Шәһри Казан

«Казанда күңелем яктырды»

Европада мосафир рәссамнар өчен күптән махсус остаханәләр тоталар. Бездә әлегә бу күренми, аңа карап кына, кылкаләм осталарының иҗат командировкаларыннан баш тартырга җыенганы юк. Йөреп торалар - әле Кавказда, әле Уралда, әле Байкалда, әле чит илләрдә иҗат итеп кайталар. Безгә дә килмиләр түгел. Әйтик, бу юлы Үзбәкстан сынлы сәнгать академиясе әгъзасы...

Узган ел февраль-март айларында РТ Дәүләт сынлы сәнгать музеенда үткән «Шәрык кәрваны» күргәзмәсендә казанлылар азмы-күпме танышкан иде аның эшләре белән. Казанда 4-5 айга сузылган иҗат командировкасы ахырына якынлашып килә. Инде хәзер моның нәтиҗәсен казанлылар да яратты, эшләре кызыксыну уятты дип әйтә алабыз. Чөнки 12-16 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында узган «Арт-галерея»да тамашачы хозурына ул нәкъ менә Казанда иҗат иткән 20дән артык эшен тәкъдим итте. Валерий Поваринисның үзенчәлекле иҗаты талымлы коллекционерларның игътибарыннан да читтә калмады. Бүген аның 10 эше шәхси галерея хуҗалары кулында икән, бусы да күрсәткеч.
Татар рәссамнары белән якыннан аралашу, аларның күргәзмәләрендә булу (Наилә Кумысникованың «Эрмитаж»да узган юбилей күргәзмәсеннән дә бик тәэсирләнеп кайтканын беләм) эзсез калмаган булса кирәк. Рәссам инде чын-чынлап яңа темалар өстендә уйлана. Шуларның берсе - «Сабантуй» циклы. Көннәрдән бер көнне В.Поваринис өслүбендә эшләнгән Сабан туе күренешләренә тап булсак, бу берсүзсез әлеге иҗат командировкасының йогынтысы булачак. «Минем гел шулай, башка рәссамнарның иҗаты белән танышсам, күргәзмәләрендә булсам, хисләнеп, үземнең дә шулар кебек берәр нәрсә эшләп карыйсы килә башлый», - ди ул.
«Сездә кар шыгырдый»
«Сездә аяк астында кар шыгырдый, бездә мондый хәлнең гомергә дә булганы юк» - кунак рәссамның Казандагы быелгы беренче тәэсирләре әнә шуннан башланган булса кирәк. «Карлы-буранлы салкын кышның киндердәге төсләр бирелешенә азмы-күпме тәэсирен тойдыгызмы?» - дип кызыксынам рәссамнан. «Тулаем караганда, мөгаен, иҗатта әллә ни үзгәреш юктыр. Мин бит урамда йөрмәдем диярлек, күп вакытым иҗат белән үтте. Нигездә, үзем тудырган образлар арасында, үз дөньям белән яшим. Бу үземә дә кызык: чагыштырып та карадым. Монда килер алдыннан гына Сәмәркандта шәхси күргәзмәмне үткәргән идем. Андагы эшләр сорырак, караңгырак иде. Ә Казанда, киресенчә, ничектер йомшаграк, җетерәк килеп чыкты эшләр. Әле тагын да җетерәк ясый алган булыр идем кебек. Монысы эш алымына бәйле нәрсә түгел, кәефтән тора», - дип аңлата ул.
Чыннан да, рәссам үз мохитен киндердә булдырган. Аның үз образлары, үз геройлары. Торып-торып инде син дә аларга ияләнәсең, аяк чәнчеп кабырчыкта гәпләшеп утырган бакаларын да, кая барсаң шунда бер тотам арттан калмый йөргән песиләрен дә, дөнья гаме турында уйланган әкәм-төкәмнәрен дә, берни булмагандай очып йөри торган балыкларны да үз итәсең, алар нәкъ менә әледән-әле юллар кисешкән күптәнге танышлар кебек була башлый. Чөнки рәссам аларны бер ясау белән генә чикләнми. Кызыл песиләре, кулчатырлы кызлары да бер картинадан икенчесенә күчеп йөриләр төсле. Ә ул пыяла шикелле үтә күренмәле энә каракларын ниләр генә эшләтми! Бер карасаң, геройларын аңа утыртып очырта, ул да булмый, тагын берәр гайре табигый хәлгә юлыктыра. Төшләрендә дә шулар белән саташа...
- Бу дөрестән дә шулай, әлеге образлар гел кабатланып тора. Берзаман гел шушы энә карагын ясый башладым. Көннәрдән бер көнне шул энә карагын «тотып» читлеккә ябып куйдым да (ул картинаны «Тоттым» дип атадым) энә карагын ясаудан туктадым, - ди ул.
Моңа кадәр әлеге бөҗәк белән мәш килгән кыз да бераз күңелсезләнеп кала калуын. Әмма бу озакка бармагандыр, чөнки рәссам өендәге җирән песиенең прототибы булган янып торган кызыл песиләр ясауга күчә.
- Ә беләсезме, студент чагында йорт ияләре, мәетләр, зомбилар ясый идем. Төшкә кереп җәфаладылар. Йокыга китәм генә, ниндидер бер хәшәрәт аркага менеп утыра да буа башлый. Менә шундый мистика. Шактый озак интектем. Бу эшләрне чыгарып утка якканнан соң гына котылдым әлеге хорафаттан, - ди рәссам, истәлекләре белән уртаклашып...
«Минем бурычларым бүтән»
Читтән караганда, остаханәдә бикләнеп диярлек иҗат итүче рәссамнарга кайда эшләсә дә барыбыр кебек. Шулаен шулай, әмма урын алыштыру, бертөрлелектән арынып, яңа сулыш алу ихтыяҗы да бар бит әле. Монда да шул хәл. Иҗат өчен Казанны сайлавында да очраклылык юк. Иң якын иҗатташ дуслары, Сәмәркандта бөтен иҗат интеллигенциясен үз тирәләренә туплаган Әлфия һәм Наил Вәлиевләр сәбәпче моңа. Заманында яшь рәссамны беренчеләрдән булып күреп алып, күргәзмәләрен оештыручылар да алар булган. Нигездә дивар бизәмнәре, дизайн эше белән шөгыльләнсә дә, соңгы 6 елда В.Поваринисның күргәзмәләр эшчәнлеге дә шактый активлашкан. Казанда мәдәният институтын тәмамлап, Сәмәркәндта яшәүче Актаныш кызы Әлфия ханымны башта «Әлфия» галереясе хуҗасы буларак белсәләр, хәзер ул «Айсель» арт-студиясе исеме астында күргәзмәләре белән ил гизеп йөрүче текстиль буенча рәссам буларак мәгълүм шәхес. Узган ел Казанга «Шәрык кәрваны» килү дә аның башлангычында булды. В.Поваринис та Казанга Әлфия ханым салган сукмаклар аша килде булып чыга. Дөресрәге, Әлфия ханымның бертуган апасы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстан радиосының элеккеге дикторы, «Айсель» арт-студиясенең Казандагы вәкиле, аларның мондагы бөтен чараларын оештыручы Фәйрүзә Мәсгүттә яшәп иҗат итте рәссам.
- Бирегә килүнең тагын бер олы сәбәбе бар. Иң яраткан рәссамым һәм үземнең иң беренче укытучым дип санаган И.И.Шишкин - тумышы белән Татарстаннан. Заманында, сынлы сәнгать училищесында укыган елларымда бу мәшһүр рәссамның бик күп эшләрен күчереп ясадым, аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Беренче шәхси күргәзмәм дә реалистик алымда иҗат ителгән эшләрдән генә тора иде. Ә бүген мин инде бөтенләй башка - эш алымнарым аңа тамчы да ошамаган. Үз алдыма куйган бурычны гел катлауландырырга яратам. Картинада урыны-урыны белән мастихин белән фактура да өстәп җибәрәм. Анда ниндидер уен барлыгын сиземлисем килә. Әмма артыкка китсә, ул нәфислекне үтерә, мин моны тоям», - ди ул, кайбер эшләренә игътибарны юнәлтеп. Ә менә һәр эштә диярлек кабатланып баручы очпочмакларны, ул әйтмәсә дә, искәрми калмыйсың. Шуның белән ул әйтерсең үз геройларын тирә-як мохитнең тискәре күренешләреннән саклый, яклый күк.
Үзе аз сүзле булып, күбрәк якты моңсулыкны, уйчан карашларны язарга яратса да, вакыт-вакыт шаяртырга да мөмкинлек таба рәссам. Андый чакта киндергә иңгән кызлары да, песиләре дә күз кыса, йә булмаса: «Юк, юк, карамыйм», - дип, бармак арасынннан күзәтә. Эшләре җете, якты рәссамның. Миңа калса, кыш чыгарлык җылылыкны, яктылыкны ул Сәмәркандтан ук төяп килгән булса кирәк.
...Күп рәссамнар, киндергә соңгы буяуны салганчы, бер эш өстендә утыра, бөтен дикъкатен шушы эшкә юнәлтә. Ә менә В.Поваринисның имзаланмаган, ягъни төгәлләнмәгән унар эше берьюлы торырга мөмкин. Кайта-кайта эшли ул аларны. Кайда ни җитеп бетмәгәнен, әлбәттә, бу очракта ул үзе генә белә. Тагын нинди эшләре белән сөендерер аны Казан. Монысын инде вакыт күрсәтер...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: