иске әйберләр, җылы, образлы булу өстенә, аларны сурәткә алуның үз кызыгы, тәме бар - үзең теләгән фактураны, образны эзлисең, тудырасың. Вакыт тузаны утырган, шуның өстенә кыршылган- кырылган борынгы әйберләр рәссам өчен гомумән зур табыш. Мине, мөгаен, кечкенә чакта чолгап алган әнә шул үзенчәлекле мохит - әби-бабай, алар яшәгән йорт рәссам иткәндер дә... Әби-бабам Наталья Яковлевна һәм Александр Романович яшәгән Ува бистәсе Ижевск каласыннан ике сәгатьлек юл аралыгында. Аларның тузанга баткан чормасында да ниләр генә булмый торган иде: әллә нинди ят, кечкенә уенчыклар белән бизәлгән ясалма чыршы, умартачы бабамның эш кораллары, уенчыклар, плюш аюлар... Ул миңа үзе бер кызыклы дөнья кебек тоела торган иде. Әле булса хәтеремдә, әти урамда утын кисә. Башкалар киселгән утынны ишегалдына ташыйлар. Дымлы-юеш көн. Шунда өелеп калган каен тузлары арасында чүгәләп диярлек мин утырам. Миндә беркемнең эше булмаган кебек, минем дә башкаларда гамем юк. Яңгырдан соң шактый ук йомшара төшкән каен тузын тәмләп кенә телемләп кубарам. Кубарган саен берсеннән-берсе затлырак яңа рәсемнәр килеп чыга. Кайсысы урман, кайсысы елга... Рәссам булып китүем, мөгаен, кечкенә чактан күңелгә уелып калган шул мизгелләр белән бәйледер дә... - ди Елена Александровна, булачак рәссамның сизгер күңелен «уятып җибәргән» хатирәләре белән уртаклашып.
Рәссамның бүгенге уңышлары, сүз дә юк, бер селтәнүдә тумаган. Олы сәнгатькә илтүче һәр адымы берәм-берәм җепкә тезгән энҗе-мәрҗәнгә тиң. Һәр адым - үсеш чорының бер энҗесе. 8 яшьтә йөри башлап, 9 ел буе Ижевск каласының 9 нчы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнү дә «Киләчәктә нинди һөнәр сайларга?» дигән икеле-микеле сорауны кабат бирмәслек итә. Нәселдә рәссамнар юк югын. Тик әнә бит әтисенең әтисе Александр Константинович фронтта картограф булып хезмәт иткән. Үзенә кечкенә генә этюдник эшләтеп, сугыш чорында да Венециянең матур күренешләрен, төрле натюрмортлар ясый торган булган. Бу инде аз түгел. 1996 елда Удмурт дәүләт университетының сынлы сәнгать-графика бүлегендә укып чыккан кыз озакламый Россия Сәнгать академиясенең Казанда Харис Якупов җитәкчелегендәге остаханәсен тәмамлый (2001 ел). Шул ук елны ТР һәм РФ Рәссамнар берлегенә кабул ителә. 6 еллап КХТИдагы җиңел сәнәгать институтының дизайн кафедрасында доцент булганнан соң, 8 ел дәвамында ирекле рәссам буларак иҗат итә. Бу еллар, иреккә чыгып, канатларны ныгыту гына түгел, очар кыйбласын билгеләү, иҗат колачының мөмкинлекләрен барлау да булгандыр рәссам өчен. Елена Александровна соңгы ике елда «Эбиволь» галереясының баш рәссамы. Янәдән талпынып югарыга күтәрелеп китәр өчен бер зур иҗат мәйданы булыр күк анысы да. Чөнки бүген инде Елена Титованың үз мәктәбе, үз шәкертләре бар. «Эбиволь» ЯАҖ директоры, ТР иҗтимагый палатасы рәисенең урынбасары - ТР сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе урынбасары Татьяна Вениаминовна Забегина ярдәме-фатихасы белән бер ел элек эшләп китте ул. Былтыр сентябрь аенда «Эбиволь» күргәзмә залында «Ышанам. Өметләнәм. Яратам» дигән ретроспектив күргәзмә нәкъ әнә шул максатны күздә тотып, ягъни күргәзмәгә килүчеләр рәссам белән якыннан танышсын, иҗатын күреп үзләрендә дә рәсем ясыйсы килү теләге уянсын, дип оештырылган иде.
* * *
Рәссамның ТР сынлы сәнгать музеенда 10 мартка кадәр эшләячәк «Казан чормасы»ның тамашачыда резонанс тудыруы бәхәссез. Юкка гына: «Еламыйча чак-чак тыелып калдым», - дими инде күргәзмәдән чыгучы өлкән буын вәкилләре. Беренче карашка инде хаҗәте юклыктан чормага ташланган әйберләр дә хәтерне уятып, сискәндереп җибәрергә сәләтле икән шул. Теге яки бу әйбернең чүплеккә ташланмый калынуы үзе бер могҗиза бит. Димәк, хикмәте бар, нидер тота. Еракта калган кабатланмас балачак үзе тарта, күрәсең, чабудан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: