Шәһри Казан

Кечкенә күргәзмәнең олы тарихы

«Рәфкатьнең серле, зәңгәр күзләре бик еракка, беркем дә күрми торган олы дөньяга төбәлгән иде. Горур иде! Беркем алдында да баш ияргә теләмәде ул. Йөргәндә дә башын югары тотып, гәүдәсен алга ташлап атлап барыр иде. Минем өчен ул укып-укып та ахырынача барып җиталмаган калын китап кебек булып калды. Ахырынача укып чыкканда...

Реклама

Камал театрында - гадәти булмаган күргәзмә. Бу күренекле артистларның рәссамнар иҗат иткән портретлар галереясы да, сәхнә тормышын объектив «эләктергән» стендлар да түгел, ә проект авторларының хыялында туган күргәзмә. Шулай да ул нигезсез түгел - Юныс Сафиуллинның «Рәфкать Бикчәнтәев - истәлекләр» китабына нигезләнеп эшләнгән. Һәм әйтергә кирәк, бик мәгълүматлы, хисле килеп чыккан.
- Бу фотопроектны эшләү идеясе узган елның көзендә уянды. Уянды да, шундук мине дә уятты! Трамвайларда, автобусларда, тәнәфесләрдә, юрган астында мин озаклап тәмләп, карандаш белән сыза-тамгалый һаман да бер китапны укый торган булдым. Юныс абый аны бик яратып, хөрмәт белән язган. Урыны белән хәтта фанатизм чалымнары да бар. Озакламый миңа да йокты бу. Анда сурәтләнгән төп геройны кайтарасым, күрәсем, сөйләшәсем, рольләрдә уйнаганын, легендар спектакльләрне сәхнәгә куйганын чаттан гына булса да карап торасым килде. Ә ул китапта бит Рәфкать Бикчәнтәев кенә түгел, тулы бер чор, театр тормышы, интригалар, көнләшүләр, хаксызлыклар, зур уңышлар, хисләр сурәтләнгән! - ди «Татар балы» проекты авторы, КФУ студенты, фотограф Энҗе Ибраһимова.
...һәм озак көттерми генә төп геройның холкы, аның даирәсе, күпләргә мәгълүм «беренче мәхәббәт» тарихы җанлана башлый.Шулай итеп, 13 фотоны эченә алган «РӘФКАТЬ» исемле фотопроект пәйда була. Һәр фото, китапта бәян ителгән нинди дә булса бер вакыйганы тәкрарлау, шәрехләү буларак бара. Кызык. Бу эшкә кем хәер-фатиха биргән? Әлеге яңалыкны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ничек кабул иткән? Ни дисәң дә, бу очракта сүз легендар шәхес турында гына түгел, ә аның әтисе хакында бара бит...
- Без бу проектны башта сер итеп эшләдек, сюрприз итеп. Беркемнән дә рөхсәт тә сорамадык, киңәш тә. Алай сорана, белешә башласак, мөгаен, бу идея чынга да ашмас иде. Идеянең ярты өлешен Сәйдә Мөхәмәтҗанова белән бүлештем. Ул «Беренче мәхәббәт»не, «Легендар пар» хикәясен терелтте. Шулай итеп, Сәйдәгә сериянең 5 кадрын, миңа 8 кадрны җанландырырга туры килде. Мин исә, үз чиратымда, объектив аша Рәфкать абыйны актер, режиссер, шәхес буларак ачарга тырыштым.Фотолар төшерелеп бетеп, эшкәртелеп, фото буларак басылып бер папкага салынгач кына, иң элек театр директорының маркетинг буенча урынбасары Айгөл Дәүләтшинага күрсәттек. Ул безне Фәрит абый янына алып керде. Чыннан да театрның хуҗасы Фәрит Бикчәнтәевнең фикере бик мөһим иде. Сәйдә белән аның ишеге төбендә бисмиллаларыбызны укып көтеп торуыбыз бик истә калды. Аның һәр җавабына әзер идек... Ошатты! Чынлап та көтмәгән идек. Бу эшне хуплап ризалык бирүе, җитмәсә «Камал» хәтле «Камал»ның фойесында күргәзмә эшләргә тәкъдим итүе - без хыялыйларны чиксез сөендерде! Күк капусы ачылгандай булды! Шуннан яңабаштан эш башланды: дизайнер, фотографлар белән сөйләшүләр, рамнарны хәстәрләүләр, бер халык җырын да калдырмыйча көйли-көйли композиция ясаулар...
- Ә синең теләктәшләргә килсәк, аларны бу эшкә күндерү авыр булдымы?
- Әлеге фотопроектны эшләү уе башка килүгә, аны үзебезнең «Татар балы»ндагы Айрат Шакиров белән уртаклаштым. Кыяфәте белән ул Рәфкать абыйга һич кенә дә охшамаган, ә менә холкы, эчке дөньясындагы кисешүләр, уртаклыклар шактый! Наилә Гәрәеваның яшь чагы булырга Камал театрының яшь актрисасы Гүзәл Гюльвердиева бик теләп ризалашты! Аларда охшаш чалымнар сизелә.
- Ул бит әле тоттым да төшердем түгел. Рәфкать Бикчәнтәев чоры үзе бер мохит таләп итә. Шул ук реквизитларны гына алсаң да... «Кадр артында» калган кызыклы мизгелләр дә күп булгандыр.
- Чыннан да, «Татар Балы» командасының «РӘФКАТЬ» проектын иҗат итү мизгелләре үзе бер альбом. Куркыныч иде... Өч иҗади «монстр», шыпырт кына, Казан буйлап Рәфкать абыйны «кайтарып» йөрдек. «Розалы кадр»ны төшергәндә Айратның куллары өшеп бетте, бичара чәчәк үзе дә җан бирде. Җил купты! Буран! Очраклыдыр да... әмма дөресе шулай. У-у-у-у. Ләззәт инде, ни генә дисәгез дә! Өчәү, көлешә-көлешә, театр эчендә экспериментлар ясадык. Хәй Вахит китабын дөнья бетереп эзләдек. Баксаң, ул мин дүрт ел бармаган балалар китапханәсендә ята икән. Безне көтеп! Студентларның кармакларын, ләгәннәрен, вазаларын сорый-сорый, реквизитларны туры китердек. Иң мөһиме - әлеге проектны эшләү барышында гына да шактый танышларым Рәфкать атлы легенда барлыгын белде! Без нәкъ менәшундый шәхесләрдән егәр алырга тиештер дә. Алар киткәч булса да...

«Туган авылыбыз Бәрәскәне бик ярата иде Рәфкать, һәвәскәр балыкчы була-рак та, үзебезнең Ашыт суын үз итә иде. Авылга кайтып, туганнарына бер күренә дә елга буена китә. Ашыт болай да авылга якын түгел, ә ул аны көннәр буе буйлап-әйләнеп, лач су булып кайта».
Госман ӘХМӘТҖАНОВ (фото: Энҗе Ибраһимова)

«Күк капусы ачылса»сы аның безнең театрдагы «аккош җыры» кебек соңгы эше иде. Театрдан ул шул елны ук китәргә мәҗбүр булды. Бу миңа ифрат авыр тәэсир итте. Мин яраткан режиссерымнан, аның белән бергә иҗат итәсе яңа образларымнан мәхрүм калдым. Һәм шуны да өстәп куяр идем, бер мин генә ятим калмадым, андыйлар шактый күбәү иде... Актер, режиссер, педагог!!! Ул минем хәтер түремдә тере булып саклана. Искә килеп төштеме, аның уены да, йөреш-хәрәкәтләре дә, сөйләшү, көлүләре дә гел күз алдына җанлы булып килеп баса. Аны сагынмаска мөмкин түгел».
Хәлим ҖӘЛӘЛОВ (фото: Энҗе Ибраһимова)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: