Шәһри Казан

Әкият булган икән...

Эх! Бар иде бит яшь чакларым, артист булам дип хыял канатында җир белән күк арасында яшәгән көннәрем! Авылда үзем әнкәй белән бабайга хуҗалык эшләрендә булышам, ә кесәмдә - «Совет Татарстаны» газетасының 1956 ел, 10 апрель саныннан кисеп алган, СССР дәүләт академия Кече театр янындагы М.С.Щепкин исемендәге театр училищесы (ЮУЙ) каршында...

Өйдә ялгыз калуга, көмеше кырылып ала-тилә калган иске көзге каршысына басам да, студиягә кабул итү шартлары таләп иткән белгечлек буенча сынау үтәр өчен, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» әсәреннән үзем сайлап алган өзекне, «Чаян» журналында басылган мәсәлне, Нури Арсланов шигырен яттан укырга өйрәнәм. Юклы-барлы тавышым белән татар халык җыры «Нурия»не сузам. Бию күнекмәләре ясыйм.
Авылдашым һәм сыйныфташым Роберт Батуллин белән сынау үтәргә Казанга килгәч, үзебезнең авыл кешесе, консерватория тәмамлаган гобойчы, Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында уйнаучы музыкант Рәшит абый Таймасовны эзләп таптык. Ул безне күршесе, Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институты каршында оештырылган татар студиясен 1949 елны тәмамлаган, театр белгече булып эшләүче Халит Кумысников белән таныштырды. Халит ага бездән сынау өчен ятлаган әдәби әсәрләрне кат-кат сөйләтте, туктаткалап, безне дөресләгәндәй итте, киңәшләрен бирде.
Белгечлек буенча сынаулар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры бинасында булгач, аның артистлары Вәкил Закиров һәм Барый Әшрәпов кайбер абитуриентлар белән репетицияләр үткәрделәр.
Шул исемдә калган: ир-ат артистлар барысы да ак чалбардан, теш порошогы белән агартып чистартылган чүпрәк туфлидән иделәр. Башларында салам эшләпә. Аның астында озын маңгай чәче. Укырга керә алсам, шундый чәч үстерер идем, дигән уй күңелемә кереп урнашты. Шулай эшләдем дә: гомерем буе озын чәч йөрттем.
Кабул итү комиссиясе әгъзалары унлап кеше. Аларның баш режиссер Ширияздан Сарымсаков, артистлар Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков һәм Һидаят Солтанов, драматург Нәкый Исәнбәт икәнлекләрен сынау барышында белдем. Конкурс узган вакытта мин аеруча игътибар иткән кеше әле ул чагында үзе яшь, чибәр, матур буй-сынлы, өстенә үзенә бик килешле аксыл-соры костюм кигән Шәриф Хөсәенов булды кебек. Ул комиссия әгъзасы идеме, әллә юкмы - инде хәтерләмим. Әмма мин аны һәркөнне театрда күрдем. Кемдер аның үсеп килүче талантлы драматург икәнен, театрда зур уңыш белән бара торган «Профессор кияве» спектакленең аның пьесасы буенча куелганлыгын әйтте. Еллар үтү белән, Шәриф Хөсәенов зур драматург булып танылса да, төп профессиясенә турылыклы калды, гомере буе табиб булып эшләде. Мин исәптә торган сырхауханәдә дә терапевт булды.
Конкурслы сынауны уңышлы үтеп, кулга татар студиясенә укырга керүебез турындагы белешмә алгач, туган-үскән авылларыбызга таралыр алдыннан театр каршында җыелып тора идек, безнең янга кабул итү комиссиясе сәркатибе Һидаят абый Солтанов килеп туктады. Ул безнең куллардагы авылның балта осталары ясаган, таушалган агач-фанер тартма-чемоданнарга күз йөгертеп чыкты да:
- Бу чемоданнарыгызны Мәскәүгә күтәреп бармагыз инде, кибеттән фабричныйларны сатып алыгыз, - дип киңәш бирде.
Мин авылга кайтышлый ук Чаллыда дермантин чемодан сатып алдым. Аны 5 ел Мәскәү белән туган авылым Шыкмай (Зәй районы) арасында күтәреп йөрдем. Казанга эшкә кайткач, ул миңа бераз, карават сатып алганчы, хәтта ятак буларак та хезмәт итте. Ике башына китаплар өйгәч, гәүдәнең аякларга кадәр өлешен кышкы салкын идәннән аерып торырга ярады.
Беребезнең дә Мәскәүне күргәне юк. Беренче мәртәбә поезд белән барганда, аңа якынлашкан саен, вагон тәрәзәләренә якынрак елыштык. Күзгә чалынган һәр чиркәүне, гөмбәзле бинаны, Кремль түгелме икән дип, китапларда күргән рәсемнәре белән чагыштырып, җентекләп күзәттек. Казан вокзалында безне каршы алдылар. Комсомол мәйданына чыгуга, минем исем-акылым китте. Машиналар ташкыны бөтен мәйданны иңләп ике якка агыла. Авыл малае өчен бу гаҗәеп күренеш иде.
Мәскәүгә барып урнашуга, дәресләр башланганчы, безне Кызыл мәйданга, Кремльгә, мавзолейга алып бардылар. Тора-бара башкаланың башка тарихи-истәлекле урыннары белән дә таныштырдылар.
Актерлык осталыгы дәресләрендә педагог-режиссерларыбыз башта бездән үзебез белгән татар халык уеннарын уйнатты. «Без, без, без идек...», «Йөзек салыш», «Шешә тәгәрәтеш» кебек күмәк уеннарда барыбыз да катнаша идек. Бу безне үзара якынайту, бер-беребездән тартынуны юкка чыгару, оялчанлык сыйфатларыбыздан арындыру өчен эшләнде. Бер-беребезгә ияләшкәч, иптәшләрең алдында үзеңне ялгыз итеп тоярга, сәхнә мәйданында игътибарлы булырга, төгәл хәрәкәт итәргә өйрәтү теләге белән, бездән ялгыз этюдлар ясаттылар.
1957 елның маенда безне, Мәскәүдә үтәчәк Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына катнашырга әзерләнү өчен, Казанга кайтардылар. Әле күптән түгел генә акланган сәяси репрессия корбаны Кәрим Тинчуринның озак еллар тыелып торган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы буенча куелган спектакльнең күмәк күренешләренә безне дә катнаштырдылар.
«Зәңгәр шәл» спектакле, декадада күрсәтелгән «Король Лир», «Ташкыннар», «Миңлекамал», «Зифа», «Хуҗа Насретдин»нарга караганда, минем карашка, зуррак уңыш казанды. Аның качкыннар тормышын сурәтләгән, аларның ярсып очынып биюләре белән тәмамланган күренеше аеруча зур алкышларга күмелә иде.
Декада спектакльләрендә күмәк сәхнә күренешләрендә генә катнашсак та, безнең барыбызга да ул чагында мәдәният министры булган Хаҗи Рәхмәтуллин имзалаган таныклык тапшырдылар. Ул минем шәхси архивымда бүген дә саклана.
Казанга кайтып төшкәч, бар байлыгы китап булган кара чемоданымны кайда, кемгә калдырып авылга, әнкәй белән бабай янына кайтып китәргә дип аптырап йөргәндә, Равил Шәрәфиев ярдәмгә килде. Казанда яшәүче апасында калдырырга тәкъдим ясады. Шулай иттем дә.
Безне студиягә кабул итү комиссиясе рәисе булган Ширияздан абый белән мин инде ул Казан дәүләт мәдәният институтында актерлык осталыгы һәм режиссер һөнәре кафедрасы мөдире булып эшләгәндә, ялгышмасам, 1972 елны халык театры режиссерлары бүлегенең әзерлек төркеменә студентлар кабул иткән идек. Төп эшем бик тыгыз булу сәбәпле, институтны калдырырга туры килде. Абитуриентларны тыңлаганнан соң, алар турында фикер алышканда, Ширияздан абыйның бик еш нәрсә әйтергә белмичә, теге яки бу конкурсантны кабул итәргәме, әллә юкмы дип аптырап утырганын күргәч, мин үзебезнең студиягә керер өчен сынау үткәнебезне исемә төшердем. Комиссия әгъзалары, безне сайлаганда да, менә шулай нәрсә эшләргә белмичә, берсе икенчесенә карашып, ул нәрсә әйтер икән дип утырганнардыр дип уйлап куйдым.
Режиссер-педагог Празат Исәнбәтнең: «Актер әзерләргә яшьләрне кабул итү караңгы бүлмәдә кирәклесен эзләгән кебек инде ул... Берсенең дә маңгаена сәләтле дип язылмаган... Буй-сыны кешегә күрсәтерлек төгәл, физик кимчелексез булса, тавыш аппараты дөрес эшләсә, татарча әйбәт белсә, әңгәмә вакытында үзен нормаль тотса, сорауларыңа адекват җавап бирсә, шул җиткән...» - дигән сүзләрен хәтерлим. Бәлки, ул хаклы да булгандыр. Тормыш тәҗрибәсе дә шул хакта сөйли. Актерлык һөнәренә укыганнарның иң күп дигәндә өчтән бере генә сәхнәдә кала. Без үзебез дә студияне 23 кеше тәмамласак та, бары җидебез генә театрда артист булып эшләп, пенсия яшенә җиттеләр.
Студияне тәмамлаганга да 50 ел вакыт үткән. Бүген инде мин 73 яшьлек карт, бабай кеше. Әгәр мин студиядәшләремнән берәрсе турында ялгышлык белән дөреслеккә туры килмәгәнне йә ярамаганны язып, чынлап та хаксызга рәнҗеткәнмен икән, мин бүген аннан, соңлап булса да, түбәнчелек белән гафу үтенәм.

Реклама

РЕДАКЦИЯДӘН: бу - Хәмзә Арслановның соңгы язмасы, 12 гыйнварда аның йөрәге тибүдән туктады. Хәмзә абый тормышта актив кеше иде, «Шәһри Казан» газетасына да милләт язмышына, аның тарихына кагылышлы кызыклы мәкаләләр язып торды. Инде пенсия яшендә булуга карамастан, Казан шәһәре Аксакаллар шурасының «Матурым» газетасында мөхәррирлек итте. Хәмзә Арслановның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: