Шәһри Казан

Казанлылар телепроектта катнаша

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры солистлары Кристина Андреева һәм Олег Ивенко «Россия-Культура» каналының яңа бию шоуына катнашырга чакырылган. «Зур балет» исемендәге әлеге телепроект эфирга быел көз көне чыгасы булса да, әзерлек эшләре инде башланган. Бу көннәрдә Казанга «Культура» телеканалының иҗат төркеме килде. Бер атна эчендә Мәскәү корреспондентлары әлеге...

Реклама

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры солистлары Кристина Андреева һәм Олег Ивенко «Россия-Культура» каналының яңа бию шоуына катнашырга чакырылган. «Зур балет» исемендәге әлеге телепроект эфирга быел көз көне чыгасы булса да, әзерлек эшләре инде башланган. Бу көннәрдә Казанга «Культура» телеканалының иҗат төркеме килде. Бер атна эчендә Мәскәү корреспондентлары әлеге ярышларга казанлыларның ничек әзерләнгәнен төшереп барачак.
Каналның рәсми сайтында шоу турында бер сүз дә юк. Тик шулай да проектның «Зур опера» телевизион конкурсына охшаш буласын чамалавы кыен түгел. «Зур опера» конкурсы 2011 елда берничә турда уздырылды. Россия һәм БДБ илләрен тәкъдим итүче катнашучылар рус һәм Көнбатыш Европа илләре композиторларының арияләрен, романс, XX гасыр әсәрләрен, оперетта һәм мюзикллардан өзекләр башкарырга тиеш булган. Җиңүчеләрне исә конкурсның жюрие (танылган дирижер, солист, мөгаллимнәр) белән беррәттән, sms аша тамашачылар да билгеләгән.
К.Андреева һәм О.Ивенко белдерүенчә, «Зур балет» телепроектында катнашу өчен алар күләмле программа әзерли. Ул үз эченә классик балет өзекләрен дә, яңа композицияләрне дә кертә.
Бер номерны сәхнәләштерер өчен Казанга Испания балетмейстеры Иван През килгән. Конкурс программасының нечкәлекләре әлегә сер итеп саклана. Ләкин проектның бер өлешендә «Шүрәле» балетыннан дуэт башкарылачагы инде билгеле. Тиздән катнашучылар һәм аларның укытучылары Бәхетҗан Смагулов Мәскәүгә китә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: