Шәһри Казан

Казанның баш онкологы: «Мин – күңелем белән агроном»

Россия Федерациясенең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов белән иркенләп сөйләшеп утырам димә. Бердән, аның вакыты, сәгатьләп кенә түгел, минутлап-секундлап бүленгән, икенчедән, ул, чын ир-атларга хас булганча, гамәл белән сөйләргә яратучы кеше - аннан артык бер сүз тартып алам димә.

Казанның баш табиб-онкологы белән очрашып әңгәмә кору шуңа да бик ансат кына булмады: Фоат Шәйхетдинович йә операциядә, йә студентлары белән, яисә кемнеңдер планнан тыш операциясе барышында ярдәмгә ашыга... 45 ел буе хирург-онколог булып хезмәт куйган Фоат абый өчен ул яктан иң мөһиме - тагын бер кеше гомерен саклап калу, тагын бер яман чирне җиңү.
Ракны үзебез китереп чыгарабыз
- Һәр авыру кебек үк, яман чирне вакытында тотып алу мөһим, - дип башлады сүзен Фоат абый, мин аның янына хастаханәгә әңгәмәгә килгәч. - кеше авыруның беренче елында ук табибка мөрәҗәгать итә икән, чирне җиңү 90 процент дигән сүз. Әмма монда күп нәрсә менталитеттан да тора бит әле - безнең халыкта гомер-гомергә килеп терәлгәч, хаста булып урынга аугач кына табибка мөрәҗәгать итү каралган. Совет чорында, мисалга, сөт бизе рагының 1-2 стадиясендә табибка утыз процент халык килсә, 70 проценты өендә ятуын белде. Хәзер андый стадия белән мөрәҗәгать итүчеләр 70 процент булды - бүген, киресенчә, утыз процент үзенең авыруын белә торып та килми. Бу - һәр өченче авыру табибка мөрәҗәгать итми дигән сүз. Әмма алай да, гомумтенденцияне алсак, яхшы якка үзгәреш күзәтелә, шөкер.
- Бик күбебездә ракның беренчел сәбәбе - стресс дигән караш яши. Сез моның белән килешәсезме?
- Ракның күп төрләренең каян килеп чыгу сәбәбе һаман җавапсыз кала бирә. Стресс дигән нәрсә дә бардыр, һәрхәлдә, ул аның үсешен тизләтә ала. Әмма кайбер гадәтләребез аңа шактый җирлек тудырырга мөмкин. Беренчедән - тәмәке тарту. Рак белән авырган кешеләрнең 30 проценты аның белән дус. Элек бездә хатын-кызларда ирен рагы юк дәрәҗәсендә, ул күбрәк Балтыйк буе илләрендә таралыш алган иде. Хәзер бездә дә шактый. Бу саннарга хатын-кызлар да керә: өске ирен рагының сәбәпчесе - нәкъ менә тәмәке тарту. Икенче зур фактор - экология дип бәялим. Аның тискәре якка үзгәрүе фонында онкология шактый киңәйде. Бәвел юллары авыруын да шуңа сылтыйм - онкологиянең андый төре дә артып тора. Элек ул профессиональ авыру дип каралса, хәзер эш урыны сәламәтлеккә зыянлы булмаганнар да безнең ишекне шакый. Үпкә рагы, юан эчәк раклары да шуның белән бәйләнгән диләр.
- Хәзер, кемне генә алма, йә авылдашы, йә туганы, йә үзе шушы зәхмәттән интегә...
- Республика буенча елына 12-13 мең кешедә онкологик чир табыла, Казанда исә - шуның дүрт ярым, биш меңе. Бу аңлашыла да: шәһәр шактый зур, завод-оешмалар күп, экология авылга караганда монда күпкә начаррак. Озакламый Чаллыда онкология белән авыручылар саны артачак, диспансерга мохтаҗлык килеп туар, дип уйлыйм. Чаллы акрынлап яшьләр шәһәре булуыннан туктап, «картая». Ә бу, үз чиратында, авырулар саны да артачак дигән сүз.
- Элек онкологияне картлык чире дип атаганнар, хәзер исә елдан-ел яшәрә бара кебек?
- Күп еллар Казан шәһәренең баш онкологы булып эшләүче онколог буларак, әйтә алам - андый мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Статистика буенча ул факт түгел. Яшьләрнең дәвалау нәтиҗәләре уңай, алар тизрәк тернәкләнә ала - монысы факт.
- Фоат Шәйхетдинович, гомерегез буе онколог булып эшләүче табиб буларак, әйтегез әле: онкология гомерлеккә җиңә алмаслык авыру булып калырмы икән ул?
- Кан-лимфа системасы онкологик авырулары җиңелә бара, балалар онкологиясенең 90-95 проценты да - дәвалана алырлык чир. Медицина алга бара. Тагын бер кат әйтәсем килә: һәр авыру кебек, иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмау. Ике елга бер тапкыр күренеп тору, үз-үзеңә битараф булмаудан да бик күп нәрсә тора.
Җиңеп булмастае - ашказаны
- Бүгенгесе көндә онкологиянең теш үтмәслек тармакларына нәрсәләр керә?

- Теш үтмәслек үк дип әйтмәс идем, кайбер очракларда әллә нинди могҗизалар да булып куя ала. Әмма ашказаны, ашказаны асты бизе, үпкә раклары - иң авырлардан. Аннан хәлләнеп китүчеләр бик аз процент, анысы да - алтмыш яшькә кадәрге кешеләр. Шулай ук тәндәге тимгел, миңнәргә дә игътибарлы булу сорала. Аларның зурлыгы арта-кими, төсе үзгәрә, миң өстендә җәрәхәт яисә шеш үсеп чыга, янында кызыл буй-буй тимгелләр барлыкка килә, якын-тирәдәге бизләр зурая, кычыта башлый икән - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, белеп торырга кирәк: рак үсентесе бер сантиметрдан артып китсә, метастазалар тарала башлый, ә бу дәвалауны катлауландыра төшә. Шуңа теләсә нинди шешне үстереп ятарга кирәкми. Бу яктан организмның һәр әгъзасын бер-ике ел саен тикшереп торырга кирәк - хәзер УЗИ күп әгъзалардагы ракны табарга мөмкин.
- Фоат Шәйхетдинович, Сезнең хастаханә Казанның ике ноктасында: берсе - монда, Кремль янында булса, икенчесе Себер трактында урнашкан. Диспансерда ятучылар, операциядән чыккан авыруларны саклаучы кешеләр өчен шартлар нигә яхшыртылмый? Үземнең дә якыным күптән түгел шушы яман чирдән китеп барды. Әбекәемне операциядән соң бер ай сакладык - анда утырып тору өчен урындык та юк иде, идәндә кырыгаяклар белән төн чыксаң гына.
- Хастаханәне зурайту, яхшырту проекты күптән бар, әмма, үзегез беләсез, бик күп нәрсә финанска барып тоташа. Тагын 200-300 койка-урын булса да, ул зур куаныч булыр иде. Авыруны караучылар-саклаучылар өчен урын-урындык каралмаган бит ул, төннәрен аларга шәфкать туташлары күз-колак булырга тиеш. Әмма, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, аларның саны җитешми. Менә шуңа, ябык боҗра килеп чыга да. Бездә, мисалга, vip-палаталарда 7 урын бар, әмма аларга чиратның бетеп тә торганы юк.
- Кешеләр шуңа, соңгы акчаларын саный-саный, әҗәткә батып, чит илгә баруны хуп күрә.
- Мин чит илнең бер генә өстенлеген күрәм - анда сервис югарырактыр. Әмма дәвалау түгел! Мин бездәге медицинаны бик көчле дип саныйм. Җитешеп бетмәгәне - тиешле шартлар. Әмма сезгә астыгыздагы караватның матур булуы мөһимрәкме, дәвалауның сыйфатымы?
- Хәзер авыруның үзенә үк диагнозны әйтү дигән нәрсә каралган икән. Шактый тәҗрибәле белгеч буларак, Сез аны авыруга үлмәс борын кабер казу дип кабул итмисезме, Фоат абый?
- Мин моңа һәрвакыт каршы. Авыру турында чирле кешенең үзенә әйтергә кирәк, дигән бернинди закон да юк. Нәрсәгә әйтергә кирәк аны? Мин, башта кешенең җанына ачкыч яратырга, күңелен дәваларга, аннан гына яман чиргә каршы көрәшкә тотынырга кирәк, дип саныйм.
Кәрттә җүләр калдым
- Кама Тамагы егете кечкенәдән табиб булырга хыялланган идеме соң, Фоат абый?

- Юк, мин агроном булырга тиеш идем! Бертуган абыемның ике табиб дусты бар иде. Шулар берьюлы безгә кунакка килгәч, мине медицинага кодалый башладылар. Юк, димен, мин, агрономлыкка укыйм да, авылга кайтам. Мәктәпне тәмамлаган елны колхоз рәисе, чыгарылыш сыйныф егетләре янына килеп, безгә наказларын әйтә инде: син кайт, син дә авылга кайт, янәсе. Ә минем якка борылып та карамый! Аннан бераздан минем якка борылды да: «Фоат кайтмаячак та кайтмаячак инде ул», - дип, кул селтәде. Ә мин алай да күңелне төшермәскә тырыштым: мин җирне яратам, нәрсәдер чәчеп, шуны тәрбияләп үстерүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк, мин барыбер агроном булачакмын! Шул көнне кич абыйның дуслары белән кәрт сугарга утырдык. Тегеләр исә һаман үзләренекен тукый: җүләр каласың икән, медицина институтына барачаксың. Мин җүләр калдым...
- Җан икенчегә тарткач, күңел ятмаган һөнәрне яратып булдымы соң?
- Булды, хирургия шундук минекенә әверелде. Башта медбрат булып эшләп алгач, дүрт ел буе үз районымда хирург булып хезмәт куйдым әле. Аннан кабат Казанга килдем, гомеремне тулаем шушы тармакка - онкологиягә багышладым. Хәзер менә кул астымда йөздән артык табиб, 400ләп студентым бар, 250дән артык фәнни-тикшеренү китап-хезмәтләрем, патентларым җитәрлек - боларның берсенә дә үз эшеңне яратмыйча гына ирешеп булмыйдыр. Күргәнегезчә, 70 яшемне тутырсам да, кафедра җитәклим. Ә агрономлык канда-җанда калды ул. Гомерем буе бакчамда казынырга яраттым, экспериментлар уздырдым.
- Хатадан берәү дә хилаф түгел, әмма Сезнең хезмәт кеше гомере белән бәйле. Җанга яра булып яткан хаталар булдымы?
- Аллага шөкер, йөзем кызарырлыклары юк. Мин эшемдә мөмкинлегемнең чигендә эшләргә тырыштым, беркайчан да кемгәдер аркаланмадым кебек. Хәзер дә минем ким дигәндә көненә бер операция, аннан тыш, башка хирургларның операциясе вакытында да уяу торам.
Яратам сүзен һәр көн әйтергә кирәк
- Берсеннән-берсе булганрак кызлар тәрбияләп үстерә алгансыз - анысы зур куаныч.

- Аллага шөкер, кызларыбызны бик яратып, кадерләп үстердек. Өчесе дә - Айсылу да, Резеда да, Фәридә дә йөзгә кызыллык китермәде, Аллага шөкер. Бүгенгесе көндә, әниләреннән дә уздырып, мине тәрбиялиләр.
- Көне-төне эштә булган әтинең игътибары үз вакытында җиткән, димәк.
- Ул яктан укытучы әниләренең тәрбиясе, һичшиксез, күбрәк булды. Минем казанышларымда да әниләренең өлеше әйтеп бетергесез... Балаларга игътибарым җиткәндер, дим, алар белән аралашуны бервакытта да икенче планга куйганым булмады. Кичен йөреп керүме ул, бергәләп дәрес караумы - вакытым булганда, гел алар хозурында идем.
- Әти кызлары икәне күренә инде - өчесе дә онколог...
- Мәктәптә укый башлагач, алар укудан соң минем янга эшкә дә кереп йөрделәр. Һөнәрне эчтән дә, тыштан да белделәр, дигәндәй... Без аларга әниләре белән алай басым ясамадык - һөнәрләрен үзләре теләп, яратып сайладылар. Айсылу бүген республика онкодиспансерында гинекология бүлеге башлыгы, Резеда белән Фәридә дә үз урыннарының хөрмәтле кешеләре. Әмир һәм Алисә исемле оныкларым үсеп килә.
- Ата кеше буларак, тормыш тәҗрибәсе Сезне нәрсәләргә өйрәтте, Фоат абый - ата белән бала мөнәсәбәтләрендә нәрсә мөһим?
- Ул, һәр мөнәсәбәттәге кебек - ихласлык. Мин кызларыма һәркөнне: «Мин сине яратам», - димен. Кичен бездә, мин сине сагындым, дип шалтыратышу каралган. Әйткәнемчә, мин аларны бик яратып үстердем, ә яратканда, нигә үз хисләреңне яшерергә ди? Алар да миңа шулай дип җаваплый. Тормышта сине яратучы кеше барлыгын тоюдан да рәхәтрәк нәрсә юк.
- Бәхет тәме дә нәкъ әнә шул бит, әйеме, Фоат абый?
- Узган юлыннан беркем дә тулаем канәгать түгелдер анысы. Мин дә үземне, син күбрәк тә эшли ала идең әле, дип тәнкыйтьләп алырга яратам. Әмма булганына шөкер итү дә зур бәхет ул! Дәвамың булу бәхет! Эшең булу бәхет! Мине дә әнә кызларым, авырыйсың бит, яшең дә бар, операцияләрдә хирург буларак катнашма, дип шелтәли. Ә мин бит ул эшемнән адреналин алып, хәлләнеп чыгам! Эшемнән кайтышка, гомерем буе йөрәгемдә йөрткән тагын бер кыйммәт - җиргә булган мәхәббәтем, дип, бакчама ашыгам...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: