Шәһри Казан

Кешенең бәхетсез булырга хакы юк

Соңгы вакытта режиссерлар Хәй Вахит әсәрләренә мөрәҗәгать итә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларында язылган әлеге әсәрләр үзләренең тормышчан булуы, шул вакыттагы проблемаларны күтәрүе белән аерылып тора. Хәер, мәхәббәт һәм хыянәт, кешеләрдәге әхлак проблемалары һәр чорда актуаль.

Реклама

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында шушы көннәрдә әлеге автор тарафыннан язылган «Туй алдыннан» дигән мелодраманың премьерасы булып узды.
Адилә (Гүзәл Гайнуллина) белән Рафаэльнең (Ирек Хафизов) туе алдыннан төрмәдән Марат (Рөстәм Гайзуллин) кайтып төшә. Рафаэль үзе белән бергә уйнап үскән Маратны вакытлыча үзләрендә сыендыра. Аңа аеруча мәрхәмәтлелек күрсәтүе башта тамашачыны да сокландыра. Ул аңа, үз машинасын сатып, ике бүлмәле фатир да алып бирә. Ни өчен шулай ярарга тырышып йөри соң «дус» кеше? Марат аның үзенең дус кызы Адиләгә өйләнәчәген белгәч тә аптырый. Тора-бара барысы да ачыклана. Рафаэль бер егет белән үзенең сөйгән кызы Йолдыз (Гөлназ Нәүмәтова) өчен сугышканда аңа пычак белән кадый. Марат исә гаепне үз өстенә алып, биш ел гомерен төрмәдә үткәрергә мәҗбүр була. Ахырда Рафаэльнең дә чын йөзе ачыла.
Кызганыч, бүгенге көндә дә тормышта андый гыйбрәтле хәлләр очрап тора. Әлеге спектакль әхлак, кешелеклелек сыйфатлары турында. Спектакльдә яңгыраган «Бу дөньяда кешенең бәхетсез булырга хакы юк!» дигән сүзләр гомер-гомергә күпләрнең тормыш шигаре булып торган. Йолдызның үз бәхете өчен көрәшеп йөрүе дә күп хатын-кызларга хас. Шунлыктан Гөлназ Нәүмәтова уены яратып кабул ителгәндер дә. Ирек Гарипов, Зөләйха Хәкимҗанова, Рөстәм Гайзуллин кебек артистларның уены да җылы тәэсир калдырды. Яшь актер Айгөл Галиуллина үзен юмористик рольдә уңышлы гына күрсәтә алды. Режиссер Резидә Гарипова әсәрне заманча сәхнәләштерергә тырышкан. Спектакльдә күтәрелгән мөһим проблеманың берсе: бу дөньяда иң авыры - кеше булып калу. Шуңа күрә тәрбияви яктан әһәмияте дә зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: