Шәһри Казан

Казанда Мәскәү губерна театры гастрольләре уза

Мәскәү губерна театрының Казандагы гастрольләре уңаеннан узган матбугат конференциясе залдагы журналистларда гына түгел, ә интернет тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Театр үзе чагыштырмача яшь булса да, аның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Сергей Безруков үз тирәсенә шактый ук кызыклы артистларны тупларга өлгергән. Моннан алдагы килүендә ул: "Театрыбызга нибары 11 ай,...

Мәскәү губерна театрының Казандагы гастрольләре уңаеннан узган матбугат конференциясе залдагы журналистларда гына түгел, ә интернет тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Театр үзе чагыштырмача яшь булса да, аның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Сергей Безруков үз тирәсенә шактый ук кызыклы артистларны тупларга өлгергән.

Моннан алдагы килүендә ул: "Театрыбызга нибары 11 ай, шуңа да карамастан, ул зур амбицияле һәм җитди репертуарлы",- дип белдергән иде инде. Бу аларның беренче җитди гастрольләре булу өстенә, Казан бер үк вакытта алар өчен «җитди театр культурасы булган шәһәр" дә бит әле. Ә яхшы зәвыклы тамашачы алдында спектакльләр бирү зур җаваплылык.

Моңа кадәр театр нибары бер спекталь - «Нашла коса на камень» белән Санкт Петербургта гына булган. Ә Казанга дүрт спектакль алып килгән коллектив (А.Н.Островский әсәре буенча «Нашла коса на камень», Алексей Слаповскийның «Первое второе пришествие», Данила Приваловның фәлсәфи фантазиясе - «Прекрасное далеко» һәм балалар мюзиклы «Про трех отважных поросят»).

«Без сезгә театр үсешендәге берничә юнәлешне күрсәтергә булдык",- дип башланган очрашуда сүз беренче чиратта әлеге спектакльләр хакында барды. Очрашуда театрның сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков, актерлар Дмитрий Дюжев, Ирина Безрукова, Карина Андоленко, Галина Бокашевская һәм Антон Хабаров катнашты. "Театр элгечтән башлана» - очрашу әлеге гыйбәрәдән башланмаса да, әйләнеп тә узмады. Әмма сорау әлеге фикерне дәвам итеп "театр ни белән бетә?" дип куелган иде.

-Кышкы чорда театр барыбер элгеч белән тәмамлана. Минем уйлавымча театр чын-чынлап коллектив беткәч бетә. Актерлар сәгатьләренә карый башласа, аларга сәхнәдә ни дә булса эшләп карарга күңелсез була башласа... Театр - ул гаилә. Театрда иң мөһиме студия халәте. Мин бик шат - минем артистларга театрда күңелле. Мин кинода да күп уйныйм, әмма миңа театрда күңеллерәк. Чөнки мин театрда үстем. Мин театр белән яшим. Театр актерга кинога караганда күбрәк бирә. Театрда эксперементлар ясарга, нәрсәдер эшләп карарга мөмкин. Театр актерга үсәргә мөмкинлек бирә, ә кино аны типаж буларак файдалана гына. Шуңа да режиссерларны чакырам да: "Карагыз! Яңа исемнәр кирәкме сезгә?" - дим. Без театрда 8дән 8гә йөрү белән генә чикләнмибез. Безгә әлегә кызык. Әнә шул "әлегә" чиксез дәвам итсә иде, - ди Сергей Безруков, - Шул ук вакытта минем өчен актерларның үзләрен төрле амплуада сынап караулары бик мөһим. Тамашачы аларны ни өчен яраткан, шуның белән генә чикләнеп калмасыннар иде. Моны мин үземә дә гел әйтәм, минем укытучыларым да кабатлый торган иделәр. Сине инде тамашачы бер яктан яраткан икән, тагын ниндидер яңалыкка тәвәккәлләргә кирәк.

Үзеңне "яңада" эзләргә һич югы тырышып карарга...

Мондый мөмкинлекне Сергей Безруков Дмитрий Дюжевка да биргән булып чыкты. Баксаң, хәзерге вакытта ул режиссер буларак, бер спекталь өстендә эшли икән. Әлеге уңайдан, журналистлар Дмитрийның тел төбен тартмакчы булсалар да, ул мәгълүм режиссерның: "Фильмны үтерәсегез килсә, сөйләгез аның турында" дигән сүзенә колак салып, бу хакта сөйләшүне премьерага кадәр калдырып торырга булды. Эш әлегә кече сәхнәдә эксперемент рәвешендә бара, дип чикләнде. Премьера мартта, ди. «Бүгенге көндә Россия кинематографы һәм режиссурасын киң мәгънәдә караганда, режуссураны практик психология буларак тәкъдим итәрлек кешеләребез бармак белән генә санарлык. Минемчә, режиссерның төп бурычы - ул артистның тирәндә яшеренгән сәләтләрен ачу һәм үстерү. Һәр артистның шуны тормышка ашырасы килә, мөмкинлеге генә юк. Әмма минем шундук әйтәсем килә, әлеге рольне Антон Хабаров уйнарга тиеш дидем (сер булып калган спектакль турында бара сүз. Р.Ф.) Чөнки ул бриллиант, алмаз димим - киңкырлы булырга, ялтырарга, кыйммәт булырга хокукы булган бриллиант », - дип үзе куя торган спектакльдәге актерны мактап алды Дмитрий Дюжев.

Казанда тагын кино төшерәчәксезме?

- Казанда тагын кино төшерергә җыенмыйсызмы? Җыенсагыз, безгә моны озак көтәргәме? Бик теләп съемкаларда катнашыр идем, - интернет-тамашачы Гүзәлнең соравы, билгеле инде, Сергей Безруковка юлланган иде.

- Мин Казан турында гел сөйлим һәм сөйләячәкмен. Казан минем туган шәһәрем кебек. Биредә минем беренче продюссырлык тәҗрибәм булды. "Самая реальная сказка" чыннан да бердәнбер проект булды. Әлегә кадәр балалар киносы булмады һәм ул юк. Шулай итеп, сезнең белән безне бер генә була торган очрак бәйли. Казанда төшергән ул фильм хәзер үзәк каналларда бара. Аны яхшы кабул итәләр. Анда яңгыраган фикерләр актуаль. Иван дурак: "Мин туган ил өчен көршәштем", - ди. Моңа каршы Кащей әйтә (Леонид Ермольник): "Кеше сугыштан акча ясый, ә син сәламәтлегеңне югалткансың. Дурак, ул дурак инде!" -ди. Менә шундый мәгънәле балалар әкияте иде ул. Казанга һәрвакыт әйләнеп кайтасы килә. Ул бик гүзәл шәһәр. Универсиададан соң бигрәк тә. Ул развязкалар! Хәзер бөкеләр дә юк искиткеч! Минем әле Зөя шәһәрчегендә төзекләндергәннән соң булганым юк. Ул, чыннан да, искитмәле урын.

Ни өчен безнең бүген балалар киносы бик аз? Әлеге фикерне Дмитрий Дюжев та дәвам итте:

- Без балалар буынын, балалар аудиториясенең игътибарын кулдан ычкындырдык. Бала тамашачыларның күбесе компьютерлы графикалы Америка продукциясе белән тәрбияләнә. Аларга кадрда ике артистның үзара сөйләшүе кызык түгел. Андагы персонаж, һичшиксез, ике секундтан монстрга әйләнә. Аннан ары тагын, тагын шундый хәлләр. Бүген без әлеге продукциягә конкурент була алмыйбыз...

Иске авызга - яңа сүз: тифолкомментатор

"Сезнең театрга сукыр тамашачылар күп йөриме? Казанда андый тамашачыларны көтәсезме?» - беренче карашка күпләр өчен сәер яңгыраса да, турыдан-туры әлеге юнәлештә эшләүче Ирина Безрукованың җавабын ишеткәч, мәскәүлеләрнең спектакльләр белән бергә Казанга тагын бер зур яңалык алып килүләрен күрәбез. Моңа кадәр Россиянең бер генә театрында да, кинотеатрында да тифлокомментатор хезмәте, ягъни сукырларга хезмәт күрсәтү булмаган ("тифлос"-грекчадан сукыр дип тәрҗемә ителә). Англиядә 40 театр әлеге хемәтне күрсәтә икән. Безнең илдә беренче тифлокомментрийлы спектакль 2013 елның 6 сентябрдә чыга. Аны Ирина Безрукова алып бара. Әлегә безнең илдә махсус белеме булган нибары 20 тифлокомментатор бар икән.

- Бездән соң, андый театрлар артыр дип уйлаган идек, кызганыч, әмма әлегә кызыксыналар гына. Шушы функциияне без Казанга - Камал театрына да алып килдек. Моның өчен без Татарстан Президентына, шәһәр мэрына бик рәхмәтлебез. Хәзер бөтен җиһазлар урнаштырылган. Минем бер үземә дүрт сәгать буе спектакльне шәрехләргә туры киләчәк. Бу "кайнар", ягъни "тере" шәрехләү. Чөнки театрда алдан язырып кую мөмкин эш түгел. Артистлар бер очракта тизрәк, икенче юлы акырынырак уйнарга мөмкин. Комментатор билгеле инде, текстны түгел, ә вакыйга барган урынны, залдагы хәрәкәтләрне, күренешләрне, кем сөйләгәнне шәрехли. Монда әлбәттә, беренче чиратта спектакль, ә мин, тифлокомментатор буларак, репликалар арасындагы паузада эшләргә тиеш. Без үзенчәлекле "эчке тавыш" сыман,-ди югары категорияле белгеч Ирина Безрукова.
Мәскәү губерна театрының әлегә ике спектаклье "Пушкин" һәм "Нашла коса на камень" спектакльләрендә күрсәтелә икән әлеге хезмәт.

- Монда иң мөһиме ниндидер гайре табигый җиһаз түгел, ә белгеч,- дип сүзгә кушыла Сергей Безруков та,- Безнең гастрольләрдән соң Казанда мондый белгечләр булыр дип ышанып калам. Укуын бездә укыйсы түгел, әмма без осталык дәресләре бирергә һәрвакыт әзер,- диләр алар.

Тагын бер кызыклы деталь. Сергей Безруков сәхнәгә куйган «Нашла коса на камень» спектаклендәге геройлар сәхнәгә чыгуга тамашачылар белән татарча исәнләшеп, үзара да татарча сөйләшеп алалар. "Һәм аларны башка җирдә аңламасалар да, нәкъ менә монда аңлаулары бик мөһим һәм аңларга тиешләр",- ди ул.

Реклама

Артистларга татарча текстның дөрес әйтелешен өйрәтүдә спектакльнең Казандагы администраторы Эльвираның да ярдәме тиячәге мәгълүм булды. Дюжевта та әнә: "Гафу ит мине, гафу ит, мин гашыйк булдым..."- дип татарча тәкрарлый. Дөрес, бу репликалар театр Казанга килгән өчен генә түгел, ә А.Н.Островскийның әсәре буенча. "Бары тик, юл арасында да укый белергә генә кирәк!" - ди Мәскәү губерна театры җитәкчесе.

Казан халкы Мәскәү губерна театрының түбәндәге спектакльләрен тамаша кыла ала:

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры:

24, 25 февраль (12+)

А.Н.Островский әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән «Нашла коса на камень» комедиясе (режиссер - Сергей Безруков, төп рольдә - Дмитрий Дюжев)

26, 27 февраль (12+)

Приваловның «Прекрасное далёко» фәлсәфи фантазиясе (режиссер - Павел Артемьев)

28 февраль (16+)
А.Слаповскийның «Первое второе пришествие» дигән гыйбрәтле хикәясе (
режиссер - Сергей Пускепалис)

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы:

28 февраль (0+)

«Про трех отважных поросят» балалар өчен мюзикл (режиссер - Татьяна Вдовиченко)

Билетларны 512-25-35 телефоны аша һәм kassir.ru сайтыннан заказ биреп була

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры - 293-03-74

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы - 5-700-700

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: