Шәһри Казан

«Китмә!» – дип, нигә әйтмәдем икән

Утырдым көймәнең, аһ, түренә, Карадым суларның төбенә. Су төпләрендә һич кара юк, Күрәчәккәйләрне күрми чара юк. Чыннан да, кызык бит адәмнең язмышы, бу җыр Ширияздан абыйга бик туры килә. Безне Щепкин исемендәге театр училищесына укырга җибәргәндә, кабул итү комиссиясенең рәисе Ширияздан абый Сарымсаков иде. Ул безнең язмышыбызны хәл итте. Менә...

Реклама

Утырдым көймәнең, аһ, түренә,
Карадым суларның төбенә.
Су төпләрендә һич кара юк,
Күрәчәккәйләрне күрми чара юк.

Чыннан да, кызык бит адәмнең язмышы, бу җыр Ширияздан абыйга бик туры килә.
Безне Щепкин исемендәге театр училищесына укырга җибәргәндә, кабул итү комиссиясенең рәисе Ширияздан абый Сарымсаков иде. Ул безнең язмышыбызны хәл итте. Менә хәзер, күрәсез, нинди талантлы балалар җыйган: халык язучылары Рабит Батулла һәм Туфан Миңнуллин, телевидение режиссерлары Клара Газизова һәм Әхтәм Зарипов, диктор Иркә Сакаева, язучы, мөхәррир Миргалим Харисов, күп еллар өлкә профсоюз комитетында эшләгән Хәмзә Арсланов... Татар дәүләт академия театрын Фирдәүс Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Флёра Хәмитова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев кебек артистлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер сүз белән әйткәндә, татар театрын, аның драматургиясен шушы шәхесләр ничәмә еллар буе үз җилкәләрендә тотып тордылар. Ширияздан абый шундый балаларны сайлап алып ялгышмаган бит.
1957 елда Мәскәүдә без татар театрын беренче мәртәбә декада вакытында күргәч, барыбыз да шаккаттык. Чөнки моңа кадәр казах, үзбәк, кыргыз, таҗик, төрекмән һәм әзәрбайҗан театрларын караган идек. Менә шунда татар театрының нинди югарылыкта булуын күрдек инде. Ул вакытта төрки дөньяда аңа тиңнәр юк иде. Без күргәндә татар театрының иң гүзәл, чәчәк аткан чагы булган, күрәсең. Спектакльләргә билетларның сатылып бетүе, «Зәңгәр шәл» спектакленә «конный милиция»не чакырып, театрны урап алуы, тамашачыларның спектакльләргә ничек кенә булса да эләгү теләге белән театрның ишекләрен, тәрәзәләрен ватып бетерүе - бу Мәскәүдә күренгән хәл түгел иде. Әлбәттә, моңа Мәскәүдә татар тамашачысы күп булуы да ярдәм иткәндер. Хәер, карарлык спектаклең булмаса, тамашачы килми, бигрәк тә Мәскәү халкы - үз мишәрләребез. Моны аңлау өчен декада вакытындагы спектакльләрне искә төшерү дә җитә: К.Тинчурин - «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәт - «Хуҗа Насретдин», Т.Гыйззәт - «Ташкыннар», В.Шекспир - «Король Лир». Мондый спектакльләрне дөньяның теләсә нинди илендә уйнарга мөмкин булыр иде. Шуңа күрә безнең күңелебездә татар театрына, аның артистларына искиткеч хөрмәт уянды. Советлар Союзының иң югары бүләген - Ленин орденын Татар дәүләт академия театрына бирү ул заман өчен күрелмәгән вакыйга булды. Советлар Союзының дәүләт җитәкчеләре, театр тәнкыйтьчеләре Татар дәүләт академия театрына шундый зур бәя бирделәр ки, хәтта Мәскәүдә татар театры ачарга мөмкинлек бар иде. Меңләгән тамашачы, куллар куеп, шул мәсьәләне күтәреп чыкты. Татар халкында татар театры, аның артистлары белән горурлану хисе уянды. «Мин боларны ни өчен яздым?» дип сорасагыз, ул вакытта театрның баш режиссеры Ширияздан абый Сарымсаков иде.
1961 елны Мәскәүдә укып кайткач, академия театры миңа, нишләптер, шиңә башлаган гөлне хәтерләтте. Тамаша залы тулы түгел, халык спектакльләргә атлыгып йөрми, Ширияздан абый Сарымсаковны эшеннән алганнар. Без кайта, дип, өлкән артистларны пенсиягә озатканнар, кайберләрен, «профессиональ яктан яраксыз», дип кыскартканнар. Торырга урын юк, хезмәт хакы 70 сум, киләчәк - билгесез. Менә шундый күңелсез чорга туры килдек. Шулай да, бернигә дә карамыйча, эшкә тотындык.
Театрдагы беренче эшем - Шамил абый Шаһгали әсәре буенча куелган «Без аерылышмабыз» спектакле. Ширияздан абый Сарымсаков бу спектакльдә миңа башкорт егете Котлыбай ролен бирде. Хәзер инде ул рольне искә төшергәндә башкорт егете икәнлеге генә хәтердә сакланган. Мин үземчә Котлыбайны Урал тауларында үскән кеше итеп, күтәренке рухта, ягъни татарлардан бераз аерылып торсын, дип, башкорт артистлары кебек уйнап күрсәтергә тырышкан идем. Ширияздан абый Сарымсаков: «Син аны гап-гади итеп уйна», - дип, мине бөтенләй икенче юнәлешкә кертеп җибәрде - күктән җиргә төшерде. Шулай итеп, мин үзем теләгән, үземчә аңлаган «чын башкорт»ны уйный алмый калдым. Ширияздан абый хаклы булган, күрәсең, миңа әле үземне сәхнәдә иркен-табигый тотарга өйрәнергә кирәк иде. Бу - артист өчен иң кирәкле тәүге адымнарның берсе. Ансыз тиз генә үсү дә, танылу да һич мөмкин түгел, чөнки һәр эштә эзлеклелек дигән нәрсә бар бит. Син шуларны өйрәнмичә торып, киләчәктә рольне ничек эшләргә кирәк икәнен белмисең.
Сәхнәдә беренче мәртәбә Вәкил абый Закиров, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Шәүкәт абый Биктимеров һәм Ибраһим абый Гафуровның ничек репетиция ясаганнарын күреп, үземә шактый сабак алдым. Миңа иң кызыгы Ширияздан абый Сарымсаков булды. Ул рольләрне артистларга үзе уйнап күрсәтә: шуннан тәм таба, ләззәт ала, рәхәтләнеп көлә; җитмәсә рольнең иң көчле, иң кызык җирен шундый итеп уйнап күрсәтә ки, артист моны гомерендә кабатлый алмас инде, дип уйлыйсың. Эх, ролеңне менә шулай уйный алсаң, сине бөек артист дип уйларлар иде. Беренче мәртәбә күргәч, шаккаттым, аптырап карап тора идем, артистлар килеп: «Ул күрсәткәнчә уйный күрмә тагын, харап буласың», - дип кисәтәләр иде. Хәзер инде мин, Ширияздан абый гомере буена үзен бөек артист дип санаган, шуны исбат итәр өчен уйнап күрсәтә торган булган, дип уйлыйм.
Ул мине ошатты, ахрысы, миңа бер-бер артлы зур-зур рольләр бирде, рәхмәт яусын инде аңа. Шулай бервакытны Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе буенча куелган спектакльдә үзе белән бергә ул миңа Дәрвиш ролен бирде. Әлбәттә, ул үзен трагик актер итеп күрсәтергә теләде, үзеннән башка мондый рольне уйнарлык артист театрда юк, дип исбатларга тырышты. Күрегез, нинди кабатланмас артист бит ул Ширияздан Сарымсаков. Сез аны әле белми идегез, хәзер менә күрегез инде. Нишләптер артистлар да, тәнкыйтьчеләр дә аның Дәрвишен үзе көткән дәрәҗәдә кабул итмәделәр. Гәрчә бу спектакль искиткеч көчле, матур, зәвык белән эшләнгән, тамаша заллары һәрвакыт тулы булса да. Мин уйлыйм, режиссер буларак, артистка роль уйнап күрсәтү - бер нәрсә, сәхнәгә чыгып башыннан ахырына кадәр уйнау - бу инде икенче эш. Үзеңне талантлы трагик рольләр башкаручы артист итеп күрсәтәсең килсә, сәхнәдә һәркөнне уйнарга кирәк. Мин Ширияздан абыйны ничектер кабул итә алмадым. Бер заман мин аңа: «Син бу рольне уйнама инде, Ширияздан абый, миңа калдыр, - дидем. - Җитмәсә, минем киемнәремне дә киясең икән», - дип тә өстәдем. Ширияздан абыйның миңа карап көлеп торганы әле дә күз алдымда. Мин шушы малайга роль бирдем, ә хәзер ул мине уйнатырга теләми, дип уйлады инде ул. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр ич. Мин дә менә шундыйрак бер оятсыз булдым да куйдым. Үземә егерме биш яшь, эшли башлавыма 4-5 кенә ел. Инде менә хәзер үз остазымның ролен тартып алырга маташам. Чөнки артистлар килеп, минем уйнавымны бик мактыйлар иде шул. Фәкать соңыннан гына аңладым: Ширияздан абыйга үч итеп, юри генә котыртып әйткәннәр икән.
Сүз дә юк, Ширияздан абый Сарымсаков театрыбызның иң кадерле режиссерларыннан берсе иде. Бик кызганыч, талантлы остаз булып өлгергәч кенә, ул театрдан китәргә мәҗбүр булды. Беркөнне бөтен труппаны җыеп, Ширияздан абыйның, «мин театрдан китәм», дигән гаризасын укыдылар. Шунда ник бер артист, торып: «Китмә, эшлә, синең әле театрга иң кирәк чагың», - дип, аны яклап бер сүз әйтсен. Бигрәк тә үзе белән ничәмә еллар бергә эшләгән өлкән артистлар. Ул алардан шул сүзләрне көткәндер инде. Мин хәзер дә гаҗәпкә калам, нишләп шунда торып: «Китмә, Ширияздан абый, кал», - дип әйтмәдем икән?! Югыйсә аның миңа булган хөрмәтен адым саен сизеп тора идем. Әгәр без яшьләр барыбыз да бердәм булып, аны яклап чыксак, бәлки, ул театрдан китмәгән дә булыр иде. Юк инде, татарның акылы төштән соң! Шуны аңларлык та башым булмаган. Ул театрда эшләсә, минем язмышым башкача булыр иде. Театрдан киткәч тә, аны спектакльләр куярга чакырып алып була иде. Ләкин җитәкчеләребезнең киң күңеллелеге җитмәде шул - «чын татар»лар булып калдык. Ширияздан абый, театрдан киттем, дип, сыгылып төшмәде, чөнки горур кеше иде. Бернигә карамастан, артистларга үпкәсен белдермәде: театрыбыз, артисларыбыз турында телевидениедән, радиодан искиткеч кызыклы, акыллы, мәгънәви яктан хәтергә сеңеп калырлык истәлекләрен, хатирәләрен сөйләп, язып калдырды. Салих абый Сәйдәшев турындагы беренче кинофильмны ул эшләде. Татар театр сәнгатендә беренче профессор нәкъ менә ул булды.
Шәхси тормышы гаять катлаулы иде аның. Татар театрының йолдызы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Галия апа Булатова авырый башлагач, Ширияздан абый өчен күңелсез көннәр башланды. Галия апаның хәтере югалып, аны хастаханәгә урнаштыргач, бик нык үзгәрде. Ләкин тормышы никадәр фаҗигале булмасын, Ширияздан абый югалып, сынып кала торган кеше түгел иде. Мондый талантлы кешене ничек инде сагынып, хөрмәт белән искә алмыйсың!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим