Шәһри Казан

«Китапханәм кебек кадерле»

Халыклар дуслыгы йортында шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин тупланмасыннан торган күргәзмә эшли. Үз тупланмасын шул рәвешле халык хозурына беренче генә тәкъдим итүе түгел Роберт Мөгаллим улының. Бусы - өченчесе. Моннан элек шагыйрьнең 50 яшьлек юбилеена мәрхүм Эрот Зарипов башлангычы белән туган ягы Илештә, аннан Казанның Тукай әдәби музеенда булып узган...

Реклама

Инде менә Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылучы чаралар арасында янә бер күргәзмә. Аның ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, бик күп рәссамнар, сәнгать әһелләре катнашты.
Рәссамнарның картиналарын җыючы коллекционерлар элек тә булган һәм хәзер дә бар. Кемдер аны профессионал буларак аңлап-белеп җыйса, аңламаганы салкын акыл белән телдән төшмәгән «исемле рәссамнар»га ябырыла, кемдер картина туплау модада булганга, кемдер акча янмасынга, кайсыдыр алыпсатарлар исә алыш-бирештән кесәгә керәсе керемне чутлап тотына бу эшкә. Ә менә танылган шагыйрь, 60лап китап, 300ләп җыр авторы, дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тупланмасы бөтенләй башка. Һәм югарыда телгә алынган тегесенә дә, монысына да туры килми. Ул ашыкмый-каударланмый гына үз җае белән, нигездә, «үз аягы белән» килгән эшләрдән тупланган. Икенче төрле әйткәндә, моны кылкаләм ияләре белән озак елларга сузылган дуслык һәм дустанә мөнәсәбәт тарихын чагылдырган бер елъязма-кыйссага тиңләп булыр иде.Киндергә иңдерелгән әлеге эшләрне шагыйрь үзе шул ук шигърият буларак кабул итә. Жанры, язылуы башка да, әйтеп бирүчесе, күңелендәге илаһи дулкынны аның үзе кебек сүздән тезәсе урынга, кылкаләмен бары тик каршысында яткан буяуларга гына манып эзләгән.
57 эш. Күбесе рәссамнарның үзләре тарафыннан бүләк итеп бирелгән картиналар. Кылкаләм иясенә азмы-күпме ярдәм булыр дип сатып алынганнары да юк түгелдер. Монда шагыйрьнең портретларын да, гомер буе ул аерылмый яшәгән Сөн буйларын да, туып үскән йортын да, шәхси туграсын да, табигать күренешләрен дә күрергә була. Ана мәхәббәтенә бәрабәр һәйкәлне, әнисе Гөлҗәүһәр апага багышлап, Роберт Мөгаллим улы шигъриятендә инде күптән «салган» иде. Инде менә Гөлҗәүһәр апаның образын Фаил Зиязов эшләгән портретта да күрәбез. Әлбәттә, бу тупланманы караган һәркем аңа үзенчә бәя бирәчәк. Әйтик, музейларда, фондларда булган эшләрнең моннан шактый аерылып торуын, сәясәткә, билгеле бер идеологиягә, аерым бер кысаларга корылганлыгын яхшы белгән сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, Роберт Миңнуллинның тупланмасында базар ыгы-зыгысы да, сәясәт тә булмавына игътибарны юнәлтеп, моны сәнгатькә гашыйк булган һәм иҗат дөньясының үзәгендә кайнаган шәхеснең сәнгатькярләрләргә булган мәхәббәте буларак бәяли һәм: «Бу - сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да бик саллы күргәзмә. Әлеге эшләрдә, Совет чорындагы примитив өслүбтән башлап, зур абстракциягә корылганнарына кадәр булган бөтен алымнарны күрергә мөмкин. Максат куеп җыйганда да әле ул болай булмас иде», - дип белдерә. Әлеге тупланма уңаеннан рәссам Шамил Шәйдуллинның да фикере кызыклы: «Роберт - бөек коллекционер! Моны үз зәвыгы, үзенә генә хас фикер йөртү дәрәҗәсе, үз хисләре булган аерым шәхес туплаган. Коллекция эшләрендә шунысы бик мөһим - анда шәхеснең үзен тоеп була, чөнки ул үзе сайлый, үзе шуңа бөтен күңелен сала. Кемдер күрмәгәнне каяндыр күреп алып, тартып чыгара. Шуңа да биредә коллекционерның күңелен тою авыр түгел».
Шагыйрь үзе дә тупланманың торган саен кадере арта баруын яшерми. Әлеге күргәзмәне ул үзенең мәрхүм булган рәссам дусларына, аларның рухына да багышлый. Иң якын дусларының берсе Илдар Зарипов белән алар рәссамның соң сулышына кадәр янәшә баралар. Гаилә дуслары булып аралашып, фикерләшеп яшиләр. Күргәзмәдә аның эшләре бер урынга туплап бирелгән. Шулар арасында Илдар Зариповның иң соңгы бүләк иткән картиналарының берсе «И гүзәл туган як» дип аталганы да бар. Ул аны Роберт Мөгаллим улының җәмәгате Клара ханымга атап язган. Әле булса, үз кулы белән ничек бирсә - шулай саклана. Шуңа да, күрәсең, кысага утыртырга да никтер куллары бармаган әлегә.
Күргәзмәдәге һәр эш янында тукталып, хатирәләр яңарта алыр иде Роберт әфәнде. Әйтик, «борынгы дусты» Шамил Нигъмәтуллин белән 1968 елда университетның татар бүлегенә керергә килгән абитуриент чакта ук дуслашкан булганнар.
- Ул журналист, шагыйрь, язучы булырга тиеш иде, ләкин үтә алмады һәм мин аны берничә ел югалтып торганнан соң, ул, танылган рәссам булып, безнең арага кире кайтты. Биредә аның ике эше бар... Фаил Зиязов - минем күрше авыл егете, Актанышның Чишмә авылыннан. Менә бу безнең өянкеләр, безнең өй... Сөн буйлары... Болар - минем өчен бик кадерле эшләр. Урыны җәннәттә булсын, искиткеч рәссам иде... - ди шагыйрь, тупланмадагы эшләрне шәрехләп.
Күк, җир, су, урам, тыкрык, юл, күпер, бакча, бишек, кое, учак, абзар, моң ияләре турында сүз барганда, иң беренче чиратта инде, үзе дә гүр иясе булган Әхсән абый Фәсхетдинов күз алдына килә. Кабатланмас рәссам-уемчының берничә иясе монда да бар.
- Без аның белән шулай ук кардәшләр. Философ, тормышка үзенчә карый торган, искиткеч тирән, беркемгә дә охшамаган зур рәссамыбыз. Мине шәхес буларак формалаштыруда аның әсәрләре искиткеч зур роль уйнады, - ди шагыйрь. Әгәр дә биредә хәзерге көндә Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар рәссамнары күренмәсә, ул, ничектер, үзе юкның - күзе юк, дип, махсус «сөзеп» калдырылган кебек булыр иде. Ничек калсын ди инде?! Бар. Шул исәптән үзе уйлап тапкан конгрев техникасы белән аерылып торган, быел 8 нче кат Алабуга шәһәрендә узган Халыкара арт-проектның авторы Салават Гыйләҗетдинов та.
Бу - шагыйрьнең мохите, даирәсе. Шуңа күрә дә: «Әлеге күргәзмә миңа үземнең китапханәм кебек бик кадерле. Бу картиналарны мин әледән-әле алыштырып, үзгәртеп торган булам өйдә. Кайберләрен дивардан алмыйча бик озак саклыйм. Хәзер күргәзмәләр күп ачыла. Моның белән бәлкем әллә ни шаккатырып та булмас. Әмма үземдә булган рухи байлыкны сезгә дә җиткерәсем килә. Дусларымның кем икәнен күрсеннәр өчен генә түгел, ә бәлки татар халкының никадәр бай, талантлы халык икәнен янә бер исбатлау өчен дә эшлим мин моны», - ди Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин. Һәм шунысын да әйтергә кирәк: Суверенитет турында декларация кабул ителгән, милли үзаң кузгалган еллардан соң башкарылган эшләр буларак та кадерле бу тупланма хуҗасына. Роберт Мөгаллим улы гәрчә бүгенге көндә үзен коллекционер дип атамаса да, бу сүз барыбер тора-бара аңа ябышачак әле, чөнки сынлы сәнгать аның рухи дөньясының бер өлеше булырга өлгергән. Дөрес, ул рәссам да, сәнгать белгече дә, инвестор да түгел, ә бит кадерләп саклый, шуларны олылый, тоя белә. Картиналар игътибар, сак караш ярата. Шуңа күрә дә алар белән бәйле мәрәкәләре дә аз булгандыр. Шуларның берсен әле булса кызык итеп искә ала Роберт әфәнде. Шулай бер елны Уфада яшәүче рәссам Ләйсән Рәхмәтуллина акварельдән эшләнгән «Янгантау» дигән эш бүләк итә шагыйрьгә. Үтә күренмәле, карап кына тормалы эш. Көннәрдән бер көнне әлеге эшне кабат алып караса, су тидереп харап кына иткәнмен, дип, аһ-ваһ килә шагыйрь. Уңайсызланып кына, рәссамнан картинаны кабат төзәтеп бирүен үтенә. Ризалык алгач, кире Уфага күтәреп китә. «Баксаң, картинага берни булмаган, аның башкару техникасы шундый икән. Бу - минем рәсем сәнгатен аңлау дәрәҗәм инде», - дип көлә шагыйрь. Ни генә булмасын, татар сынлы сәнгатенең узган гасырның 90 нчы еллардагы куәте-егәре хакында сүз барганда шагыйрьнең нәкъ менә үзендә сакланучы тупланмасын нигез итеп алачагы, һәм дәлил рәвешендә, Рифкат Вахитов, Абрек Абзгильдин, Фиринат Халиков, Валерий Скобеев, Багиз Шәйхетдинов, Шамил Шәйдуллин, Николай Индюков, шагыйрь-рәссам Хәмит Латыйпов һәм башкаларның эшләре телгә алыначагы бәхәссез. Бер сүз белән әйткәндә, әгәр дә шагыйрь иҗат итеп-итеп тә китабы чыкмаса, яисә композиторның әсәрләре сәхнәләрдән яңгырамаса, аларны ишетүче, танучы булмаячак. Рәссамнар белән дә шулай ук, алар күргәзмәләрдә халык бәясен алырга тиеш. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның да нәкъ шуны күздә тотуы иде.
Фәрит МӨХӘММӘТШИН: «Татарстан нефтенең 70 һәм Әлмәтнең 60 еллыгында ретро автомототехника - реставрацияләнгән иске машиналар күргәзмәсе күрсәттеләр. «Монысы Миңнуллин машинасы, монысы да Миңнуллин машинасы», - диләр. (Сүз уңаеннан: шундый 12 машинасы бар икән! - Р.Ф.) Мин әйтәм: «Син Роберт Миңнуллинның туганы түгелме?» «Юк, мин аның энекәше», - ди. Мин шаккаттым. Шуның кадәр сәләтле нәсел. Роберт Мөгаллимович та менә бит нинди гаҗәеп кызыклы картиналар җыйган».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: