Шәһри Казан

КҮЧТӘНӘЧ яки яулыклы фаягөл

Кунакка барганда яисә күршегә кергәндә күчтәнәчсез-мазарсыз булмый инде ул. Борын-борыннан килгән күркәм гадәт инде бу, кем әйтмешли. Бала-чагасына һич югы киндерсюрприз, хуҗабикәгә - торт яисә затлы каплы кәнфит-мәнфит. Күчтәнәчне күбрәк хатын-кыз кәмәше кайгыртканга күрә, хуҗа кешене инде, гадәттә, санга сукмыйлар, шуңа күрә, аңа күчтәнәч йә эләгә, йә юк. Хәер, без...

Реклама

Кунакка барганда яисә күршегә кергәндә күчтәнәчсез-мазарсыз булмый инде ул. Борын-борыннан килгән күркәм гадәт инде бу, кем әйтмешли. Бала-чагасына һич югы киндерсюрприз, хуҗабикәгә - торт яисә затлы каплы кәнфит-мәнфит. Күчтәнәчне күбрәк хатын-кыз кәмәше кайгыртканга күрә, хуҗа кешене инде, гадәттә, санга сукмыйлар, шуңа күрә, аңа күчтәнәч йә эләгә, йә юк. Хәер, без шуңа да риза. Без - нык халык. Без - түзәргә өйрәнгән. Күчтәнәчсез дә түзәрбез... Йотып-кабып карамаган нәрсә түгел әле... Иң мөһиме - гаиләдә, илдә тынычлык булсын, шулай бит?!
Яулык бәйләгән хатыннарга, кыз-кыркынга хөрмәт белән карыйм мин. Урамда яисә башка берәр җирдә очратсам, аларга һәрчак сокланып карап торам. Бигрәкләр дә матур, бигрәкләр дә мөлаем, бигрәкләр дә сөйкемле инде безнең яулык бәйләгән гүзәл затларыбыз, дим! Тфү-тфү, күз тимәсен үзләренә, дим...
Әле күчтәнәч турында сүз алып бара идең бит, каян килеп керде әле телеңә яулык, диярсез... Чү, Җәмилә, ашыктырма... Бәйләнеше бар аның...
Хатынымның бер ахирәте бар. Яулыклы Фаягөл дип йөртәм мин аны. Үзе ул дин юлында түгел. Ураза тотканын хәтерләмибез. Әмма бөтен кыяфәтен китереп, нәкъ чын мөслимәләрчә йөри. Шулай йөргәнгәдерме, бер генә мәҗлестән дә калдырмыйлар үзен. Ифтар ашлары турында әйтмим дә инде...
Бик еш ук булмаса да, минем хатын белән очрашып торалар. Күбрәк безнең өйдә, әлбәттә. Дөресрәге, гел бездә. Хатын ахирәткәенең фатир ишеге кайсы якка ачылганын да белми. Тегесе үзенә чакырмый, минеке исә барырга ашкынып тормый. Шулай да - менә кызык - үзләре ахирәтләр! Әкәмәт бу дөнья дигәнең...
Хәер, бераз читкә кителде... Хуш... Килә безгә Фаягөл. Күчтәнәч белән килә, әлбәттә: кәнфит-мәнфит, рулет-мрулет һәм башка тәм-томнар. Барысы да чыштырдавык кәгазьгә төрелгән. Чәй эчәбез. Күчтәнәч белән сыйланабыз. Фаягөл үзе, нишләптер, үз күчтәнәченнән бер дә авыз итми. Тазарта, дигән була. Шушындый нәрсәләрне ашап, болай да юанаеп беттем инде ди. Беркөнне зур каплы затлы кәнфит калдырып китте. Мин - баллытамак шундук авыз итмәкче идем... чүт тешемне сындырмадым! Кәнфите кәнфит кенә түгел - таштай каты чикләвек! Үзем дә бет инде - шундук кап тышыннан кәнфитнең эшләнгән вакытын карыйм. Хикмәти Хода! Яраклылык вакыты чыкканга ике ай вакыт үткән! Кибеттән карамыйча алган инде Фаягөл, дибез. Кибетчеләрнең тетмәсен тетәбез. Икенче вакытны Фаягөл тагын затлы каплы кәнфит калдырып китте. Кабам дигәндә генә, бу юлы кәнфитнең шоколад күлмәге, таралып, коелып төште. Янә тиз генә кәнфитнең эшләнгән вакытын карыйм: баксаң, бер ай элек үк ашарга яраксызга әйләнгән булган!
Мин шикчел кеше түгел түгелен, әмма башыма шик төште бит. Шуннан соң, Фаягөл килеп киткән саен, аның һәр күчтәнәчен «тикшерә» торган булдым. Һәм көтелгән нәтиҗәгә килдем: күчтәнәчләрнең кулланырга ярый торган вакыты күптән узган. Хатын да, мин дә аптырашта. Очраклылык бер яисә ике тапкыр булырга мөмкин. Һәрдаимгә киткәч, очраклылык булудан туктый бит инде ул. «Каян аласың син мондый яраклылык вакыты чыккан тәм-томнарны?» - дип сорыйсыбыз килә яулыклы Фаягөлебездән. Кыенсынабыз. Кешене рәнҗетербез, дип куркабыз...
...Фаягөл алып килгән күчтәнәчләр белән бөтен суыткычыбыз тулды. Ашарга да ярамый, ташлый да алмыйбыз. Бер генә юл кала - үз күчтәнәчләрен акрынлап-акрынлап Фаягөлнең үзенә бирү. Теләсә нишләтсен - гөнаһысы үзенә булыр хет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: