Шәһри Казан

«Кечкенәдән үземә юл ярырга туры килде»

Күзләреннән очкын чәчеп торган бу артистны аның студент елларында ук сәхнәдә күрергә туры килде. Аннары Гүзәл ШАКИРОВА Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй!»ендә - Гөлзирәк, Т.Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү»ендә - Розалия, «Җанкисәккәем»дә - Рәсимә, Х.Вахитның «Талак, талак» спектаклендә Рәшидә һ.б. образларга җан өрде. Театрда аның үз йөзе, үз урыны бар.

Реклама

Г.Шакирова белән сөйләшеп утыруыбызны күргән хезмәттәше Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова да сүзгә кушылды: «Безнең Гүзәл бик тырыш ул. Аңа «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Маһирә ролен биргәч, гармунда уйнарга өйрәнергә куштылар. Ул барыбер өйрәнде. Бөтен кеше кулыннан килми әле ул эш. Аннары ул үзенә тәнкыйть күзлегеннән карый. Башка артистлар сүзенә колак сала белә». Бүген Гүзәл Шакирова белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.
- Серле театр дөньясы күп артистларны балачактан җәлеп иткәнлеген беләбез. Гүзәл, шәһәр кызын сәнгать юлына кереп китәргә нәрсә этәрде икән?
- Мин Чаллыда рус мәктәбендә укып йөргәндә, 7 нче сыйныфтан гаиләбез белән Актаныш районының Чишмә авылына күченеп кайттык. Шунда авыл тормышының ямен, чишмә суларының тәмен тоеп, сандугачлар тавышын ишетеп, табигать белән хозурланып үстем. Шәһәрдә боларның берсен дә күрмәгән бит мин. Аннары өч чакрымдагы күрше авыл мәктәбендә укый башладым. Бер сыйныфта өч кенә бала укуыбыз минем өчен бик гаҗәп тоелды. Авылда яшәү миңа зур сынау кебек булды. Шул сынау алга таба көчле булырга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Авылда мин татар теленең матурлыгына төшендем. Мәктәптә газета чыгаруны миңа йөкләделәр, чөнки рәсем ясарга да бик ярата идем. Сәнгатькә беренче адымнарым да шул авыл мәктәбеннән башланды. Концерт алып барулар да минем өстә булды. Әнием клуб мөдире булып эшләгәнлектән, бәйрәмнәр үткәргәндә актив катнашырга туры килде. Төрле фестивальләрдә чыгыш ясау да һөнәр сайлавыма йогынты ясамый калмагандыр. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда, «бары тик артист кына булам» дигән уй белән йөри идем. Аннары сәнгатькә мәхәббәт нәселдән дә күчкәндер дип уйлыйм. Әни әле дә халык театрында спектакльләрдә уйнап йөри. Дәү әти сыздырып гармунда уйнаса, дәү әни оста итеп биегән.
- Син мәдәният һәм сәнгать университетына Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсына килеп эләккәнсең. Ул елларда уку йортларына шактый зур конкурслар аша узып керергә туры килә иде. Имтихан алучыларны ничек итеп үзеңә җәлеп итә алдың икән?
- Мин Г.Исхакыйның «Зөләйха» спектаклендә Зөләйха ролендә Рузия апа Мотыйгуллина уйнаганын караган идем. Ул минем йөрәккә кереп калды. Үзем дә имтиханда Зөләйха монологын сөйли генә башлаган идем, елап та җибәрдем. Марсель абый шунда ук туктатты. Шул чакта жюридагыларга да ошагандыр дип уйладым. Укырга кабул ителүчеләр арасында үз фамилиямне күрү минем өчен зур бәхет булды.
- Гүзәл, син беренче курстан бирле сәхнәдә. Кечкенә генә роль булса да, аңа күпме көч түгелә, күңел җылысы салына. Уйналганнар арасында иң яратканы кайсы дип сорасалар...
- Миңа бөтен рольләр дә кадерле. Хәтта «Бит» тәге үз холкыма туры килмәгән Наилә образы да якын. Бәлки иң яраткан ролем уйналмагандыр да.
- «Арбалы хатыннар»да син унсигез яшьлек Әсма ролен башкарасың. Әлеге спектакльне куяр алдыннан сез, бер төркем артистлар, Стәрлебашка барып, үз геройларыгызның прототиплары булган кешеләрнең туганнары белән танышып кайттыгыз. Әсманың холык-фигылен табарга кем ярдәм итте?
- Әйе, мин анда Әсма әбинең килене белән очраштым. Аның холкы турында сораштым. Соңыннан үзләре килеп карагач: «Нәкъ Әсма әбигә охшагансың», - диделәр. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан да уңай фикерләр ишетергә туры килде. Шулай ук башка рольләргә тотынганчы да тормышта мин кешеләрнең сөйләшүләренә, үзләрен тотышларына игътибар итәм. Укыган чакта безгә Марсель абый: «Сез губка кебек бөтен нәрсәне үзегезгә сеңдерергә тиеш», - ди торган иде. Шәһәрдә дә, авылда да үсүем төрле образлар тудырганда ярдәм итә.
- Гүзәл, син театрда тугыз ел эшләү дәверендә яшь кызларны гына уйныйсың түгелме?
- Әйе шул, әлегә яшь кызларны уйнау миңа рәхәт, әмма урта яшьләрдәге хатыннарны да гәүдәләндерәсе килә.
- Бу тормышта кемдер максатына бик тиз ирешә, кемдер авырлыклар белән. Үзең ничек?
- Чыннан да, кемдер бер роле белән үк танылып китә. Мин акрынлап кына ниндидер юллар аша максатыма ирешәм. Миңа кечкенәдән үземә юл ярырга туры килде.
- Залдагы тамашачының күзеннән яшь китерү өчен артистка тетрәндерерлек итеп уйнау кирәк. Үзе дә күз яшьләре белән еласа гына ышандыра ала ул.
- Мин бик хисле, нечкә күңелле кеше. Рольне үземнең йөрәгем аша кичереп уйнаганга күрә, сәхнәдә тиз елыйм.
- Үзең уйнаган спектакльләрне туганнарың да күргәне бардыр? Беренче чиратта кем киңәшләренә колак саласың?
- Кызганыч, дәү әти белән дәү әни минем уйнаганны телевизордан гына күреп калды. Әни театрга килеп караганда, үз фикерләрен әйтә. Иң элек мин аның киңәшләрен тыңлыйм.
- Адәм баласының аздан да күңеле була, юктан да хәтере калучан... Ә синең хәтереңне калдырсалар...
- Мине рәнҗетсәләр дә, кешегә ачу саклап йөрмим. Гафу итә белергә өйрәндем. Үзем дә кешене рәнҗетмәскә тырышам. Гомерләр бит болай да кыска. Вакытлыча гына килгән бу дөньяда эштә булсынмы, өйдәме - бер- беребезнең хәтерен калдырмыйча яшәргә иде.
- Синең матур гаиләң бар. Ирең Руслан белән ничек кавышуыгыз хакында да әйтеп уз инде.
- Без Руслан белән мәдәният һәм сәнгать университетында бергә укыдык. 4 нче курска җиткәч кенә аның белән дуслашып киттек. «Талак, талак», «Мәхәббәт турында сөйләшик», «Бит» спектакльләрендә партнерлар булып та уйнадык. Уйларыбыз уртак, зәвыкларыбыз бертөсле безнең. Руслан бүгенге көндә театрда тавыш операторы булып эшли. Мәдинә исемле кыз үстерәбез. Аның сәләтләрен күрү икебезне дә сөендерә.
- Гадәттә, артистларның эштән тыш яраткан шөгыле була.
- Буш вакытларымда мин сукырлар китапханәсендә диктор булып та эшлим. Ул миңа телне үстерү өчен ярдәм итә. Фитнеска йөрим. Иң мөһиме: кызыбызны тәрбияләүгә күбрәк вакыт сарыф итәсе килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: