Шәһри Казан

«Китәргә ашыкмыйм...»

...Үлгәч... Берни түгел, Шунысы авыр: Төенләнеп калса сүзләрең, Үтәлгәне түгел, үкенечле Үтәлмичә калган эшләрең. К.Вәлиди 2012 елның 7 сентябрендә 1 нче Шыгырдан урта мәктәбендә шагыйрь һәм укытучы Кәлиф Вәлидине искә алу кичәсе булып үтте. Әдәби кичәнең шушы көндә үтүе очраклы түгел. Төгәл сигез ел элек - 7 сентябрьнең кояшлы матур...

Реклама

...Үлгәч...
Берни түгел,
Шунысы авыр:
Төенләнеп калса сүзләрең,
Үтәлгәне түгел, үкенечле
Үтәлмичә калган эшләрең.

К.Вәлиди
2012 елның 7 сентябрендә 1 нче Шыгырдан урта мәктәбендә шагыйрь һәм укытучы Кәлиф Вәлидине искә алу кичәсе булып үтте. Әдәби кичәнең шушы көндә үтүе очраклы түгел. Төгәл сигез ел элек - 7 сентябрьнең кояшлы матур көнендә ул безнең арабыздан киткән иде.
Кичә Кәлиф Вәлидинең «Китәргә ашыкмыйм...» шигыре белән башланып китте һәм шулай ук аталды да. Бәйрәмне бик матур итеп 10 нчы сыйныф укучылары Алсу Айзатуллова һәм Ильяс Сафиянов алып барды.
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру аның төрле темаларга язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Хәтта аның сүзләренә язылган җыр да яңгырады. Көйнең авторы - Татарстанның Лаеш районындагы Имәнкискә авылы укытучысы, минем курсташым Алия Зиатдинова. Моңлы җыры өчен рәхмәт аңа! Ямь өстенә ямь өстәп дигәндәй, Вәлидинең хатыны Рәфыйка Шакирҗан кызы Вәлитованың бәйрәмгә килүе барыбызның да күңеленә хуш килде. Ул кичәгә шагыйрьнең кулъязмаларын һәм фоторәсемнәрен алып килде, кайбер кадерле истәлекләре белән уртаклашып, дулкынландыргыч истәлекле бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәтен җиткерде. Чарада катнашучылар, кем ул шагыйрь Кәлиф Вәлиди, нинди уй-теләкләр белән яшәгән ул, дигән сорауларга җавап эзләделәр һәм шагыйрьне үзләре өчен өр-яңадан ачтылар, минемчә.
Кәлиф Вәлидинең исеме районыбыз әдәбият сөючеләренә яхшы таныш дип уйлыйм. Күп еллар буе район һәм республика газеталарында әледән-әле аның шигырь һәм хикәяләре, мәкаләләре, күләмле, проблемалы язмалары дөнья күрә килде. Шыгырданда туып, КДУның тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, туган авылының урта мәктәбендә озак еллар мөгаллимлек иткән Кәлиф Вәлиди чын милләтпәрвәрләрнең берсе булды. Ул балаларда милли рух, иманлы калеб тәрбияләүдә игелекле эшләр башкарды. Кулына каләм алып, үзенең ихлас хисләрен ак кәгазь битләренә төшерергә дә өлгергән ул. Кәлиф Вәлиди район газетасы «Авангард» редакциясе белән кырык еллап хезмәттәшлек иткән. Заманында районның татарча газетасын да җитәкләгән. Яшьтән иҗат дөньясында кайнап, татарның рухи үзәге Казанны якты хисләр белән үз итеп, сагыну-җирсү хисләре тоеп көн күрде ул. Сагынмаслык та түгел шул: аның яшьлек еллары татар дөньясында танылган шәхесләр - Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов һәм Фарсель Зиатдинов кебек шагыйрьләр белән, аларның рухи, иҗади мохите, даирәсе белән үрелеп бара. Бу шәхесләр - аның университет буенча сабакташлары. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр дуслары белән аралашуын өзмәде ул.
Казанда чыгып килүче «Мәдәни җомга», «Сабантуй», «Сөембикә», «Казан утлары» кебек газета-журналларда да аның шигырьләре, тәрҗемәләре, балалар өчен язылган әсәрләре киң даирә укучыларга еш басылып торды. Нинди генә жанрда язмасын, язмаларының үзәгендә Кеше, аның җаны һәм рухияте торды. Шигырьләренә гаҗәеп лиризм, туган җирен ярату хисләре һәм тирән фәлсәфә дә хас аның. Күпьеллык иҗади эшчәнлегенә бәя биреп, Чуашстан матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы аны Мактау грамотасы белән бүләкләгән иде.
«Кәлиф Вәлиди иҗаты зур тәрбияви әһәмияткә ия, мөгаллим буларак, балаларны татар әдәбияты-сәнгате җәүһәрләре хәзинәсе белән таныштыруда игелекле эшләре да байтак», - диде мәктәп директоры Гөлсирин Гаделҗан кызы, кичәне йомгаклап. Шулай ук ул истәлекле бәйрәмне оештыручы укытучылар Фәния Кираметдин кызы Вәлитова, Роза Равил кызы Айзатуллова һәм Ләйсән Ансар кызы Узбәковага, шулай ук бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга рәхмәт белдерде.
Искә алу кичәсендә шагыйрь һәм мөгаллим Кәлиф Вәлидине сагынып сөйләгән барлык сүзләр мәрхүмнең рухына дога булып ирешеп, рухы шат булсын иде!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: