Шәһри Казан

Күңел күзең булсын

Шигъри бишектә үскән бала Резедә. Республикага танылган шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең кызы ул. Шуңа күрә дә очрашкан саен: «Кайчан Сез дә, Илдус Сабирович кебек, шигырьләр яза башлыйсыз инде?» - дим аңа. Ә ул, берни булмагандай: «Әле менә берәү китергән иде шигырен, шуңарга бераз хатын-кыз назы өстәдем, йомшарттым. Азмы-күпме ит кундыргач, ярыйсы...

Реклама

Ә чынлыкта исә ул көйләр язу белән мавыга. Моннан элек әтисе Илдус Гыйләҗев белән берлектә, Азнакай районы авылларына багышлап, «Азнакаем, Азнакай» дигән җырлар җыентыгы да чыгарган иде алар. Тулы бер төбәкнең җыр антологиясен хәтерләткән әлеге китап Гыйләҗевләр гаиләсен бөтенләй икенче ракурстан ачып, иҗат офыкларының киңлеген дәлилләгән иде. Берсен-берсе һич кабатламаган 38 авылны җырлы итте алар. Әлеге китапка фатихасын биргән композитор Риф Гатауллин шул чагында, уенын-чынын бергә кушып: «Резеда, туган җирең каршында бөтен патриотик бурычны үтәдең, хәзер инде башка темаларга яз», - дип, иҗат кыйбласын башка якка юнәлтә кызның. Аннан соң да И.Гыйләҗев шигырьләренә бер-бер артлы «Азнакайда кар бураны», «Эзләп табарга иде бит» кебек җырлар туа. Әле дә иҗатының туктаганы юк. Азнакайның 7 нче гомумбелем бирү мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгән Резедә Гыйләҗеваның «Сагыш» (Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә ), «Газаплы мәхәббәт» (Резедә Шәрипова), «Син минем бәхетем» (Ләлә Хәсәнова), «Мәхәббәтем - парлы толымнарың» (Камил Сәгадәт), «Әнкәй чишмәсе» (Рим Гафиятуллин) кебек җырлары «Болгар» радиосында да әледән-әле яңгырап тора.
- Резедә, музыка өлкәсенә ничек кереп киттегез? Ул чактагы колхоз рәисе кызы бухгалтер йә булмаса экономист та була алган булыр иде?
- Юк, мин музыкага тугры. Кайчагында берәр кешегә барам да, ничек яшиләр икән болар, хет баяннары гына да юк бит, дип шаккатып кайтам. Минем өчен афәт бу. Көненә бер тапкыр пианинога кагылып алмасам, ул көн минем өчен бушка үткән сыман тоела. дүртенчедә укыганда әтине Чалпыга хуҗалык рәисе итеп җибәрделәр. Музыка мәктәбенә Чалпыдан Азнакайга 40 чакрым йөреп укыдым. Читтән торып, пединститутның музыка факультетын тәмамладым. Чалпыда унынчы класста укыганда балалар бакчасының музыка хезмәткәре китте. Мин мәктәптә укыганда ук шунда музыка дәресләре алып бардым. Нәкъ шул чагында әти мәктәптән соң класс белән авылда калуны күтәреп чыккан иде. Шулай итеп, 3 ел балалар бакчасында эшләдем. Кияүгә чыккач, Азнакайга күченеп киттек.1996 елдан бирле мәктәптә музыка укытам.
- Җыр арты җыр туа. Кемгәдер «ит кундырып» ятканчы, әтиең белән генә эшләү кулай түгелме соң?
- Әти бит ул бик җитди, фәлсәфи кеше. Хатын-кыз буларак, миңа лирик шигырьләр якынрак. Шигырьләрне үзем дә языштырам. Нәрсәдер ошамаса, авторның рөхсәте белән, төзәтәм, кайсына кушымта, кайсына юл өстим. Кызык миңа шулай эшләү. Берәр өтере урынында булмаса да, көй бармый. Хәзер исә көй алданрак туа башлады. Шул көйгә шигырь таба алмый җан корый. Бер балалар җырына көем ята. Әле кичә дә шуңа кушымта язып утырдым. Миңа популяр чит ил җырларына татарча сүзләр язуымны сорап та килгәлиләр. Әйтик, соңгы вакытта гына бер төрек көенә, легендар «АВВА» репертуарындагы җырларга татарча сүзләр язганым булды. Соңгылары ТНВның Яңа ел тапшыруына да керде. Аларны Максуд Юлдашев («Яңа ел җыры») һәм «Квартет» («Кил, Яңа ел») төркеме башкарды.
- Ә китабың чыгу канат куйдымы үзеңә?
- Мин болай да вакыт-вакыт җиргә басып йөрмим, очып-очып китәм. Кеше турында да начар уйлый белмим. Мин - сабыр кеше, әмма түзү сине корт кебек ашый. Китап чыккач, 100 китап алдым. «Балаларга таратыйк әле, зинһар, шуны», - дип, музыка мәктәбенә күтәреп бардым. Завуч, директордан уза алмыйм, диде. Директор исә, кулына фетнәчеләр листовкасы алдымыни: «Тәк... моны карарга кирәк», - ди. Гарьләндем...» Калдырып карагыз», - диде диюен, әмма ике атнадан күз яшьләремә буылып, кире алып киттем шул 100 китапны. Бер очрашу ясасалар икән, һич югы. Юк. Күңелдә таш булып калды. Барыбер әле өметемне өзмим, шушы җырлар кергән дискамны чыгарырга өметләнәм. Үземнең бар булган җырларымны туплап, бер кичә үткәрү ниятем дә юк түгел.
- Иҗатың шушы җыр язу белән генә чикләнәме?
- Хыялым - сәхнә. Минем үземнең җырлыйсы килә. Елга бер тапкыр сәхнәгә менәм, әмма анысы да смотр концертлары вакытында гына. Үземдә әрсезлек юк, шуннан ул. Сәхнәгә чыксам да, мин бары тик җырлыйм гына. Анда ниндидер хәрәкәтләр ясау - ул миңа хас әйбер түгел. Шулай да бер зал җыеп, тамашачы каршына чыгып озак итеп җырлыйсым килә. Элеккеге җырларны баянга җырларга яратам.Һөнәр лицеенда «Наз», Ирекле авылында «Умырзая» дигән вокаль ансамблем дә бар.Шушы көннәрдә генә «Умырзая» районда «Иң яхшы вокаль ансамбль» исемен алды.
- Кемдер, мин яз көне иҗат итәм, ди, кемдер кеше йоклап беткәнне көтә... Ә Сез?
- Ходай Тәгаләдән вакыты килеп җиткәч, мин шуның кадәр холыксызга әйләнәм. Каядыр кереп качарга бер почмак эзли башлыйм...
- Җырлар уңаеннан әтиең белән утырып киңәшкән чаклар буламы?
- Юк, алай озаклап сөйләшеп утырган юк. Ул: «Менә сиңа шигырь. Уйлап кара әле», - дип бирә. Туса - туа, тумаса - юк дигәндәй. Авылга кайткач, уйнап күрсәтәм. Ул артыгын әйтми: «Әйбәт булган бу», - ди. Кайтып-кайтып кайберсен җырлыйм да, әти: «Җыр - шәп! Сүзләре бигрәк тә», - дип куя.
- Резедә, Сез үз язмышыгыздан канәгатьме?
- Мин дөньяга кимчелекле булып туганмын - бер күзем юк минем. Әти-әни никадәр яхшы булса да, кечкенәдән кимсенү тойдым. Бик нык кимсендем. Әмма яши-яши аңладым: Ходай күңел күзеннән аермасын, җаныңда кимчелек булмасын икән. Менә шунысы күпкә куркынычрак.
Хатын-кыз бәхете өчен дә стандарт җыем - әти- әни, балалар булу кирәк. Кайчагында уйлап куям: бик үк дөрес хатын-кыз түгелдер мин, дим. Кешедәге кыйммәтле тунга да, затлылыкка да кызыкмыйм. Мин идеалда тәрбияләнгәнмен, дөресен генә әйткәндә, менә шул идеаллар бер яктан ярдәм итсә, икенче яктан яшәргә комачаулый. Әмма, хәзерге заманга яраклашам, дип, тупаслана алмыйм. Никадәр: «Заманы шундый», - дип сөйләсәләр дә, алдашырга өйрәнеп булмый. Ялагайлану, гомумән, канда юк. Мактану, тәлинкә тоту дигән нәрсә шулай ук юк. Күңел пычраклыгын яратмыйм.
Миндәге мөмкинлекләрнең тормышка ашмаганы күп. Бөтен курска ике генә кеше фортепьяноны «5»кә бирде. «Сездә башкару сәләте бар», - дип, профессор консерваториягә чакырды. Бармадым. Ул чагында ике балам бар иде инде. Олы балаларның әтисе үлде. Мин бала яратам. Өченче бала табасым килде. Җилдән алып кайтып булмый. Балаларның кечкенә чакта кигән киемнәрен сандыктан чыгарып, юып, шуларны иснәп йөри идем. Аның тәмлелеген аңлатып бетереп булмый. Кабат кияүгә чыккан идем, 3 ел яшәдек. Кечкенә кызыма инде 13 яшь. Гомумән, мин дилбегә яратмыйм, бу көнгә кадәр дөньяны үзем сөйрим.
- Иҗат оеткысы балаларга да күчтеме?
- Юк. Сәләтләре бар, музыка мәктәбендә дә укып йөрделәр, әмма җитди шөгыльләнергә теләмәделәр. Ирексезләү дөрес түгел дип уйлыйм. Миңа калса, иҗатка ихтыяҗ һәркемнең үзендә булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: