Шәһри Казан

Кәләшкә Затлы туй бүләге (Милли китапханә заллары буйлап) (ФОТО)

Татарстан Милли китапханәсе үзенең гаҗәеп зәвыклы эшләнүе белән тышыннан ук үзенә җәлеп итә. Ә инде эченә килеп керсәң, тиз генә әйләнеп чыгыйм димә. Биредә кунакларга экскурсияне китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова үткәрә. Б ер гасырдан артык элек салынган бинага аяк басу белән, күз идәнгә җәелгән плитәдәге...

Татарстан Милли китапханәсе үзенең гаҗәеп зәвыклы эшләнүе белән тышыннан ук үзенә җәлеп итә. Ә инде эченә килеп керсәң, тиз генә әйләнеп чыгыйм димә. Биредә кунакларга экскурсияне китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова үткәрә.
Б ер гасырдан артык элек салынган бинага аяк басу белән, күз идәнгә җәелгән плитәдәге «Товарищество П.Ушкова и К. Елабуго Вятск. губ.» сүзләргә төшә.
Петр Ушков дигәне 1900 елларда Казан губернасында Бондюг һәм Кокшин химия заводлары хуҗасы булган. (Күренекле химик Менделеев аның шәхси киңәшчесе булып тора). Ул Казанның үзәгендә өч йорт сатып ала һәм аларны үзенең туганнан туганының улы Алексей Ушковка бүләк итә. Алексей студент чагында медицина буенча күренекле профессор Николай Высоцкийның кызы Зинаидага гашыйк була. Алексей шушы өч йортны берләштереп би­зәргә һәм кәләшенә туй бүләге итеп бирергә тели. Ул архитектор Карл Мюфкега мөрәҗәгать итә. «Минем йортны бөтен җир шарындагы төрле стильләр белән бизәгез», - ди ул. Архитектор әлеге бина эчен XVIII-XIX гасырда популяр булган барокко, рококо, готика, көнчыгыш стильләре белән бизәп ясый. Аның фантазиясенә таң калырлык. Икенче катта бер бүлмә мәгарәне хәтерләтә. Анда Зинаиданың кышкы бакчасы урнашкан була. Ул бүлмәдә җир шарындагы 200 төрле үсемлек һәм гөл үскән. Аны аерым бакчачы карап тора. Үсемлекләргә махсус торбалар аша су сиптерелгән. Бүлмә һаман элеккечә саклана. Бары тик аквариум белән балык башы сыман фонтан гына яңартылган. Диварлары елга кабырчыкларын измә белән катыштырып эшләнгән. Түшәмендә боз сөңгесенә охшатып ясалган столактитлар (су саркудан барлык­ка килгән известь утырмасы) эленеп тора. Анда ике фонтан булган, бүген аларның берсе генә эшли. Хуҗабикә биредә үзенең дуслары белән вакыт уздырырга яраткан. Хәзерге вакытта биредә түгәрәк өстәлләр уза, китап укучылар да шушында кереп утырырга ярата. Мәгарәдән чыгуга, зур зал. Хуҗалар анда кунак­лар кабул иткән. Аның түшәмнәрендә канатлы атлар, арысланнар, кылычлар ясалган. Ул француз стиле белән бизәлгән. Түшәм уртасында латинча «N» хәрефе язып куелган. Анысы Наполеонга хөрмәт йөзеннән.
Бүлмәләрдәге тәрәзә рамнары Венециядән кайтарылган. Бүлмә эче затлы җиһазлар белән тулган була. Бүгенге көндә алар Милли музейда саклана. Ә биредә бүген зур уку залы. Аннан элеккеге ирләр бүлмәсенә килеп чыгасың. Ул мавритан стилендә эшләнгән. Бер почмакта камин тора. Ишекләрендә гарәпчә язулар. Бүлмәдән түгәрәк балконга чыккан­да, бер кешелек мәчет. Тәрәзәсен Мәккәгә каратып төзегәннәр. Аның манарасы көнчыгыш орнаментлары белән бизәлгән. Алексей Ушковның мөселман дуслары килгәч, әлеге мәчеттә намаз укый торган булганнар. Бүген дә китап укучылар анда кереп намаз укып чыга.
Яшел кунак бүлмәсе барокко стилендә төзелгән. Яшел мәрмәрдән ясалган зур камин түр башында урын алган. Биредәге һәр бүлмә камин белән җылытылган. Ал кунак бүлмәсенең түшәмнәре рококо стилендә төрле чәчәкләр, табигать күренешләре белән бизәлгән.
Аш бүлмәсе Урта гасырда немец замокларындагы сыман готика стилендә эшләнгән. Диварлары имән шпоннар белән тышланган. Аларга фарфор сервизлар беркетелгән. Өстәге балконда килгән кунак­лар өчен оркестр уйнап, аларның күңелен күтәргән. Биредә кайбер ишек­ләрдә бронзадан эшләнгән аждаһа сурәтләре булса, икенчеләре исә татар хатын-кызларының алкаларын хәтерләтә. Беренче һәм икенче каттагы тәрәзәләр Парижда яшәгән оста Шарль Шампиньол тарафыннан бизәкләп ясалган. Аның култамгасы тәрәзә почмагында саклана. Тәрәзәдәге көнчыгышта үсә торган үсемлекләр, төрле чәчәкләр бер-берсен кабатламый. Хуҗаның хезмәтчеләре йөргән ишектә Фудзияма вулканы рәсеме ясалган. Бинаның фойесының идәннәре Кытайда үсә торган агачтан эшләнгән. Идәнгә чокып агат, яшма кебек ташлардан япон чиясе ясап куелган. Түшәмдә ефәк тукымага махсус җиһазлар ярдәмендә бастырып эшләнгән үсемлекләр, кош­лар, гомумән, көнчыгыш халкының табигатен һәм яшәү рәвешен чагылдырган рә­семнәр. Баскыч янында торган зур Венеция көзгесе бүгенгә кадәр сыйфатын югалтмаган.
Беренче катта склад, кибетләр, типография арендага бирелә торган булган. «Бристоль» дигән кафе да урнашкан. (Шундый исемне йөрткән кафе шәһәребездә бүген дә бар.) Быел, Әдәбият елы уңаеннан, элекке кибет урынында китап сату оештырганнар.
«Шушындый гүзәл бина ничек китапханә ­булган соң?» - диярсез. Бу йортта хуҗаларга озак яшәү насыйп булмый. Алар өч ел яшәүгә аерылы­шалар. Алексей - Мәскәүгә, Зинаида, йортны шәһәр ида­рәсенә сатып, Франция­гә күченеп китә. 1918 елда Казанга Надежда Крупская килә. Ул бинаны күргәннән соң, аны «буржуазия калдыгы» дип сүтәргә теләгәннәрен белгәч, йортны китапханә итүләрен сорый. Аның үтенече буенча, 1910 елда анда 1 нче шәһәр китапханәсе урнаша. 1991 елга хәтле ул Ленин исемен йөртә. Аннары Милли китапханә итеп үзгәртелә. Быел китапханәгә - 150 ел. Китапханәчеләр һәр чорда да андагы гүзәллекне саклап калырга тырышканнар. Бина бүген дә шәһәребезнең күрке булып тора.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: