Шәһри Казан

КОЯШКА – җылынырга китте

Ул урман чишмәсенең тәме әле дә иренемдә. Үз кулларым белән кушучлап су эчкән беренче чишмәм ул минем. Печән өсте чишмәсе! Кая әле ул вакытта чалгы тоту - юкә саплы, агач тешле тырманы да сырт ягы белән генә тарта алганмындыр. Шулай да эшнең кызуы миндә. Кулъяулыкны, дүрт почмагын төйнәп, җиләс түбәтәй...

Ул урман чишмәсенең тәме әле дә иренемдә. Үз кулларым белән кушучлап су эчкән беренче чишмәм ул минем. Печән өсте чишмәсе! Кая әле ул вакытта чалгы тоту - юкә саплы, агач тешле тырманы да сырт ягы белән генә тарта алганмындыр. Шулай да эшнең кызуы миндә. Кулъяулыкны, дүрт почмагын төйнәп, җиләс түбәтәй итеп кигән әтәй дәшеп кенә тора:
- Әй, малай, кил әле, йәтерәк кил, әнә, җиләкләрең кача.
Яңа гына чабылган күперенке кәрешкәләр өстеннән тәгәрәп төшәм дә камылларны аударып сузылган аяк эзе буйлап кына юыртып китәм. Күләгәдә аксылланып пешкән эре җиләкләр, җиргә төшә алмыйча, камыл араларына кысылышкан.
Безнең печәнлек куларада. Аланның түбән читеннән тирән чокыр башлана. Печәнлектән төшкәндә, аны чокыр дип уйламыйсың да - аста үскән агачларның ябалдашлары өстеннән сукмак китә сыман.
Эссе һаваны чикерткәләрнең зеңе рәшәләндергән чак. Абый белән чишмәгә төшәбез. Ул мине җитәкләп бара. Кулымда борынына калай кружка эленгән, тышы корымнан кытыршыланган чәйнек атына. Сукмак кыйгачлый да текәләнә, бераздан баскычка әйләнә. Салкынча рәхәт һава тубыктан балтырга үрмәли. Сусыл күләгә куерганнан-куера. Баскыч читендәге кура җиләклеккә генә өстән бер көлтә кояш нуры төшкән - чәйнек эченнән кояшка яшел чикерткә сикерде... Җир баскычның иңкүләнгән бусагалары аска төшкән саен дымлана, салкынлана бара. Киң, шома яфракларга юеш эз салган әкәм-төкәмнәр, мөгезләрен чөеп, миңа карыйлар сыман: «Безнең кара сыер сөтен алырга килдеңме?»
Җир баскычның яшел-кызгылт мүкле соңгы бусагасыннан абый мине күтәреп ала да чишмә алдына түшәлгән таш өстенә бастыра.
Үги ана яфраклары уратып алган түгәрәк чишмә безнең өйдәге казанга - инәй сөт кайнатып кызыл эремчек ясый торган казанга охшаган.
Чишмә талгын ут өстендә кайнап утыра сыман,төбендә нидер җанланып-җанланып ала. Карасуланган яфрак кисәкләрен, ком бөртекләрен айкалдырып, тулгандырып тора. Үрелергә дә куркам. Бармагымны пешереп алыр сыман: казанга - сөт өстендә йөзгән каймакка үрелгәнем бар иде минем...
Абый кружка белән чәйнеккә су тутыра да, күлмәген салып, чишмә өстенә иелеп, ах-ух килә-килә, билдән юына башлый: уңга-сулга су чәчри, кигәвен-черкиләр кавеме аңа якыная алмый йөди. Минем янда исә отыры ишәяләр. Балтырларымны чиратлап аяк сырты белән ышкыйм, җилкә аша аркама суккалыйм. Тизрәк чират кына җитсен - мин дә коенам. Тәне тимгелләнеп, иреннәре зәңгәрләнгәч, абый күлмәк белән сулы чәйнекне эләктерә дә, кигәвен күчен ияртеп, югарыга элдерә. Абыемның ташлап китмәячәген беләм - яр өстенә, кояшка җылынырга менеп бара ул...
1996

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: