Шәһри Казан

«Ә КЕМ ЭШЛӘП БАЕГАН?»

Талантлы яшь егет Рамил ӘСХӘДУЛЛИНны тамашачы күбрәк җырчы буларак түгел, ә җыр авторы буларак беләдер. Гүзәл Уразова репертуарындагы «Язмыш йомгак сүтә», «Сары сандугач», Айдар Галимовның «Димче», Салават Миңнехановның «Эзлим сине» кебек җырлары - нәкъ менә Рамилнең иҗат җимеше. Шулай ук үзе дә тамашачы хозурына «Нишләргә?», «Адым саен елмаю» җырлары белән...

- Мин Түбән Камада туып-үскән егет, - дип таныштыра Рамил үзе белән. - Гаиләдә, миннән кала энекәшем бар. Әтием Гамил Әсхәдуллин турында озаклап сөйли алам. Ул, барлык әйбәт әтиләр нинди булырга тиеш булса - шундый: кирәктә орышырга мөмкин, кирәктә киңәшләре белән ярдәм итә. Хоккейга да, футболга да йөртте. Мин училищеда II курста укыган вакытта, ул икенче гаиләсен корды. Безнең гаиләдән китте дип әйтеп булмый: әти белән әни аерылса да, үзара дошманлык булмады. Элек тә, хәзер дә ул безнең тормышта актив катнаша.
- Ә син кемгә күбрәк охшагансың соң - әтиеңәме, әниеңәме?
- Икесенә дә. Әтидән күбрәк талант күчкән. Ул баянда әйбәт уйный, яхшы җырлый да. Җыр язу сәләте кемнән күчкән - анысын әйтә алмыйм. Әни дә җырларга ярата. Ул Түбән Камада заводта эшли.
- Гамил абый нинди тәрбия бирергә тырышты?
- Әтинең бер сүзе бар: «Бер ноктага бәрергә кирәк. Бер урынга басым ясап торсаң гына, үз дигәнеңә ирешеп була». Минем ул ноктам итеп музыка дөньясы сайланды. Конкрет рәвештә җыр язу яисә җырлау дип әйтә алмыйм, алар икесе дә әлегә параллель рәвештә бара. Түбән Камада училище тәмамладым да Казан консерваториясендә баян юлын дәвам иттем. Дөрес, училищега укырга керәсем килмәгән иде. Әтинең үгет-нәсыйхәте белән, музыкага юнәлеш алдым. Ул миндәге оеткыны күргән, күрәсең. Бүген исә, әти сүзен тыңлап, әлеге юлны сайлавыма сөенеп туя алмыйм.
- Гадәттә, иҗат кешеләре балаларын әлеге юлдан ерагайтып, тәгәрмәч өстендә булмаган башка һөнәр сайларга этәрәләр...
- Бүтән кешеләр, гастрольдә яшәү кыен, дип әйтсә дә, әтинең алай дигәне булмады. Минем үземә дә андый тормыш ошый. Юлда булу - сәяхәт, яңа хис-кичерешләр бит ул. Әлбәттә, бүген музыка язып кына тормышны алып барып булмый, музыканы бөтен дөньяң итеп яшәгәндә генә тормыш көтеп була. Минем очракта ул - «Мунча ташы»нда да эшләү, җырлар да язу, җырлау да.
- Ә үзең баян буенча укыгансың.
- Консерваторияне баян буенча тәмамладым да баянны шкафка алып куйдым. Әлегә кире алганым юк. Баян буенча укып кына көйләр яза башламыйсың, әлбәттә. Мин исә укыганда ук көйләр иҗат итә башладым. Аның беренчесен - «Әниемнең кызыл төймәләре» дигәнен Илдар Әхмәтов җырлый. Гүзәл Уразова репертуарындагы «Язмыш йомгак сүтә» дигән җырым бик тиз популярлык казанды. Кайвакыт үзем дә шаккатам: авыр җырлар язам да аларны бөтен кеше дә җырлый алмый. Бу очракта Гүзәлнең тавышы да, милизматикасы да туры килә иде. Җырны бит аны ничек башкарасың - болай гына да җырлап була, җаныңны, бөтен барлыгыңны биреп тә. Әти дә, минем җырларымны авыррак, бөтен кешенең дә теше үтәрлек түгел, ди. Ә бәлки, минем җырлар шуның белән үзенчәлекледер дә?!
- Шул үзенчәлеккә карап, җырларны йә җырчыларга бирәсең, йә үзеңә калдырасың инде?
- Миңа гадәти булган җырлар да башкаларга үзенчәлекле тоелырга мөмкин бит ул. Гадәттә, әти белән киңәшләшәм - ул кемгә нинди җыр килешәсен миңа караганда әйбәтрәк чамалый. «Адым саен елмаю»ны, мәсәлән, әти, үзеңә калдыр, дип киңәш иткән иде. Халык аны яратып кабул итте. «Нишләргә?» дигән җырым белән беренче тапкыр «Мунча ташы» сәхнәсенә чыккан идем. Гүзәл Уразовада «Сары сандугач», Айдар Галимовта «Димче», Эльмира Нәгыймовада «Ярат, димим» кебек җырларым бар.
- Җыр язарга илһам көтеп утырасыңмы, базар мөнәсәбәтләре этәрәме?
- Һәрвакытта илһам көтеп утырып булмый - кирәктә мәҗбүри рәвештә дә утырам. Әмма ул процесс миңа барыбер күбрәк рухи ләззәт китерә. Акча өчен генә яза алмыйм. Ә болай җыр бәяләре 15 меңнән башлана. Әмма эшләп кем баеган әле?! Кибет тотасыңмы син, җырлыйсыңмы - үз сәгатең сукмаса, барыбер мал да, танылу да килми...
- Хатының иҗат кешесеме?
- Нәфисә белән кафеда, күрше өстәлләрдә ашап-эчеп утырганда таныштык. Бер күрүдә гашыйк булдым. Аннан ул бер елга Амстердамга эшкә китте. Бер елның никадәр озын икәнен ул киткәч кенә белдем. Иҗатта лирикага бирелдем. Күп җырлар язылды. Ул кайтуга, 2010 елда никах укыттык. Хәзер дә көлдерәм - тагын берәр елга китеп тор әле, җырлар язарга кирәк, дим. Хәзер миңа - 29, аңа - 27 яшь. Нәфисә - белеме буенча пиар-белгеч, Универсиада дирекциясендә эшли.
- Рамил Әсхәдуллинның яраткан ял төре?
- Ялгызлыкта балык тотарга яратам. Кояш баер алдыннан күл читендә балык чирттерүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: