Шәһри Казан

Күңеле давыллы диңгез кебек

Бүген яшьләрдә театрга, сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләгәндә, аларның ихтирамын ничегрәк яуларга соң? Моның серен бары тик Казан аграр университетының «Тургай» халык театры җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт ГАЛИЕВ, һичшиксез, беләдер. Шулай булмаса, үзенең утыз елдан артык гомерен шушы хезмәткә багышлый алмас иде ул.

Реклама

Булачак авыл хуҗалыгы белгечләрен җиз иләк аша үткәреп сайлап ала Роберт Тимерхан улы. Алар белән эшләү дәверендә ул кырык спектакль куеп, республика районнарын иңләп чыккан. Аларның һәр спектаклен тамашачы көтеп ала. Олы йөрәкле, кече күңелле Роберт абыйлары яшьләргә остаз гына түгел, аталарча кайгырта белүче, һәрчак үзләренә ярдәм кулы сузарга әзер торучы көчле зат та әле. Шуңа күрә аны элекке «артистлары» һәрвакыт сагынып яши.
Туган төбәге булган Теләче якларында да Роберт әфәндене мәрхәмәтле булганы өчен хөрмәт итәләр, авылның горурлыгы итеп саныйлар. Аның әти-әнисенә, туганнарына күрсәткән игелекләрен дә онытмый авыл халкы. Үзенең әнисен һәм бертуган апасын тәрбияләп соңгы юлга озатты ул.
Бүген тормышының 60 нчы баскычына күтәрелгән Роберт Галиев хакында аның дуслары, элекке студентлары үз фикерләре белән уртаклашты.
Рабит БАТУЛЛА, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Роберт Галиев - минем шәкертем. Ул артык тыйнак иде. «Бу егетнең эчендә нидер бар»,- дидем мин аны күрүгә. Кыюлыгын ачарга дип, Албасты ролен бирдем үзенә. Безнең тыйнак егетебез педсовет әгъзаларын шаккатырды. Ул актерлык осталыгыннан «биш»ле алды. Иптәшләре башка театрларга киткәндә, Роберт ул чактагы авыл хуҗалыгы институты каршында театрны оештырып җибәрде. Әлеге коллективның теләсә кайсы профессиональ театр көнләшерлек репертуары бар. Ул үзен оештыручы режиссер буларак тапты.
Әмир КАМАЛИЕВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Аның кебек җаны-тәне белән театрга гашыйк, сәхнәдәшләре өчен көне-төне борчылучылар бик сирәк була. Робертның студентларын беркайчан онытканы юк. Җәй буе Татарстан буйлап спектакльләр куеп йөрсә, көздән алып язга кадәр бәбкәләрен иярткән каз кебек уку йортының коридорлары буйлап чаба ул. Кайсына тулай торак, кайсына стипендия кирәк, кемнедер хастаханәгә алып барасы бар. Мин аның коллективы өчен «Моңлы ядкарь», «Без кайтырбыз, әнкәем» пьесаларын яздым. Спектакльләрнең икесе дә уңыш белән барды. Бүген яшьләр күңеленә салынган сәнгать орлыгы киләчәккә барыбер үз җимешен бирәчәк ул. Робертның күңеле давыллы диңгез кебек. Тыныч көннәре бик сирәк аның. Аграр университет белән авылларны бәйләп торучы көмеш чылбыр ул.
Җәүдәт ИБРАҺИМОВ, Авиатөзелеш районы прокуроры, Татарстанның атказанган юристы:
- Мин Роберт Галиев белән утыз ел элек танышкан идем. Театрга йөргән елларым якты бер хатирә булып күңелгә кереп калды. 1982 елда без халык театрлары фестивалендә Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклен куеп, дипломант исемен алган идек. Ә.Атнабаевның «Балакайларым» әсәре өчен халык театры исеменә лаек булдык. Роберт абый үзе өчен генә түгел, башка районнардагы театрларга да декорацияләр табып җибәрә иде. Ул безне бүгенгә хәтле үзебез уйнаган коллектив белән очраштырып тора. Аның белән һаман аралашып яшибез.
Раушан ШӘРИФ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Роберт Галиев турында сөйли башласалар, кешеләрнең йөзенә елмаю чыга. Аның эчендәге тышында. Ул студентларына беркайчан җил-яңгыр тидерми. Роберт абыйның студентлар белән мөнәсәбәте турында бер китап язып, шуны уку ярдәмлеге итеп кулланырга да ярый. Миңа әлеге коллективта берничә тапкыр спектакль куярга туры килде. Яз көне куеласы спектакльгә әзерлекне көздән үк башлый ул. Мин аны соңгы могиканга тиңлим. Кешеләр заманга яраклашып, мең төрлегә үзгәргәндә дә, ул үз принципларына тугры була белде. Роберт үз җырын җырлаучы тургай булып калды.
Ралиф НИЗАМЕТДИНОВ, Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
- Миңа Роберт абый туып үскән Максабаш авылында эшләргә туры килде. Мин ул төбәк халкын эшчән, тырыш, туры сүзле дияр идем. Алар якын-тирәдәге авыллардан аерылып, аерым бер дәүләт кебек яши. Минем эшләү дәверендә читтә яшәгән максабашлылар арасыннан иң булышканы Роберт абый булды. Ул бүген дә күңеле белән авылда яши. Аннан башка бер генә олы бәйрәм дә үтми.
Гөлнар МИНЕКАЕВА, IV курс студенты (рәсемдә):
- Казанга килгәч, Роберт абый безнең икенче әтиебез булды. Ул безне кешеләр белән аралашырга өйрәтте.Ул мине яшь кыз да, ана да, әби дә булып уйнатты. Аз гына булса да үзебезне артист итеп тоярга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт Сезгә, Роберт абый!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: