Шәһри Казан

Күңелеңдә иҗат оеткысы булса

Татьяна Оленинаны заманында Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлап, проектлау институтында инженер булып эшләгән кеше димәссең. Хәер, кулланма-гамәли сәнгать өлкәсендә башкарган эшләре дә аннан әлегәчә сызым сызгандагы кебек төгәллек, пөхтәлек таләп итәдер.

Ныклап торып иҗат белән шөгыльләнә башлавына, күңеленә салынган иҗат оеткысы белән бергә, Мәскәүдә флористика буенча курслар тәмамлавы да сәбәпче булгандыр. Ни генә булмасын, ул инде дистә еллар дәвамында иҗат итә һәм монда аның үз урыны, үз табышлары. Матурлык тудыручы бу останы юкка гына, теге яки бу бәйрәм җитә башласа, Казанның иң затлы биналарын бизәргә чакырмыйлардыр шул.Чыннан да затлылыгы, җылылыгы, нәзакәтлелеге белән аерылып тора аның кулы орынган эшләр. Ә моның өчен иң беренче чиратта зәвык, пөхтәлек, чама хисе булу шарт. ТРның халык һөнәрчеләре палатасы әгъзасы буларак, Татьяна Германовнаны шәһәр күләмендә узган чаралар уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә еш очратырга була.
Соңгы ике елда аның күңелен декупаж яулап алды дияргә тулы җирлек бар. Әлеге техниканың төрле алымнарын үзләштерүе һәм бер үк вакытта эшләренә борынгылык төсмере бирергә яратуы сизелә. Бер стильдә бизәлгән әйберләр җыелмасы (әйтик, сәгать, көзге, шкатулка һ.б.) булдыру да хас аңа. «Дөресен генә әйткәндә, декупаж мине терелтте», - ди оста, тормышында булган авырлыкларны үткәреп җибәрергә булышкан әлеге шөгыле турында.
Алга таба тагын ниләр белән сөендерер оста - анысын киләчәк күрсәтер. Күптән хыялында йөрткән теләк-максатлары юк түгел. Әлеге дә баягы, декупаж алымы белән йорт җиһазларын бизәүгә күчәрме, йә булмаса, балачагында яратып уйнаган плюш аюны юксынып, аның Көнбатыш Европада һәм Америкада танылган «ерак туганы» Тедди аюлары ясый башлармы - әлегә билгесез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: