Шәһри Казан

Клара БУЛАТОВА: «Ничек тусам, шулай яшим» (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала? Казаннан кузгалган автобус тәрәзәсеннән карны ерып йөгергән гөрләвекләрне күзәтеп, күңелдән генә Клара Булатованың шигъри юлларын яңартып...

Реклама

Бәхетле авылның үз шагыйрәсе була
Нәдер дигәннәре Әлмәттән үк күренеп тора икән - биш-ун минуттан без инде язны каршылап, бәрәңге бакчаларына су төшкән авыл урамы буйлап бара идек. Клара апаның улы Марс мине башта төп йортка түгел, әнисенең ахирәт дусларына алып барачагын әйтте. Йорт бусагасын атлап керүгә, бераз каушадым да - ашлап-бәлешләп, бер табын кеше каршы алыр дип уйламаган идем бит инде! Әлеге йортның хуҗабикәсе - 41 ел буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Фәүзия апа Шакирова үз кызын каршы алдымыни! Клара апа исә түгәрәк табын артындагы башка ахирәтләре белән дә таныштырды, күрше-тирә дуслар да, авылның остабикәсе - 13 ел мәчеттә дин сабаклары бирүче Сафия Кәримова Нәдернең хөрмәтле кешесе икән. «Рәфкать» мәчете, авылның динле нигезе турында тәфсилләп сөйләделәр алар миңа. «Безнең иманлы халкыбыз, мәчетебез һәм авылыбызның шагыйрәсе бар», - дигән сүзләре никтер шундук хәтергә дә кереп калды. Бәхетле авылның үз шагыйрәсе дә булырга тиеш!
Фәүзия апа исә аш бүлмәсендә, кыскача гына, ахирәт дусты шагыйрә Клара Булатова турында шәрехләп узды: «Шагыйрә көйле генә кеше була алмый, әмма мин Клараның бер генә начар сыйфатын да белмим. Туры сүзле, гадел булды, иҗат белән яшәде». Ахирәт дуслар икесе дә күптән пенсиядә булса да, күрешми калган көннәре юк икән - йә Клара апа аңа кунакка төшә, йә Фәүзия апа югары очка тәпили.
«Үзем» һәм песи чәйнәгән бармак
Клара апа белән Нәфис абый йортына барып җиткәнче, шагыйрә миңа аңлатып китте: «Мин утраудагы утарда утарбикә булып яшәп ятам». Баксаң, аларның йорты чыннан да ике елга - Зәй белән Урсалбаш кисешкән урында урнашкан икән, монда тыныч, аулак җир. Иҗат өчен илһам эзләп махсус эзләп килерсең, билләһи. Нәфис абый отставкадагы хәрби кеше, бүген лаеклы ялда, куяннар үрчетү, умарта тоту белән мәшгуль.
- Без дүрт кыз, бер малай үстек, - дип искә ала Клара апа балачагын. - Әти-әнием укытучылар, икесе дә детдом балалары иде. Минем туу таныклыгыма Сарман районы Карамалы авылы дип язылган. Әмма ул авылдан әтине кудылар, шуңа да мин анда гомеремдә ике генә тапкыр булдым - студент чагымда бер сугылырга туры килде, аннан - 60 яшьлек юбилеемны уздырдылар да, очрашуга чакырганнар иде. Шунда беренче тапкыр аяк астымнан сәхнә идәне шуды...
- Әтиегез ни өчен куылган иде?
- Ул бит инде, бала, шундый авыр еллар иде. 27 ел буе директор булып эшләгән, фидакарь хезмәт куйган кешегә ни өчен аяк чалырга тырышканнардыр авылдашлар - анысы алар намусында. Әтинең соңыннан анда әйләнеп кайту мөмкинлеге бар иде, әмма ул бүтән кайтырга теләмәде. Алар әни белән укытучылык эшен башка авылларда дәвам итте.
- Сез әти кызы булдыгызмы, әниегезнекеме?
- Күбрәк әтинекедер. Холык-фигыль белән мин үземне аңа охшатам. Ә мин, ничек тусам, гомер буе шулай яшәдем. Тугыз айда тәпи киткәнмен. Ашый башлау белән, иң яраткан ризыгым ит булган - гомерем буе ит яратам да. Ит аркасында гариплек алган кеше дә әле мин. Әти-әни мәктәптә вакытта мине Тайбә исемле апа караган. Шул тәпи йөреп киткән вакытым икән, ападан калган озын җиңле блуза кигәнмен, кулга ит кисәге тоттырганнар. Песи килгән дә минем кулдагы итне ашарга тотынган. Башка бала булса, куркуыннан ук, ит кисәген төшереп җибәрер иде, ә мин бирмәгәнмен! Тайбә апа урамнан урап кергәнче, песи, ит белән бергә, минем бармакны да чәйнәгән. Сул кулдагы ул атсыз бармакны әти кистермәгән - шулай убырлы бармаклы булып калдым мин. Тайбә апа кергәнче, мин идәндә ятканмын, ул мине күтәреп торгызырга теләгәндә, усал гына итеп, беренче сүземне әйткәнмен: «Үзем!»
- Ничә яшьтән үз-үзегезне хәтерлисез?
- 4 яшьтә Теләнче Тамакка күченгәнебезне, шул авылдагы ике катлы йортны хәтерлим. 1944 елда мәктәптә шигырь сөйләп, бүләккә ике бармаклы бияләй алганым хәтердә. Зур бит бу, дип урам бетереп елап кайттым шунда. Апа тынычландыра, сүтәм дә оекбаш бәйләп бирәм үзеңә, ди. Шулай итте дә. Ул яктан эш белән үстек без - апа бәйли, мин тегәм, сеңлем чигү белән мавыкты. Шунсыз өс-башны карап була торган чор түгел иде ул. Мин үземне тәртипле булдым, дип мактана алмыйм - үзсүзле булдым. 1951 елда басылып чыккан беренче шигырем күлмәклек ситсы вәгъдә итеп тә, бүләген бирмәгән Митрофанов фамилияле директорга багышланган иде. Шигырь басылып чыгу белән, Митрофанов өйгә килеп, күлмәклекне бүләк итте, ә беренче гонорар акчасы исә үземә чүәккә, сеңлемә курчак алырга җитте. Әле аңа өстәп 200 граммлык карамель кәнфит тә тәтеде.
Мин аны гомерем буе яраттым
- Шигырьләр туктаусыз язылып тордымы?

- Мин тумыштан шагыйрә булган кеше. Башта авылдагы кырыкмаса-кырык эш белән ул, бәлки, азрак та язылгандыр. Әмма мәктәптә укыганда, мин инде шактый «запас» булдырган идем. 1958 елдан башлап минем бер генә көн дә көндәлек язмый калганым юк. Үзең дә чыгып карый аласың, аларның барысы да сакланган - әрдәнә-әрдәнә булып җыелдылар инде.
- Нишләп шагыйрә генә булып китмәдегез, укытучылык һөнәрен сайлап, туган якка кайтып төпләнгәнсез. Монда икенең берсе үләргә тиеш булган бит инде - йә шагыйрәлек, йә укытучылык?
- Бик дөрес әйтәсең, бала! Укытучылыкка шагыйрәлек ярдәм генә итсә, шагыйрә булуга укытучылык шактый аяк чалып маташты. Укытучының бит аның өйгә үзеннән алда тикшерәсе дәфтәрләре салынган алагаем зур сумкасы кайтып утыра. Төнлә дәфтәр тикшерәсеңме син, шигырь язасыңмы дигәндәй... Әмма мин башта туганнар дип яшәдем, аннан әти-әниемне карарга тиеш идем - үземне генә уйлап туган йортны калдырып китә алмадым. Казанда укыганда да, ял җиттеме, бәйрәмме - сеңлемнең ике баласына күчтәнәч, кием-салым төяп, авылга ашкына идем. Башта аларны карадым, аннан 28 ел буе каенана белән яшәдем.
- Нәфис абый белән бәйләгән мәхәббәт тарихына да килеп тукталдык менә...
- 14 яшемдә төш күрәм (ул вакытта без гаиләбез белән Ләке дигән керәшен авылында яши идек). Керәшен кызлары белән җиләктән кайтып киләбез, имеш. Бөтен кешенең җиләге чиләк төбендә генә - минеке мөлдерәп тора.
Шуннан арыш басуы уртасыннан солдат килеп чыкты. Кызлар чырыйлап кайсы кая качышып бетте. Ә мин исә кача алмыйм - җиләкләрем түгеләчәк. Шул арада солдат мине бил турысыннан эләктереп алды да арыш басуына алып кереп китте...
...1971 елның 27 декабре - мин Күктүбәдән өченче китабымны әзерләп алып кайткан, таныла башлаган шагыйрә. Кәшер мәктәбендә авырган килеш, башыма кара яулык бәйләп, дәфтәр тикшереп утырам. Ишектән солдат килеп керә, шинеле идән себерә, погонында йолдызын да шәйлим, шундук таныйм - минем төшемдәге солдат! Ул миннән 9А классы кайда дип сорый. Аннан урамда укучы сеңлесе белән күрәм. Шуннан мәхәббәт тарихы башлана да. Хәер, башлана дип - мин бит аны гомерем буе яраттым, гомерем буе көттем. Ул вакытта әниләр белән Әлмәттә тора, Кәшердә укыта идем. Нәфис кул сорарга килгәч хәтерлим әле, әни: «Өйләнмә син аңа, юньле түгел ул, үзсүзлелеге генә ни тора», - дигән иде. 35 яшемдә кияүгә чыктым.
«Сеңлем син үлгәнгәчә»
- Хәсән Туфан белән булган мөнәсәбәтләрегезне без Роза Туфитулова язган китаптан укып белдек...

- Ул китап басылып чыккач, мин әллә нишләп киттем. Анда бик күп фактларны укучы башка төрле яссылыкка күчереп аңлады. Менә мин сиңа турысын әйтәм, бала, Хәсән Туфан минем терсәгемә дә кагылган кеше түгел! Аны мәҗнүн, һәрбер кызга гашыйк булып йөргән кеше итеп күрсәтергә кирәкми - ул андый түгел иде. Миңа да шигырендә: «Сеңлем син үлгәнгәчә», - дип язып калдырды. Безнең буынны әдәбиятка Туфаннар дәшеп китерде. Әмма алар безгә хатын-кызлар итеп түгел, күктәге алиһәләргә караган төсле карады. Тән белән ярату түгел иде ул, күңел белән ярату иде. Мин бүген дә Туфанның 76 хатын кадерләп саклыйм.
- Ул сезне яратмадымыни?
- Яраткандыр. Без аның белән беренче тапкыр 1957 елда - яшь язучылар съездында таныштык. Мин яттан аның шигырьләрен сөйләп күрсәткәч, ул «ба-а» дигән иде. Иҗади аралашу шуннан башланды. Мин аның кызы Гөлгенәдән бер атнага кечерәк булгач, ул миңа «Тәнәкә», ягъни төпчек кыз ди иде. Әле дә хәтерлим - Маяковский урамы 23 нче йортка Гөлгенә янына килдем. Ул өйдә юк, Хәсән Туфан нидер язып утыра. Шунда ул мине мандолинада «Умырзая» һәм «Кошлар кебек» җырларын уйнарга өйрәтте. Аннан берчак аларның кухнясында башыма зәңгәр яулык, алъяпкыч итеп Туфанның сары төстәге күлмәген кайтарып бәйләп, чәй өстәле хәстәрләп йөргән идем. Аны Туфан шигыренә дә кертте. Тагын бер хатирә мин кияүгә чыгып, Әлмәттән Казанга килгән вакыт белән бәйле. Без Роза Туфитулова белән икебез дә көмәнле, Бауман урамы буйлап барабыз. Каршыга ике ир-ат килә. Хәсән Туфан белән Шәйхи Маннур булып чыкты бу. Шунда без ресторанга кереп утырдык. Хәсән абый безгә шәраб алмакчы була. Менә аның хатын-кызга булган карашы - ул безнең хәтта авырлы икәнебезне дә чамаламый! Мин шул очрашуда аннан: «Хәсән абый, Сез һаман ялгызмыни?» - дип сорадым. Ә ул: «Луизага да, Тәнәкәгә дә хыянәт итәсем килми», - дип җаваплады. Әмма кабатлап әйтәм, мәхәббәте булса да, ул хисләр җирдән күпкә югары иде. Минем өчен иң аянычы исә Туфанның нәселе калмавы - Гөлгенә Зифа Басыйрованың улы Тимурга кияүгә чыккан иде, язмышы фаҗигале төстә тәмамланды...
- Ә сез аны яраттыгызмы?
- Әллә инде... Минем җавап - китапларда.
- Нәфис абый Хәсән Туфаннан көнләдеме?
- Кесәсендә ике пуля йөртте.
Мин - әшәке
- 1958 елдан бирле языла башлаган көндәлекләр - барысы да шигырь белән. Тормыш Сезгә илһамланып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләрен дә тудыра килгән бугай?

- Иҗат итәргә гел мөмкинлек тудырып килделәр дип әйтә алмыйм. Шигырь үзе саркып чыкты. Дәфтәр тикшерәсе, тегәсе, бала үстерәсе, көненә өчәр тапкыр ашарга пешерәсе бар - мин бит татар хатыны! Улыбыз Марска 9 яшь иде, ул ялгыш егылды да бөере шартлады. Мин аның белән ярты елдан артык хастаханәдә яттым. Андагы күргәннәр - әтисенең дә чәче шунда агарды. Ничә тапкыр кан гына салдырдык, ә минем йөрәккә сауган канны әйтеп тә тормыйм. Улым исәнлеге өчен койган күз яшьләрем... Шөкер, бүгенгесе көне матур аның - хатыны Зөлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Инде олы улларын Маратны өйләндерергә дә өлгерделәр. Ике кызы бар, Камиләгә - 13, Гайшәгә - 4 яшь. Марсның үзенә 41 генә яшь булса да, гаилә стажына инде ике дистә ел булды. Хәзер менә Нәдердә нарат бүрәнәдән йорт җиткереп ята.
- Еллар, саннарга киткәч, сорыйм әле: Нәфис абый белән яшь аермагыз 11 елны тәшкил итә, үзен сиздермиме?
- Мин инсульттан соң - 70 яшьтә генә картайдым. Аны да картайттым! Мин бит аның үземнән кече икәнен язылышырга баргач кына белдем! Нәфис бик булган кеше иде - хәрби дәрәҗәсе бар, генерал булу мөмкинлеге булса да, туган авылына кайтып төпләнгән төпле ир-ат ул минем бабай! Мин үзем тумыштан ата ямьсез, кирәктә генә матур була беләм. Бабайга да шулай дип көләм, ямьсезлек буенча конкурс уздырсалар, мин әле икенче урынга гына чыгачакмын, ә ир-атлар арасында беренчелек сиңа булыр иде, дим. Шаяртам, эш матурлыкта түгел, ул бик әйбәт кеше. Мин - әшәке. Бабайга, миңа түзеп яшәгәне өчен генә дә, исән вакытында алтыннан һәйкәл салырлык.
- Башаяк иҗатта булган кеше ялгызлыкка омтыла. Сезне гаилә йөге чабудан тартып, ялгызлыкка өндәмәдеме?
- Төрле чаклар булгандыр. Кайвакытта әллә кайларга китеп югаласы килә, әмма соңыннан кире кайтыр өчен, дип язып та куйганмын мин. Бабайны каядыр озатканда да мин, исән генә йөри күр дә, үземә генә була күр, дип озата калам. Ул булмаса, мин кем булыр идем соң? Нәфиссез мин инде әллә кайчан бу якты дөньядан киткән булыр идем.
- Иҗатта үкенечләр калмаганмы, Клара апа? Кире кайту мөмкинлеге булса, Клара Булатова исеме Әлмәттән битәр Казан белән бәйле булмас идеме икән?
- Юктыр. Иҗатым канәгатьләнерлек. Әлбәттә, Казанда торган булсам, минем китаплар саны күпкә артык булыр иде. Әмма Равил Фәйзуллин әйтмешли, Әлмәт ягы - минем микродөньям инде ул. Монда калганыма да, язмышым шундый булганга да мин рәхмәтле.
Юлны мин куям
Кайтыр юлга кузгалып, Нәфис абый Нәдердән Әлмәткә илткәндә дә Клара апа турында сөйләп туймый: «Аның эшләгән эше бихисап инде, ул бит Әлмәт муниципаль институтында ун еллап татар теле укытты, доцент дәрәҗәсен алды. «Луч» телеканалында ун еллап үз тапшыруын алып барды. Болар бөтенесе дә параллель рәвештә алып барылган хезмәтләр, ирешкән үрләр бит!»
- Шундый яратып сөйлисез, Нәфис абый, әйтерсез лә шагыйрә белән яшәүләр гел дә җиңел булган?
- Җиңел түгел инде! Клара бит ул көйсез кеше, әйтәсе сүзен турыдан ярып әйтә. Мин күбрәк юл куйдым, аның иҗаты үсештә булсын өчен бөтен мәшәкатьне үз өстемә алырга, аны вак-төякләр белән борчымаска тырыштым. Элек тә, бүген дә, вакытымның 90 проценты Кларага багышланган.
...Яратып киттем мин Әлмәт ягын. Әле юллар бер генә тапкыр алып килми калмас, дип киттем. Күчтәнәчкә дип Клара апаның китапларын, «төсем итеп сакла» дип бүләк итеп биргән зур шәльяулыгын да үзем белән алдым. Әле тагын бу юллар очрашулар, дуслык алып килсен, дип теләдем...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: