Шәһри Казан

Күңелендә моң йөрткән җан

Республикабыз тормышында соңгы көннәрдә шаулап үткән сәнгать бәйрәмнәре милләтебезнең күңел төпкелендә йокымсырап яткан хатирәләрне яңартырга, татар халкының җанын һәм горурлык хисләрен уятуга зур этәргеч биргәндер дип уйлыйм. Мин бу очракта музыка сәнгате корифее, Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты олуг композиторыбыз Ренат...

Реклама

Әйе, Ренат Еникеев - чорыбызның чын мәгънәсендәге классик композиторы, икенче төрлерәк әйтсәк, академик музыка тарафдары. Бу - татар милли музыкасын югары камиллеккә күтәргән Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин салган нигезне тагын да ныгытуга, үстерүгә, халкыбызның милли рухын баетуга, телебез һәм мәдәниятебезнең бөтенлеген саклауга риясыз хезмәт итүче чын мәгънәсендәге зур иҗат. Бах, Бетховен, Шопен, Рахманинов кебек бөекләрне биргән халыкларга татарның да тиң булуын раслаучы иҗат. Ренат Еникеев тоткан биеклек, камиллек шул турыда искәртә. Ул үзе дә милләтебез горурлыгы җырчысы булып яши.
Композиторлар һәм шагыйрьләр кебек сәнгать әһелләренең эчке халәтен юкка гына шаулап, дулкынланып торган диңгез белән чагыштырмыйлардыр. Кеше җаны да һәрвакыт хәрәкәттә - эштә, уйда, борчуда. Чөнки кеше үзе дә бит табигать җимеше, аның төрле төсләргә кереп кабатлануы: йә ул ямансу уйларга чумып тынып кала, йә шатлыклы кичерешләрдән дулкынлана. Композитор Ренат Еникеев иҗатында бу кичерешләр җырлар, инструменталь әсәрләр, виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар, рапсодия һәм сонаталарда чагылыш таба. Аларны тыңлаганда, кеше рухының серле, моңлы катламнарына керәсең, бу дөньяның байлыгына, төрлелегенә сокланып туя алмыйсың. Әлеге иҗатның республикабызда гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә, башка милләтләрдә дә аңлау, киң танылу табуына сөенәсең.
Ренат Еникеев иҗатында жанрлар төрлелеге дә сокландыра. Бу музыканы тыңлаучылар да, башкаручылар да төрле аудитория вәкилләре. Алар оркестр составында уйнаучы музыкантлар да, скрипка, фортепиано осталары да, музыка мәктәбендә, училище һәм консерваториядә сәнгать белемен үзләштерүчеләр дә һәм гомуми урта белем бирүче мәктәпләрдә укучылар да.
Мин Ренат Еникеевның замандашы буларак та, аның балалар өчен җырлар тудыруына азмы-күпме йогынты ясаган мөхәррир буларак та композиторның бик тә әһәмиятле бер сыйфаты турында әйтүне һөнәри бурычым дип саныйм. Бу - Ренатның җыр текстларына үтә таләпчәнлеге. Сүзне, фикерне тирән тоемлавы. Һәм аның һәр җыры яшь буын күңелендә музыкага мәхәббәт уяту, музыка дигән рухи байлыкның яшәешебездәге әһәмиятен аңлату кебек изге максатны күздә тотып языла. Менә композиторның Җәүдәт Дәрзаманов сүзләренә язган «Солдат булдым» дигән җырын алыйк. Монда үсмер малайның уйлары, хыяллары. Ул курку белмәс, кыю ил сакчысы булып үсәргә омтыла.
Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
- Мин солдат булдым, - дидем...

Моннан 30 еллар элек радиода бу җырны беренче тапкыр тыңлаганда туган тәэсир хәзер дә онытылмый. Эчтәлеге белән көе шулкадәр тәңгәл килгән җырны - дәртле, патриотик җырны яңадан ишетмәдем кебек.
«Солдат булдым» дигән җыентыкка кергән һәр җырның тәрбияви йөге иң кечкенә дусларыбызны да тормышта зур җаваплылык тоеп яшәргә өйрәтүе белән кыйммәтле. Хор һәм симфоник оркестр өчен язылган «Муса Җәлил истәлегенә» поэмасы үзе генә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирүче мәктәп кебек кабул ителә. Крыловның «Чикерткә һәм кырмыска», «Карга һәм төлке», «Бүре һәм бәрән», «Бүре эт абзарында» дигән мәсәлләрен җанландырган пьесаларында, халык көйләренә нигезләнеп язылган сонаталарында халкыбызга хас булган юмор, сатира хисе чагылыш тапкан. Тамашачы күңелен җәлеп итәрдәй музыкаль сурәтләргә бай жанр булып чыккан ул. Композитор иҗатында артистлар яратып башкара торган, тыңлаучыларда зур хөрмәт һәм мәхәббәт уяткан җырлар һәм романслар да шактый күп. Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә «Синең эзләр», Мәхмүт Хөсәен шигырьләренә «Ак дулкыннар», «Казан - гомер бишегем», Сибгат Хәким белән бергәләп язган «Үрләреңә менгәч», Ләбиб Айтуганов шигыренә «Ышанам», Рифкать Зиннуров сүзләренә «Кәккүк моңнарын тыңларга», «Син сазыңны уйнадың» кебек лирик, кешегә хас булган кайбер кимчелекләрдән көлә торган «Хатынга булмый ярап», «Өф-өф итеп» шикелле юмористик җырларны безнең буын тыңлаучылары яратып кабул итте. Әлеге җырларны хәзерге җырчылар да бик яратып башкаралар. Тыңлаучыларның да аларга мәхәббәте кимегәне юк.
Бу дөньяны аңлау һәм музыка дигән катлаулы нәфис телне үзләштерү сыйфаты белән табигать аерым бәндәләрен генә бүләкли. Андый затларны без төрле музыка кораллары ярдәмендә дөнья тавышын башкаларга җиткерүче музыкантлар, композиторлар, җырчылар дип атыйбыз. Әлеге фикер күңелемдә күптән яшәсә дә, композитор Ренат Еникеевның «Сәйдәшстан» дигән фортепиано пьесалары циклы белән танышканнан соң гына тиешле, ныклы урын алды дип әйтә алам. Бу ике бөек композиторның музыка ярдәмендә бер-берсен тирәнрәк аңлап, бер-берсен ачуы дип бәяләнергә хаклы әлеге пьесалар җыентыгы. Гадәтилектән һәм гадилектән шактый югары торган күренешкә юлыктым мин. Бу инде зур хезмәт дигән төшенчәгә генә сыешмый торган феноменаль эшчәнлек нәтиҗәсе, Ренатның күңеленә Ходай Тәгалә салган җан юмартлыгы күрсәткече, Сәйдәшев калдырган рухи хәзинәнең, тагын да баетылып, халыкка кайтарылуы. Мондый игелекне эшләү өчен, Ренат юмартлыгына ия җан булырга кирәктер. «Сәйдәшстан» циклы музыканы тар мәгънәсендә транскрипцияләү түгел, ә музыка фәненә нигезләнеп авторлаштырылган транскрипция. Пьесаларда Сәйдәшев моңы саклана. Интонация аерымлыклары Еникеев эшкәртүендә тирәнрәк, ачыграк яңгырау кимәллегенә җиткерелә. Алар һич тә Сәйдәшев иҗатын тоныкландырмый, ә киресенчә, аларның тәэсир итү сыйфатын көчәйтәләр генә. Ренат Еникеевның «Сәйдәшстан» циклы - җыр тематизмын фортепиано яңгырашына күчерүнең оригиналдагы вариантларга гаҗәп сак карап, әсәрне камилләштерүнең иң камил сәнгати юлларын табу ул. Музыка белгече Тәнзилә Алмазова әйткәнчә, ике бөек композиторның иҗади тандемы музыка дөньясының яшь дусларына бик озак һәм игелекле хезмәт итәчәк әле.
Ренат Еникеев турындагы мәкаләләр җыентыгында Санкт-Петербургта яшәгән сәнгать фәннәре докторы Абрам Юсфинның композитор Ренат Еникеев турындагы мәкаләсендә татар музыка культурасына биргән бәясен һәр татар кешесе рәхмәт хисләре белән укыйдыр дип беләм. «Язмыш мине ул чакта әле яшь композитор булып йөргән Ренат Еникеев әсәрләре белән очраштырды. Шул вакытта мин композитор колагының татар җырларының бай дөньясына үтеп керергә сәләтле булуына, шул нигездә иҗат итәргә мөмкинлек алуына ышандым. Татар музыкасының нәрсә икәнен дә, нинди хәзинә икәнен дә аңладым. Ренат Еникеев әсәрләре беренче авазларыннан ук танылып тора. Кабатланмас мелодик әйләнешләр, ниндидер үзенчәлекле ритмика, фортепиано мөмкинлекләреннән оста файдалану бөек халык язмышындагы күп нәрсәләрне һәм аның мәдәнияте үсешен, музыкасы барлыкка килүен, рухи структурасы формалашуын аңларга мөмкинлек бирәләр», - дип язган музыка галиме.
Музыка сәнгатенең бөтен мәгънәсе дә шунда - кешенең бай рухи дөньясына керүдә, аның матурлыгын, байлыгын ачуда бит.
Композитор үзе дә тынгылык белми, башкаларны да гамьсез калдырмый, уйландыра, хисләндерә, борчылдыра. Җир куеныннан бәреп чыккан саф чишмә сулары кебек, композитор йөрәгеннән бәреп чыккан моң, музыка башкалар күңеленә юлын тиз таба. Һәм кеше авторның фикерләре, кичерешләре дөньясында гамьле тормыш белән яши башлый. Ренат Еникеевның сонаталары, квартетлары, симфоник әсәрләре, скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен пьесалары күптән инде татар рухы чикләрен узып чыгып, бөтен кешелекнең уртак байлыгына әверелде. Аларны күрше дәүләт сәхнәләрендә дә, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрендә уза торган тантаналарда да бик теләп башкаралар. Концертлар һәркайда, һәр аудиториядә көчле алкышларга күмелеп уза. Бу инде композиторның киң танылу алуы турында сөйли, Ренат Еникеев һәр халыкның үз композиторы булып әверелде дигән сүз. Иҗат әһеле өчен моннан да зуррак бәя була алмыйдыр. Аның мондый тантаналарда башкарыла торган әсәрләре татар милләтенең бай сәнгате, тарихы, русның Прокофьевы һәм Свиридовыннан ким булмаган үз композиторы барлыгын раслап яңгырыйлар, татар халкының талантларга бай булуы турында сөйлиләр, җәмәгатьчелек күңелендә горурлык хисләрен ныгыталар. Безнең чорларга кадәр килеп җиткән халык җырларын да кайчандыр көйләр чыгарырга маһир булган талант ияләре калдырган. Бүген дә җаннарны тетрәндереп яңгырыйлар икән, димәк, аларга искерү, модадан чыгу кебек куркыныч янамый. Һәр буын аларны үз җанында яңадан терелтеп башкара. Димәк, алар бүген дә кыйммәтләрен җуймаган дигән сүз. Ләкин мондый бәхетле язмыш бүгенге чынбарлыгыбызда тамыр җәеп килгән авангардизм тарафдарлары иҗатына кагылмас кебек. Тарихи тамырлары киселгән, миллилектән мәхрүм ителгән иҗат җимешләре халкыбызның тарихи хәтерендә урын тапмас.
Татар халкының борынгы җырлары бүгенге композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итәләр, әсәрләрен милли аһәңнәр белән баетуга булышалар. Ренат Еникееевның Хөсәен Ямашев истәлегенә багышланган икенче сонатасында, мәсәлән, «Анам кабере янында» дигән татар халык көе моңнары яңара. Һәм автор ишеткән оптимистик эчтәлек белән баетыла. Ләкин стиль бөтенлеге юкка чыкмый. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: музыка сәнгате кешенең үзе кебек үк борынгы һәм ул милли үзенчәлеген саклап яши. Ул кеше дигән затның иң зур байлыгы һәм мәңгелек юлдашы булып кала.
Музыка белгечләре соната жанрын үстерүдә Ренат Еникеевның хезмәте бик зур, дип саный. Симфоник оркестр һәм хор өчен Муса Җәлил истәлегенә язылган, үлемсез батырлыкка дан җырлаган поэмасы халкыбыз тарафыннан югары бәяләнде. Шушы поэмасы һәм кайбер инструменталь әсәрләре өчен композиторга Тукай исемендәге дәрәҗәле дәүләт бүләге бирелде.
Бу язмамда мин Ренат Еникеевның мактаулы исемнәрен, бүләкләрен санап чыгуны максат итеп куймадым. Композиторның юбилее уңаеннан гөрләп узган бәйрәм тантаналары халкыбызның талантларга бай булуын һәм җәмгыятебезнең әлеге талант ияләрен югары бәяләвен күрсәтте. Кызганыч, бүгенге чынбарлыгыбызда, хәзер инде китапларны укымыйлар, җитди музыканы тыңламыйлар, дигән фикерләрне шактый еш ишетергә туры килә. Ләкин бу һич тә сәнгати кыйммәте югары булган әсәрләргә кагылмый. Һәм халкыбыз күңеленә тумыштан салынган матурлыкка, камиллеккә, белемгә омтылу кебек сыйфатларны да кемнәрнеңдер теләге белән генә алып ташлап булмый. Бу - безнең яшәү тәртибебез, яшәү язмышыбыз. Ренат Еникеев кебек композиторларыбыз булганда классик музыкага мәхәббәт тә, кызыксыну да кимемәячәк. Милләтебезгә бәя куйганда һәр чорда төп критерий булып сакланачак ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: