Шәһри Казан

Күкрәктәге сандугач

Татарчасы «белмяс»тан артмаган иптәш кызны концертка алып барганчы ук кисәттем: «Озын милли көйләр яңгыраячак, син йөри торган Киркоров, Моисеев шоулары булмаячак, җанаш, белеп бар». Р.Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертына барыбер кызыксыну китерде Алла-Алсуны. Ике яшеннән үк татар әтисен күрмәгән, рус милләтеннән булган әнисе белән икәү генә яшәүче...

Реклама

Мондый ихлас концертларда һәрберебезнең горурлык хисе төртеп чыга, Тукай әйтмешли, нәкъ үзебезчә, милли көйләрдән җаннар кинәнә. Ул яктан «Татар моңы» һәм Р.Ваһапов исемендәге милли рухлы конкурсларыбызның булуы гына түгел, аларның елдан-ел матуррак, дәүләти югарылыкта узуы сөендерә. Бирегә килгән тамашачы да, башка коммерция концертларыннан аермалы буларак, күлмәк күрсәтергә дә йөрми, чын зыялы, сәнгать җанлы кешеләрдән туплана.
Р.Ваһапов фестивале ул яктан инде сәхнәдә танылу алган җырчылар өчен беренче имтихан мәктәбе дә булган чара. Шушы вакыт аралыгында Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Марсель Вәгыйзов кебек җырчылар әзерләргә өлгерде ул. Филүснең үзен генә дә сәгатьләр буе тыңлап булыр иде. Аның Ходай Тәгалә тарафыннан өеп бирелгән талантына күз тимәсен дә, ул-бу шаукымнар булып, сәхнәдән генә аерыла күрмәсен җырчы егетебез. Артурны да хәзер Россия һәм чит илләрдә дә танырга өлгерделәр. Бүгенгесе көндә Санкт-Петербургта «Мариинский» театрында эшләүче Артур кебек талантыбыз да бар бит безнең!
Быелгы гала-концертта төрле елларда әлеге фестивальнең җиңүчеләре булган егет-кызлар да сәхнә тотты. Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестрына һәм Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкләгән «Мирас» ансамбленә кушылып, быелгы җиңүчеләр дә тамашачы каршында үз көчен сынады. Рәдиф Зарипов, Айгөл Хисмәтуллина, Айтуган Гаймөхәммәтов һәм Әлфия Сәетовалар конкурсның «абсолют батырлары» булды. Аеруча Уфа егете Айтуганның чыгышы күңелгә ятты - егет Урал тауларының үзеннән үк ниндидер гаярьлек, киңлек алып килгән, күрәсең, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтә алды.
Тере инструменталь музыка, милли, зәвыклы кием, милли рух, бай эчтәлекле хәзинә-җырларыбыз. Күбесе Рәшит Ваһапов репертуарыннан булган әлеге «төсе уңмас» җырларны әнә ничек оста башкара яшьләр! Рәшит Ваһапов фондының җитәкчесе Рифат Фәттахов та ул яктан чыгышында: «Рәшит Ваһапов үзе исән вакытында бик күп кыенлыклар күргән булса да, үзеннән соңгы килгән язмышы бик бәхетле», - дип ассызыклап үтте. Мондый дәвамчы яшьләр, эчке милли төзеклек булганда, башкача булырга мөмкин дә түгел.
Берлиннан килгән виртуоз-музыкант Айдар Гайнуллин, Мәскәүдән җырчы Федор Тарасов та әлеге концертта чыгыш ясады. Үз гомерендә беренче тапкыр татарча җыр башкарырга алынган Праганың опера сандугачы Галия Ибраһимовага да көч биреп утырдык. Гомере буе читтә гомер итеп, танылу алган татар кызы яшьләргә үгет-нәсыйхәт тә бирде: «Океан артына ашыкмагыз, иң дөресе - үз җиреңдә танылу алу».
Беренче тәнәфестән соң: «Кайтмыйм, карап бетерәсем килә», - дигән Алсуны да күзәтеп утырдым әле - аркасы кәнәфиенә тими бит моның әй. Җан тартмаса да, кан тарта диюләре шушымы икән әллә?! Безнең татар моңы кемнәрне дә сискәндерерлек, туңган җаннарга да җылы өрерлек шул ул. Юкка гына ул «моң» дигәннәре башка бер генә телгә дә төгәл генә тәрҗемә итеп булмаслык төшенчә түгелдер...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: