Шәһри Казан

...Кемнәрең бар, кемгә сыенасың Күңелеңә авыр чагында?

Шагыйрь Наис Гамбәргә 70 яшь тулган булыр иде...

Аның иҗатына мөкиббән икәнлегемне әйтеп башлыйм сүземне. Мәкаләмнең исемен дә аның шигыреннән алдым, билгеле. Яраттыра Наис Гамбәрнең шигъри дөньясы. Ерак куясы килми китабын. Шигырьләрен кабат-кабат укыйм һәм һәрвакыт тәүге тапкыр күргәндәй ачыш ясап сөенәм. Күп мәгълүматлы заманыбызның әрсезлеге басымыннан тәмам гаҗиз булган, шау-шулы ыгы-зыгыдан талган йөрәккә ял иңә. Чын сәнгать бүләге - бәйрәм-ләззәт күңелемдә... Тагын бер үзенчәлеккә ия аның иҗаты (бәлки, миңа гына шулай тоеладыр): Наис Гамбәрнең шигырьләрен ялгыз калып аулакта укыйсы килә. Шулчак табигый ямьне тын калып күзәткәндәй хис итәм үземне.

Наис Гамбәрнең иҗаты ачылып беткән дип әйтеп булмый. Әдәбият сөючеләрнең сөенәселәре алда икән әле. Аның соңгы китабын төзегән тормыш иптәше Гөлфирә ханым Гамбәрова белән очрашып сөйләшкәндә, шагыйрьнең басылмаган иҗат җимешләре байтак саклануын белдем.

- Гөлфирә ханым, яраткан шагыйребезнең туган көне уңаеннан дип әйтик, аның төп хезмәт нәтиҗәләрен - китапларын барлап алыйк әле.

- Наиснең нибары өч китабы чыкты. Беренчесе - «Баш очымда - кояш» дигәне - 1991 елда, икенчесе - «Көзләрем яфрак коя» дигәне - 2001 елда, өченчесе - «Яшәү тамыры» дигәне, үзем төзегәне, 2007 елда дөнья күрде. Тагын бер өем булып җыелган кулъязмалары үз чиратларын көтә әле.

- Күп тә түгел кебек болар һәм аз да түгел. Чөнки аның көндәлек матбугатта бик актив эшләвен яхшы беләбез без. Шул ук вакытта иҗат итәргә дә мөмкинлек табуы, килешерсез, гаҗәпләндерә һәм сокландыра да...

- Бәй, соң, көн дә төнге сәгать өчләргә кадәр утыра иде язып. Ул бит Мөслимнән Казанга күчкәч, умырып эшләде - эшкә сусаган диярсең! Тәрҗемә итте, нәшрият китапларын редакцияләде, журналга килгән әйберләрне, үзе әйтмешли, «сөреп» чыга иде - өйдәге өстәлендә башкаларның кулъязмалары һәрвакыт өелеп торды. Танылган әдипләрнең кулъязмаларында «Наис Гамбәргә тапшырырга» дигән язу үземнең дә күзгә еш чалына иде. Ул бик яхшы, зәвыклы мөхәррир иде бит. Әлбәттә, моның белән генә канәгатьләнмәде, үзе дә иҗат итте. Аның шулай киеренке хезмәт итүенә дусларының да аптыравы хәтеремдә. Дөрес, китап чыгаруны кайгыртып йөри алмады Наис.

- Гөлфирә ханым, яшерен-батырын түгел, алай бөтен барлыгың белән бирелеп хезмәткә чумганда, өйдә тиешле шартлар булса әйбәт, әлбәттә...

- Мин аңа эшләргә, үземнән килгәнчә, мөмкинлек тудырырга тырыштым. Наис үзе дә чын ир-ат иде бит ул. Тормышыбызда тоткан урыны турында әйтүем. Ул ирләр кулы сораган бөтен эшкә дә сәләтле иде. Балта тотып, агач юнамы, көрәк тотып, җир казыймы, чүкеч-кадак тотып, фатир төзекләндерәме - барлык ирләр шөгылен җиренә җиткереп башкарды. Нәрсәгә генә тотынса да, матур килеп чыксын дип тырыша иде, мөһим түгел дип кул селтәмәде... Бакчада яшелчә түтәлләре ясавы әле дә күз алдымда тора. Ул үзе ашкынып казый-тырмалый, ә мине: «Абыстай, син минем янда карап тор», - дип, үзе белән янәшә торырга куша иде.

- Ул сезне шулай, Абыстай дип атый идемени?

- Әйе. Яратып, Абыстай дип йөртте ул. Сагынып сөйләргә генә калды инде.

- Наис Гамбәргә менә 70 яшь тула, юбилеен ничек билгеләп үтәргә уйлыйсыз?

- Аны искә алып, Коръән укыттым инде мин. Икебезнең дә туган көннәребезне бәйрәм итә торган көнне. Без август аеныкы, ел да шулай бергә үткәрә идек.

- Ходай догаларыгызны кабул итә күрсен!

- Амин, шулай булсын!

... Әйе, сагындыра Наис Гамбәр. Мәкаләмнең ахырында гына аның ун ел элек - 2007 елның 3 маенда, көтмәгәндә, дөнья куюын исегезгә төшерәм. Йөрәк... Дөресен әйтим, күңелем әле дә ышанып бетми моңа, нәрсәгәдер өметләнәм кебек. Әллә соң шигырьләренең тәэсире шундый тылсымлы көчкә ияме? Белмим...

Әлбәттә, сүземне шагыйрьнең әлегә чаклы бер басмада да күренмәгән шигыре белән тәмамлыйсым килә иде. Бу мөмкинлекне биргән Гөлфирә ханымга зур рәхмәтемне җиткерәм.

ҖАВАП

Гайбәт сүздән туеп, «эштән чыгып»

Нәшрияттан кайтып килешли

Туктатты ул мине. «Энем, болай

Әйбәт кешедер син, кәнишне.

Ләкин нигә яклыйсың син аны

Авторитетыңны бетереп.

Өченче көн миңа бәйләнмәкче:

«Агач галим, имеш...»

Бүлтерек.

Нәрсә, аңа берни кирәк түгел,

Аяк-чуы, кием-салымы

Ятлар җилкәсеннән.

Шунда каләм.

Әҗеренә чиртеп алдымы -

Кәперәя, адәм актыгы.

....................................

Ничек түзә икән хатыны?..

Даһи була, өлкәннәргә

Төбәп ата гына борчакны.

Үзеңә генә бер серемне ачам -

... шулай бер чакны...»

Тукта, агай, безнең юллар, ахры,

Шушы төшкә җиткәч аерыла.

Элмә кебек чырышкы ул, әйе,

Дуга

Элмәдән дә әйбәт каерыла.

Кием, дисең... Аның бар байлыгы

Мичәү белән җиккән атларда:

Акмуллалар җиккән арбаларда,

Тукайлардан килгән хатларда.

Укы да бак, чүбек чәйнәгәнче,

Зиһенеңне ачып җибәреп:

Мөдәррислек анда синең кебек

Җитмеш мөдәррискә җитәрлек.

***

Күчеп йөри торган атавы бар

Казанымда Кабан күленең;

Атаугынамыни?.. Бу дөньяда

Кыйтгалары күченә ... күңелнең.

Кем уйлаган, күпме еллар узгач

Сиңа тагын бер кайтырмын, дип.

Киек каз юлыдай якты, туры

Сукмагымнан тайпылырмын, дип.

Менә бүген

Ташлап киткән ярга -

Иңнәреңә иңемне куеп:

«Вакытлычамы бу?» - дигән сыман

Сүзсез торам дөньядан туеп.

Ярый ла бит күңел атаулары

Кыйтга булып гелгә тоташса?

Кабанда бар утрау...

Нишлим, әгәр

Безнең гомер шуңа охшаса?

Һәм күчәргә туры килсә кабат?

Сынар, сызар мәхзүн күңелем.

Гыйбрәтме бу безгә, искәртүме

Атаучыгы Кабан күленең?

... Бер җавап бир шушы соравыма:

Йә «әйе» диң, йә әйт «түгел»ен.

****

Җырчы китте...

Наилә Яхина

(күрше авыл кызы - җырчы Хәния Фәрхигә багышлыйм)

Җырчы китте...

Аптырашта халык

Аяз көнне яшенме сукты?

Кичә генә җырлап торган сынын

Нинди каһәр килеп, ник екты?

Колач җәеп чыктың син сәхнәгә

Анда яшәү тоеп, бар хөрлек.

Сиңа халык үзе канат куйды,

Яшәү дәрте бирде һәм көрлек.

Гади авылчыктан чыккан бер кыз

Җырлады да фәкать җырлады,

Яраклашмады артык дөньяга,

Тамашачы аны зурлады.

Ул үскән як миңа якын, таныш;

Чая халкы, урман, иркенлек,

Җәйрәп яткан

«Йок» зирәкләрендә

Ята иде зур сер, зур киңлек.

Әкияттәй кыргый урманымның

Сәер бер кошымы син булдың?

Затлы таҗы булып

болынымның

Балкып аттың да кинәт сулдың.

Ирек сөйгән холкың -

тумышыңнан,

Һәм кысадан ашкан күңелең,

Диңгез кебек ярсу йөрәгеңнең

Белә идем тыныч түгелен.

Син бик кыю идең кечкенәдән,

Бик шук иде синең авылың,

Көчле рухың безнең яклардагы

Хәтерләтте һәрчак давылын.

Син туктагач кинәт

җырлавыңнан,

Бер якын моң өзлеп югалды,

Туган якның ямен

сөйләп торган,

Сандугачым гүя тукталды.

Җырчы китте...

Ул якташым иде.

Күз яшьләрем яшереп еладым,

Моңсуланып калган

«Йок» буйларым,

Нишләр инде, диеп уйладым.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: