Шәһри Казан

КҮҢЕЛ җитсә, КУӘТ җитә

Казанда күзгә-башка әллә ни күренми Әнвәр СӘЙФЕТДИНОВ. Башаягы белән авыл мәшәкатьләренә чумып (ягъни тавык асрап, парникта помидор, кыяр һәм борыч үстереп), Казаннан 240 чакрымдагы Чирмешәндә яшәп ятуы аның. Бакчадан алып кергән бер яшелчә, табынга менгәнче, башта рәссамның киндере аша «үтә». Шулай итә торгач, тулы бер натюрмортлар шәкеле хасил булган хәтта....

Реклама

Рәссам Әнвәр Камил улы Сәйфетдиновның иҗат чыгырын хәрәкәткә китерүче егәр нинди берәмлек белән үлчәнә торгандыр - анысын әйтүе кыен, әмма илһам чыганагының төкәнмәс булуына шик юк. Сүзне, мөгаен, соңгы вакытта Мәрҗани фонды тырышлыгы белән дөнья күргән Әлифбадан башлау кирәктер дип уйлыйм. (Гәрчә бу көннәрдә Ә.Сәйфетдинов җитәкчелегендәге «Дастан» иҗат төркеменең Мәҗитов галереясында фотокүргәзмәсе эшләсә дә...)
- Татарча чыккан иң беренче сурәтле Әлифбаны мөгаллим, мәгърифәтче, рәссам, 13 бала әтисе Шакирҗан Таһиров (1858-1918) үзенең балаларына атап эшләгән була. Әнвәр әфәнде, ә Сез үз Әлифбагызга нинди ният белән тотындыгыз?
- 18 ел элек, Америкадан кайткач эшли башлаган эш бу. Күңелнең җиде кат күктә чагы ул. Шуңа да төсләр бик хисле, җете. Әлбәттә, балаларны күз алдында тоттым. Минем дә ике улым һәм бер кызым бар. Әлеге китапны башлаганда, олы улым мәктәпкә керергә тиеш иде. Иллюстрацияләрне бер сулышта, бер ел эчендә эшләп тә куйдым. Аннан ике тапкыр тулыландырдым. Шулай итеп, мин моңа өч тапкыр «чумып» алдым.
- Бу фикер каян килде үзегезгә?
- Аның тарихы болайрак: миңа уку китабы эшләргә тәкъдим иттеләр. Хәтта киңәш-табышка дип ниндидер бер укытучыны да җибәрделәр. «Мин - рәссам, уку әсбаплары эшләмим», - дидем. Һәм үз вариантымны тәкъдим иттем: сурәт белән янәшә баручы текст. Әйтик, нәрсә ул Сабан туе, нәрсә ул бәйрәм һ.б. Сүзен дә үзем сайлыйм, текстын да башкарып чыгам, дидем. Кызганыч, миңа әлеге эшне тәкъдим иткән кешеләр озакламый банкротлыкка чыкты. Ниһаять, Әлифба белән Мәрҗани фонды кызыксынды. Һәм алар, тәвәккәлләп, китап чыгару эшенә алынды. Кайбер рәсемнәрне кире эшләргә тәкъдим иттеләр. Алары азмы-күпме башка стильдәрәк килеп чыкты. Чөнки, ничек кенә булмасын, бик теләгән очракта да, үзеңне 18 елга кире кайтарып булмый. Шулай итеп, беренче улым мәктәпкә керергә йөргәндә башлаган эш икенче улым беренче сыйныфка баргач әзер булды. Мәктәпкә барып, бөтен классларына үземнең Әлифбаны бүләк иттем. Балалар бик сөенделәр. «Чыннан да үзегез ясадыгызмы?» - дип шаккаттылар.
- Беренче карашка ирекле рәсемнәр кебек тоелса да, монда Сезнең үзегезнең сурәт тә күренә.
- Үземне генә түгел, портрет охшашлыгын башка рәсемнәрдә дә табарга мөмкин. Биредә минем ике әбием дә бар. Дару үләннәре тотканы - Чирмешәндә яшәгән зур әни. Икенче әбием - әтинең әнисе Казанда яши иде. Аны исә җеп эрләүче, балаларына, оныкларына җылылык өләшүче итеп бирдем. «Әби» дигәнгә мин бит инде әллә кайдагы әбине эзләп, уйлап утырмыйм. Җитмәсә, әбиләрем икесе дә татар карчыкларының өлгесе иде. Монда минем әнине дә күреп була. Ул «пешекче» сүзендә. Әнием гомер буе пешекче булып эшләде. Ә Шүрәлегә килсәк, минем өчен ул авыл-урман чикләрен күзәтеп торучы чик сакчысы. Мин аны күпмедер күләмдә, йөзне әзрәк кыйшайтып, үземнең автопортретым итеп тә эшләдем әле. Олы улым Ян да шунда - Аҗдаһа өстендә утыра...
- Ә кече улыгыз Адель кайда?
- Чынлыкта исә рәсемнәр ике тапкыр күбрәк иде. Биредә ул керми калды. Ике улым да бер-беренә охшаганнар. Шуңа күрә һәркем рәсемдә үзе дип уйлый.
- Проект авторы буларак, яңа Әлифба чыгуын ничек бәялисез?
- Чыгуы бик яхшы. Дизайны матур. Мин моны иҗади дәрәҗәдә, иҗади яссылыкта аңлашу дияр идем. Сәнгать ул - зур газап, ул җиңел генә эшләнми. Моның өчен күп укырга, тырышырга, студияләр үтәргә кирәк.
- Сезнең очракта бу сәнгать мәктәбе, Казан сәнгать училищесы, Суриков исемендәге институт, аспирантура... һәм Америкада Н.Фешинның музей-йорт утарында яшәү була инде...
- Һәр иҗатчының максаты - үзеңнән соң нәрсәдер калдыру. Әлифба - шундый эшләрнең берсе. Әлеге проектның авторы буларак, кулымда барысы да төгәл язылган, күрсәтелгән үз макетым бар. Әйткәнемчә, китапны төзүчеләр кайбер урыннарда үз төзәтмәләрен керттеләр. Әйтик, Сабан туе бәйрәме урынына сабан куйганнар, Зөһрә кызны патша кызы иткәннәр. Мин дигәнчә эшлиләрме, дип, Мәскәүгә махсус бардым. Әмма күрсәтмәләр бирүемне теләмәделәр. «Зарар юк, соңыннан чагыштырып карау кызыграк та булачак», - дидем. Китап нәшриятта эшләнеп ятканда, мин татар, рус һәм инглиз телләрендә тагын яңа текстлар яздым. Һәм әлеге китапны үз дигәнемчә кабат чыгарасым килә. Мин моны шәрык келәмендәге бизәккә тиңлим. Ә ул бизәк чиксез.
- Тормышыгызның Чирмешән чоры моңа кадәр булганыннан ни белән аерыла?
- Чирмешән - әниемнең туган ягы. Мине анда малай чактан беләләр. Чөнки һәр җәй каникулга кайта идем. Чирмешәндә кызыклы персонажлар таптым. Алар минем юкка гына килмәгәнне белә. Музейлар өчен авыл хезмәтчәннәрен, бөтен беренче секретарьларның портретларын ясадым. Пейзаж һәм натюрмортлар, жанрлы иллюстрацияләр дә эшлим. Шул ук вакытта агач та уям. Инде шушы иҗатымның киңлеген күрсәтүче альбом чыгарасым килә. Бусын киләсе елга 50 яшьлек юбилейга ниятлим. Бер үк вакытта мин «Ветхий завет» һәм «Коръән» арасында параллель үткәреп (Муса - Моисей һ.б.), 15 эш башкардым. Аны да, текст белән шәрехләп, китап итеп чыгарасым килә.
- Фешинның Таостагы музей-йортында (АКШ) яшәгән вакытлар гомергә җитәрлек истәлекләр калдыргандыр. Шулай да әлегәчә күңелдә сакланганы нәрсә булды?
- Миңа бөтен нәрсә кызык иде. Фешин үз куллары белән төзегән йорт бүгенгедәй күз алдымда: архитектор да, талымлы дизайнер да, сизгер уемчы да, кулыннан килгән балта остасы да булган рәссам. Уйлап карасаң, агачны юнып, бизәкләп эшләнгән җиһазлар - сандык, шкаф, шкатулка, ачыла-ябыла торган көзге, өстәл һәм урындыкларның һәммәсендә аның кул җылысы калган бит. Фешинның шәхси китапханәсендәге китапларны уку үзе бер мавыктыргыч шөгыль иде... Чөнки рәссам тарафыннан нәтиҗә сиңа кадәр үк чыгарылган, аеруча игътибар итәсе урыннар билгеләнгән, китап читенә карандаш белән искәрмәләр язып куелган. Ия Николаевна белән иң беренче очрашуыбыз бик истә: танышым Сьюзан Рабб белән Болдердан Таоска аның янына бардык. Инглизчә үземнең Казаннан икәнлегемне әйттем. «Мин дә шунда тудым», - ди бу русчалап. Һәм шунда әтисенең 95 еллыгына Казанга баргач, ТРның Сынлы сәнгать музеенда төшкән фотосурәтләрен күрсәтте. Иң кызыгы шунда: фотоларның берсенә күргәзмә залында йөрүче 13 яшьлек малай - мин дә эләккәнмен. Ия Николаевна беренче күрешүдә үк Николай Фешинның музей-йортында шәхси күргәзмә ясарга тәкъдим итте. Миңа канатлар үсеп чыккандай булды.
- Сьюзан Раббны каян белүегез, аның кем булуын да әйтеп китсәгез иде?
- Аның белән Мәскәүдә институтта укыганда таныштым. Без, студентлар, еш кына урамнарда рәсем ясый һәм эшләребезне дә шунда сата идек. Ул минем бер картинамны сатып алды. Сөйләшеп киттек. Язучы икән. Ә мин, Фешин турында беләсезме, дип кызыксындым. Фешинның кызы Ия Николаевна Фешина-Бренхамның психология һәм сәнгать белеме турында лекцияләрен тыңлаганы булган икән. Институтны тәмамлагач (1991), аның чакыруы буенча Америкага китеп, 9 ай шунда яшәп иҗат иттем.
- Күргәзмәләрдәге халәт, публиканың реакциясе ничегрәк анда?
- Америкада карандаш алып портрет ясасаң, сиңа шәхес итеп карыйлар. Профессиональ арт-бизнес үз эшен эшли. Фешинның музей-йортында узган күргәзмәгә Ия Николаевна кемне чакырырга кирәк икәнлеген төгәл белә иде. Газеталарда белдерүләр, телевидениедә сюжетлар чыкты. Күргәзмә зур уңыш белән үтте. Озакламый үзем дә музей-йорт территориясенә күчеп килдем. Икенче күргәзмәм Денвер шәһәренең Тёрнер галереясендә (Колорадо штаты) узды. Мин, Америкадан кайткач: «Кире кит, монда барыбер тулы көчкә иҗат итә алмассың!» - диючеләр булды. Әмма мин туган якны бик сагынган идем.
- Бәлкем монда эшләгән һәм башкарасы эшләрегез дә тартып кайтаргандыр. Консерваториядә зур концерт залының Сез эшләгән түшәме үзе генә дә ни тора бит! Бу кадәр «Татар кәләшләре»н дә татар җирендә генә табып була торгандыр. Әле мин суганга, помидорга бәйләнгәч, Әнвәр Сәйфетдиновны әллә хатын-кызлар илһамландырмый башладымы, дип тә сорамакчы идем.
- Хатын-кызларны гомер буе ясадым. «Татар кәләше» циклын әле дә дәвам итәм. Бер үк вакытта рус һәм мордва кәләшләрен дә - һәммәсен ясыйсым килә. Шәһәрдә чагында остаханәгә күчергеч булып утырырга кызлар килә иде. Хәзер авылга кадәр кызлар китерә алмыйм, анысы да бар. Шулай да күз алдына китереп кенә соңгы вакытта «Мунча» шәкеле эшләдем. Сүз дә юк, мин аны бик теләп натурадан да эшләр идем. (Рәссамның эшләре, шәрә гәүдәне ясауның үрнәге буларак, институтта эленеп торуын беләбез анысы. - Р.Ф.) Ул, әлбәттә, оятсыз-әдәпсез булырга тиеш түгел, ә ниндидер шатлык һәм бәхетне, ниндидер чаткыны күрсәтергә тиеш.
Гомумән, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне ватмыйча-вакламыйча, чәчмичә саклау ягында мин. Шуңа күрә дә минем сынлы сәнгать дөньясыннан миллилеккә, фольклорга илтүче күпер буласым килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: