Шәһри Казан

Кирам Сатиев: «Хәзер миңа берни кирәк түгел, көлмим дә, еламыйм да, бирмим дә, сорамыйм да...»

Исте җилләр, акты сулар, Кирамга тулды алтмыш. Дөньяга күп шәхес бирде Туган ягы Актаныш. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның иҗат кичәсенә чакырып язылган белдерүдәге әлеге шигырь юлларын ул үзе язган. Аның күпкырлы таланты турында газета укучыларыбызга да җиткерик әле. - Сезнең иҗат күпләргә үрнәк булырлык. Төрле гармуннарда уйныйсыз. Көйләр язасыз,...

Исте җилләр, акты сулар,
Кирамга тулды алтмыш.
Дөньяга күп шәхес бирде
Туган ягы Актаныш.

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның иҗат кичәсенә чакырып язылган белдерүдәге әлеге шигырь юлларын ул үзе язган. Аның күпкырлы таланты турында газета укучыларыбызга да җиткерик әле.

- Сезнең иҗат күпләргә үрнәк булырлык. Төрле гармуннарда уйныйсыз. Көйләр язасыз, китапларыгыз да дөнья күрде. Шигырьләрегезне кайчан яза башладыгыз? Без белмәгән тагын нинди һөнәрләрегез бар?
- Әйе, унбишләп җырым бар. Аны төрле җырчылар башкарды. Өч китап чыгарырга өлгердем. Балачактан шигырьләр укырга бик яратам. Аларны армиядә яза башлаган идем. «Консерватория, армия, филармония» дигән китабымда урын алдылар. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Соңгы вакытта туйлар, юбилейлар да алып бара башладым.

- Шушы һөнәрләремнең берсен сайлыйсы калган, дигән чакларыгыз юкмы?
- Юк, икенче гомер бирелсә дә, мин кабат шул юлдан китәр идем. Байлык артыннан да кумадым. Минем өчен байлык - халыкның ихтирамы, мәхәббәте.

- Сезнең тавышыгыз да матур. Нигә сәхнәдә җырламыйсыз?
- Миңа Мәсгут абый Имашев: «Сиңа җырларга кирәк», - ди торган иде. Илһам абыйның да: «Нигә җырламыйсың?» - дигәне бар. Әгәр каныңда милли моңнар булмаса, җырчыны үзеңә ияртеп җырлатып булмас иде.

- Гастрольләрдә сез үткән чакрымнарны санап бетерерлек түгелдер. Сезнең гармун моңнары таралмаган төбәк калдымы әле?
- Без Россиядә генә түгел, Европаның күп илләрендә, Кытайда, Америкада булдык. Күп юл үтелде. Австралиягә генә бармый калганмын. Быел анда бару теләгем бар.

- Күренекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова белән эшләү ничек булды? Шундый шәхес белән эшләү җаваплылык өстәдеме үзегезгә?
- Әлфия апа минем якташым булгангамы, без аның белән бик тату эшләдек. Без бит аны тыңлап үстек. Ә инде үзе белән эшләү зур бәхет иде. Мин үземә һәрвакыт таләпчән булырга тырыштым. Шундый күренекле җырчы белән бер сәхнәдә янәшә басып аны җыр­лату, билгеле инде, зур җаваплылык өсти. Гастрольләргә йөргәндә, төрле кызык хәлләргә юлыккан чаклар да булды. Бервакыт Урта Азия якларында концерт куеп йөрибез. Беренче бүлек тәмамлануга, пәрдәне төшерделәр. Икенчесен башлап җибәргәндә, пәрдә күтәрелми. Шунда Әлфия апа аптырап калмады. Микрофонын тотты да алга чыгып басты. Ә мин пәрдә артында басып калдым. Шул чакта Әлфия апа: «Сатый, әйдә, «Шахта»ны уйна», - дип кычкырып җибәрде. Шулай итеп, бер-беребезне күрмичә генә уйнарга туры килде.

Реклама

- Шаярту дигән нәрсә үзегездән дә читтә йөрми. Сөйләшкәндә төрле гыйбарәләр, мәкальләр кулланасыз.
- Мин күп укыйм, күп тың­лыйм. Язучылар арасында, мәсәлән, Рабит Батулла сөйләшкәндә, читтә генә тыңлап утырам. Аның сүзләрен мыегыма чорнап куям. Үзем дә гыйбарәләр язам. Үземә иң ошаган гыйбарәм: «Яңакка якыннар суга» дигәне.

- Сәхнә кешесе ырымнарга ышанучан. Ә сез ышанасызмы?
- Бик ышанам. Чыннан да, әгәр юлымда кара песи очраса, юлым уңмый. Аннары миңа төшләр бик рас керә. Ул Ходайның хәбәре, күрәсең.

- Кемнең акыллы киңәшләре исегездән чыкмый?
- Өч кешенең киңәшләрен онытмыйм. Үземне аларның мәктәбен уздым, дип саныйм. Аның берсе - Нәҗип Җиһанов мәктәбе, икенчесе - Мәсгут Имашев университеты, өченчесе - Илһам Шакиров академиясе.

- Сәнгать кешесен туган ягында олыласалар, зур бәхет. Сезгә исән чагыгызда ук музеегызны булдырып куйганнар. Аны оештырырга кем тәкъдим итте?
- Туган авылым Татар Ямалы авылы мәдәният йорты директоры Дәвир Галиев идеясе булды ул. Моның өчен мин якташларыма рәхмәтле. Музейга филармониядә кигән киемнәремне, гармуннарымны, китапларымны тапшырдым. Алар белән элемтәдә торам.

- Сез бүген яшьләрнең остазы. Конкурсларда жюри әгъзасы буларак та катнашасыз. Киләчәктә дөнья күләменә чыгарлык баянчылар күренмиме?
- Сәхнәгә чыгып уйнарлыклары бар. Әмма Әбүзәр Фәйзуллиннан соң мин андый талантларны күрмим әлегә. Яшьләр хәзер гармун белән сирәк кызыксына.

- Музыка өлкәсендә иң зур хезмәтегез?
- «Баян һәм оркестр өчен концерт» дигән әсәр яздым. Ул әдәбиятта романга тиң әсәр. Аны Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры башкарган иде.

- Үзегезнең якларда сезнең исемдәге гармунчылар бәйгесе оештырылганын да беләбез.
- Ул үзебезнең авылда гына башланган иде. Хәзер район күләмендәге чарага әйләнде. Аның быелгысы Агыйдел буенда үтте. Анда Актаныш районыннан гына түгел, Чаллы, Әгерҗе, Туймазы, Октябрьский якларыннан гармунчылар җыелды. Бик күңелле үтә ул, халык та хуплый.

- 23 ноябрьдә филармониянең концертлар залында юбилей кичәгез дә узачак икән.
- Әйе, ул минем эшләгәннәремә йомгак ясау сыман. Әдәбият өлкәсендә дә, сәнгатьтә дә башкарган эшләрем шактый. Шуларның беразын гына булса да халыкка күрсәтәсем килә. Миңа хәзер мактау да, макталу да кирәкми. Мөхәммәт Мирза язганча: «Хәзер миңа берни кирәк түгел, көлмим дә, еламыйм да, бирмим дә, сорамыйм да».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: