Шәһри Казан

Көн-төн завод-фабрикада эшләүчеләр иҗатка көч һәм вакыт каян таба?

Завод-фабрикаларда, төрле предприятиеләрдә хезмәт иткән эшчеләр дә җыр-моңга сәләтле. Узган ялларда «Безнең заман» эшче яшьләр иҗат фестивалендә алар сәхнәдә профессионаллардан бер дә ким булмауларын дәлилләде.

Химиклар мәдәният сараенда узган сайлап алу турында Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Балык Бистәсе, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарыннан килгән 300гә якын һәвәскәр чыгыш ясады. Моңа кадәр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре яшь талантлары сыналган. Фестивальне үткәрү инициативасы белән Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе чыга. Чара яшьләрне иҗатка, эшкә, яңа биеклекләргә омтылыр­га бер этәргеч булыр, дип өметләнә оештыручылар.


- Быел фестиваль өченче тапкыр үткәрелә. катнашучылар аңа елдан-ел җитдирәк карый. Яшьләрнең оешмаларда эшләп кенә калмыйча, иҗатка да урын табулары сөендерә. Катнашучылар үзара көндәшләр булса да, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә. Бездә танышкан яшьләр яңа гаиләләр коралар, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Резидә Галимова.
Фестивальдә яшьләр ярышып кына калмый, ә ике көн дәвамында профессиональ педагоглар тарафыннан оештырылган төрле мастер-классларда да катнаша. Ел саен фестивальгә ниндидер махсус тематика бирелә. Быел исә катнашучылар 1980 елларга кадәр булган хитларны сәхнәләштерде. Оештыручылар белдергәнчә, нәкъ менә шушы еллардагы җыр-биюләр, шигырьләр аша кешенең бөтен иҗади мөмкинлеген ачып була.

- Фестиваль эшче һөнәр ияләрен мәдәнияткә якынайта. Иҗат ягыннан гына түгел, тормышта да кешеләрдә зәвык барлыкка килә. Номер куяр өчен, алар һәрвакыт эзләнүдә. Димәк, яшьләр күбрәк концерт-театрларга йөри, мәдәни чаралар карый дигән сүз бу, - ди Резидә Галимова.

Җыр-биюдән тыш, катнашучылар «Минута славы» номинациясендә шигырь сөйләү осталыгы буенча да көч сынаша. Моны фестивальнең үзенчәлеге дип саный оештыручылар. Чөнки хәзерге заманда яшьләрне шигырь укырга да этәреп булмый. Чыгыш ясау­чылар күбрәк классик һәм патриотик рухтагы шигырьләрне сайлый икән.
Номер әзерләгән һәр район башкалардан ниндидер үзенчәлеге белән аерыла, дип белдерә жюри әгъзалары. Мәсәлән, өч ел элек Әлмәт якларындагы чыгышлар иҗади яктан шактый аксый торган булган, хәзер мондый кимчелекләр уңай якка таба үзгәргән. Күп кенә мәдәни чараларның үзәгендә булган казанлыларга оригинальлек җитеп бетми.
Биредә яшьләр үз эшләренә дә иҗади карый. Мәсәлән, «Генерирующая компания» эшчеләре тулы бер заводны сәхнәгә чыгарды. Казан вертолет заводы эшчеләре станок артында гына басып тормый, ә бик оста бии дә икән әле.

- Бу фестиваль көтелмәгән номерлары белән истә калды. Катнашучылар үз эшләренә иҗади якын килә. Картон заводы кәгазьдән ясалган киемнәрдән мода күрсәткәннән соң, иҗади кешеләрнең фантазиясе чиксез булуына тагын бер кат инандым. Алар юкны бар итәргә сәләтле, - дип белдерде Беренче каналда барган «Точь-в-точь» проектының вокал буенча режиссеры Марина Полтева.
Бер оешма барлык номинацияләрдә дә номер тәкъдим итсә, бу аңа өстәмә баллар җыярга ярдәм итәчәк. Фестивальнең гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә 31 октябрь көнне узачак. Гран-при откан оешмага Татарстан Президентының күчмә кубогын тапшырачаклар. Шулай ук җиңүче оешма исеме Зур җидегән йолдызлыгындагы бер йолдызга биреләчәк. Исем кушу «Рос­космос» тарафыннан 100 мең сумлык сертификат белән дәлилләнә.

Реклама

Фестивальдә беренче тапкыр катнашучылар да, инде тәҗрибәле артистлар да бар. Түбән Кама шәһәреннән килгән «Нижнекамскнефтехим» оешмасының иҗат төркеме - чараның фаворитлары. Фестивальнең иң беренче кубогын нәкъ менә алар откан. Хәзер дә сынатмыйлар, Әлмәттә уздырылган сайлап алу турында беренче урынны алып, Казанга гала-концертка җыеналар.

* * *
Репетицияләренең иң кызган чагында оешманың төп артистларының берсе Наил Мөбарәкшин белән аралашып алдым. Наил заводның 1517 нче цехында машинист булып эшли, күңеле белән иҗат кешесе ул.
- Төркемегез кайчан оешты? Казан сәхнәсенә ничек мендегез?
- Коллективыбыз инде күптән формалашкан. Ел саен составы үзгәреп торса да, әйдәп баручыларыбыз бар. Бездә оешмалар арасында ярышлар еш була. Шуңа да Түбән Кама шәһәрен иҗади яктан югары дәрәҗәдә дип әйтә алам. Коллективта һәр кешенең үз урыны бар. Мин исә актер, биюче буларак чыгыш ясыйм. Армиядән кайтуга, завод иҗат коллективына чакырган иде, менә инде 14 елга кадәр иҗаттан аерылган юк.

- Сиңа үзеңә иҗат белән шөгыльләнү нәрсә бирә?
- Иҗат бер урында тормыйча, һәрчак нәрсәгә дә булса омтылырга этәргеч бирә. Бу очракта фестивальнең продюсеры Дмитрий Туманов әйткән сүзләр белән килешәм мин: «Иҗатсыз бер эш тә бармый, эшсез бернинди иҗат та була алмый!» Алар икесе бер-берсенә бәйләнгән.

- Сез бит көн-төн эшлисез, иҗатка көч һәм вакыт каян табыла?
- Бөтен буш вакытымны гаиләмә һәм иҗатка багышлыйм. Ә зур күләмле чараларга әзерләнгәндә, оешма профсоюзы безне эштән азат итә. Гомумән, бездә иҗади кешеләргә ихтирам зур. Безнең үзебезнең театр да бар. Яз саен оешмалар арасында яңа сәләтләр эзләп, конкурслар оештырыла.

- Синең өчен иҗат белән эш - икесе ике нәрсәме?
- Эш - акча өчен, иҗат җан өчен дип әйтер идем... Алар бер-берсен тәэмин итә. Иҗат белән шөгыльләнү эшләргә илһам бирә. Башкача фикерлисең, эшеңнән тәм табасың...

- «Безнең заман»га карата нинди фикердә син?

- Фестивальнең мастер-класслар белән үрелеп баруы ошый миңа. Ике ел эчендә без монда тәҗрибә тупладык. Номерлар куйганда да, алган белемнәребезгә таянып эшлибез. Башка шәһәрләрдән килгән үзебез кебек иҗатка гашыйк яшьләр белән аралашу да бик кызык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: