Шәһри Казан

«Кеше матурлыгын, каһарманнарны кайтарасы килә»

Соңгы елларда Минзәлә Татар дәүләт драма театры режиссерсыз гына яшәгән иде. Моннан өч ел элек анда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган Дамир Самерханов эшли башлады. Театр дөньясы егетне бала чагыннан ук үзенә якынайта. Кукмара районы мәдәният йортында режиссер булып эшләгән Рамил Сәлахетдинов малайны 7 нче...

- Дамир, Минзәлә театрына спектакльләрне элек режиссерлар читтән килеп куйды. Үзең эшли башлагач, тамашачы хозурына ничә спектакль чыгарырга өлгердең? Пьесаларны ничек сайлыйсың?
- Әйе, безнең театрны режиссерлар бик ярата. Сентябрьдә Фаил Ибраһимов Чаллыдан килеп Әбүбәкер дигән авторның «Буйдаклар» әсәрен сәхнәләштерде. Үзем өч елда биш спектакль куйдым. Мин анда диплом эше итеп Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәрен сәхнәләштергән идем. Аннан соң репертуарга Әхәт Гаффар, Хәбир Ибраһим кебек авторларның пьесаларын яңарттым. Хәзерге вакытта төрек язучысының «Ташкын» әсәрен сәхнәләштерәбез. Әлеге авторның «Ничарадан бичара» спектакле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да барган иде. Без язучының үзенә дә хат язып, аннан рөхсәт сорадык. Мин башта драма әсәрләрен үзем сайлыйм. Аннары сәнгать советы үзенең карарын чыгара. Аннан соң артистларга сөйләп, аларны үз максатым белән таныштырам.
- Татар классикасында бигрәк тә кайсы драматурглар күңелеңә якын?
- Миңа классикларның күбесе ошый. Әмма һәркайсын заманына туры китеребрәк куярга кирәк. Мәсәлән, Г.Камалның «Кайниш, көндәш һәм башкалар» спектакле 90 нчы елларда бик актуаль булды. Минем Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» әсәрен сәхнәләштерәсем килә.
- Заманча язылган әсәрләрне «Яңа татар пьесасы» конкурсыннан да сайлап алырга мөмкиндер бит.
- Миңа анда жюри рәисе булырга да туры килде. Тик күңелемә яткан пьеса таба алмадым. Укып карагач: «Тамашачыга кирәкме бу? Моның белән нинди сүз әйтермен?» - дигән сораулар туа. Тамашачыга тиздән Г.Камал исемендәге театрда куелачак «Хан кызы Турандык» кебек күңелле спектакьләр кирәк. Начарлыкны күрсәткән пьесаларны яратмыйм мин. Кеше матурлыгын, чын каһарманнарны кайтарасы килә.
- Хакыйкать бәхәстә туа, диләр. Өлкән артистларның синең белән килешмәгән чаклары буламы?
- Сәнгатьтә бәхәссез булмый инде ул. Мин театрда озак еллар эшләгән артистларның театрга мәхәббәтлерен күреп сокланам, аларны хөрмәт итәм. Алар белән аралашканда үземә яңалыклар ачам. Сүзләренә колак салып эшлим. Минзәлә театры бик үзенчәлекле.
- Сезнең театр һәрвакыт юлда. Республика районнарыннан тыш чит өлкәләргә дә гастрольләргә йөрисезме?
- Әйе, кая гына барсак та, республика авылларында безнең артистларны таныйлар, яратып каршылыйлар. 2009 елда Төркиядә узган фестивальдә катнашкан идек. 2010 елда Мәскәүдә чыгыш ясадык. Узган ел ике тапкыр Төмәнгә барып кайттык. Бу арада тагын республика районнарында йөрергә җыенабыз.
- Башкаладан читтә булгач, яшь артистларны тарту кыендыр инде?
- Бу безнең иң зур проблемаларның берсе. Артистларыбыз җитәрлек булса да, тагын яшьләрне аласы килә. Быел мәдәният һәм сәнгать университетыннан бер егет, Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан ике кыз килде. Безнең театр директоры Роберт Шәймәрдәнов артистларга тиешле шартлар тудыра. Район башлыгы белән сөйләшеп, аларга вакытлыча яшәр өчен өч бүлмәле фатир алып бирде. Артистларның юбилейларын үткәргәндә дә директор янып-көеп йөри.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: