Шәһри Казан

Клара Булатова: «Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма бик зур зыян ясады»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районының Мактаулы гражданины, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, танылган шагыйрә, укытучы Клара Булатова - иҗаты кыю омтылышлар, якты хисләре белән сугарылган, табигать һәм җәмгыятьтәге һәр вакыйга, күренешләрне сизгер һәм нәфис йөрәге белән тойган шәхес.

Шагыйрә 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әти‑әнисе укытучылар булганлыктан, аңа бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1954 елның көзеннән хезмәт юлын башлый - Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара. 1962-1965 елларда ул янәдән мәктәптә - Әлмәт районының Колшәрип авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта. 1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Клара ханымның иҗаты кеше күңелен җырлата да, елата да торган, иң мөһиме, уйландыра, җанны‑рухны чистарта, өмет яктылыгын сакларга өйрәтә торган итагатьле тойгылар тупланган 50 китабы белән бай.

Шагыйрә белән без дә Галиҗәнап иҗат турында сөйләштек.

- Клара апа, иҗатыгызда чагылмаган юнәлеш, әйтергә теләп тә, каләм очына эләгә алмыйча калган темаларыгыз бармы?
- Минем каләм очы тимәгән тема, юнәлеш калмагандыр. Әмма язарга теләп тә, язылмыйча калган әйберләр бар, чөнки язарга вакыт булмады. Мин беркайчан да караламага язганымны хәтерләмим. Шигыремдә дә мин шуны әйткәнмен.
Мин һәрвакыт акка гына язам,
Ак, караны ләкин бутамыйм.
Бастырып чыгару өчен дә, ничек язсам, шулай тәкъдим итәм. Мин туганнан бирле мәктәптә, ярты гасырдан артык укыткан кеше. 72 яшенә кадәр укытып йөргән кешеләрне беләм, ләкин алар шагыйрә түгел. Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма вакыт ягыннан бик зур зыян ясады.

Реклама

- Хәзер ниндидер «Серле көндәлек» язасыз дип ишеткән идек...
- Иҗаттан тукталып тору минем өчен яшәү түгел инде ул... 50 китап ике китап та түгел, моны да бәяли белергә кирәктер. 2014 елда «Җиде тубал бәхет», «Күрдеңме син?» исемле ике җыентык дөнья күрде. Хәзерге вакытта үз-үземне белә башлаганнан бирле шигъри юллар белән алып барылган көндәлекләремне барлап, шундагы әле беркайда да укылмаган-ишетелмәгән әсәрләрне сайлау белән мәшгульмен. Биредә «Луч» телекомпаниясенең «Җомга» тапшыруына килгән мәлләр дә, 10 ел эшләү дәверендә очраган кызыклы вакыйгалар да, 25 ел Әлмәттән авылларга, аннары чирек гасыр авылдан Әлмәткә йөреп мәктәптә дә, училищеда да, институтта да укыту, шәһәребезнең татар иҗтимагый үзәген төзүче, Язучылар берлегенең эшен алып баручы буларак та гаять кызыклы истәлекләр урын алачак.

- Яшь вакытта беленми ул, олыгайгач сагындыра, диләр туган нигез хакында. Туган нигезегезне еш искә аласызмы, кайтасызмы?
- Кайда бар соң ул минем туган нигез?! Мин, гомумән, юлда туганмын. Карамалыдан безнең әткәйне мин бишектә чакта ук куганнар. Укучыларны ике якка чыгарып бастырганнар, тере стена, дивар. «Долой Булатовны», «Долой халык дошманын» дип пычрак атканнар. Аны Себергә җибәреп өлгермәгәннәр, тиз акланган. Ул ятим үскән бала. 14 яшендә үзенең әтисен, әнисен, олы апасын бер гүргә иңдереп, ясин чыккан Илексаз малае. Кайттым мин әти туган авылга. Анда әле Бакый тавы, Бакый чишмәсе дигән урыннар сак­лана, Бакый ул минем бабай.

- Ә күп кенә шигырьләрегездә искә алынган туган җир, туган нигез дип язганда кайсы авылны күздә тота идегез?
-Ү зебезнең Татарстаныбызны күздә тотып язам. Татар татар инде ул. Стан - ил дигән сүз. Татар иле, татар җире, татар теле... Менә шул нигездә язылган шигырьләр ул. Ә туган нигезгә килгәндә, чана юлы беткән, арбага эз төшмәгән вакыт. Саз җирдә арба әйләнгән, мин шунда туганмын. Ул вакытта әти Карамалыда мәктәп директоры булган, шуңа мин Сарман районы Карамалы авылы кызы булып язылганмын. Ә Сарман ягы тарихка - җырлы як, тау ягы булса да, нурлы як булып кереп калган. Ул якларга барсам, халыкның мәңге яши торган әйберләргә чын күңелдән табынганлыгын күреп, сөенеп кайтам.

- Тормышны төрле чорларга - балачак, яшьлек еллары, олыгайган вакытка бүлеп карарга була. Андый мөмкинлек булса, гомерегезнең кайсы чорын киредән яшәр идегез?
- Үткәннәргә кайтыр идем димим, ләкин яңадан туар идем. Мин бит белмим, кем булганмын. Таш булганмынмы, агач булганмынмы. Ә киләчәктә болан буламмы, елан буламмы - анысын да белмим. Әгәр бу дөньяга тусам, нәкъ шулай яшәр идем. Укытучы һәм шагыйрә булыр идем.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә Булатова Клара Гариф кызы «Келәү: ­Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап ­нәшрияты, 2013 ел), «К солнцу лицом» ­(Казан: Рухият, ­2013 ел) китаплары өчен тәкъдим ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: