Шәһри Казан

Күрде безнең башлар

... Кемгә ничектер, егетләр, миңа ул сугышта бик хәтәр хәлләрдә калырга туры килде. Адым саен батырлык үрнәге күрсәтмәсәм, инде әллә кайчан газиз сөякләрем җир астында ятар иде. Тугызар көн ашамый-эчми сугышып йөргән чаклар булды. Күрде безнең башлар! Шулай беркөнне мине разведкага җибәрделәр. Өстә - ак халат, кулда - автомат, аякта...

Реклама

... Кемгә ничектер, егетләр, миңа ул сугышта бик хәтәр хәлләрдә калырга туры килде. Адым саен батырлык үрнәге күрсәтмәсәм, инде әллә кайчан газиз сөякләрем җир астында ятар иде. Тугызар көн ашамый-эчми сугышып йөргән чаклар булды. Күрде безнең башлар!
Шулай беркөнне мине разведкага җибәрделәр. Өстә - ак халат, кулда - автомат, аякта - чаңгылар, дошман тылын айкап йөрим. Фрицлар барысы да йоклап ята. Барлык танкларын, тупларын, аэропланнарын һәм дивизияләрен санап чыктым. Штаб тәрәзәсе төбендә тыңлап торып, бөтен планнарын белдем дә кайтырга чыктым. Кинәт мине унбиш фриц урап алды.
- Һайт, русишен, күтәр кулларыңны! - дигән булалар болар, үзләре шырык-шырык көлә, үзләре шатыр-шотыр кашына. Мин кулларымны күтәрдем дә, ике җиң эчендәге ике гранатаны җиргә бәрүем булды, гранаталар шартлап, унбиш фрицның өзгәләнеп күккә очуы булды. Ә мин шул арада - выжт үзебезнең якка! Очам гына, парин, минем халатның итәге генә ертылган. Командир көлә, малатчина, Габдрашка, дигән була, батыр егет икәнсең, дигән була. Күрде безнең башлар...
Шулай беркөнне бруствер өстендә чәй эчеп утырам. Минем янга гына ат башы чаклы мина килеп төшмәсенме! Озак уйлап тормастан, тегене - раз! - секундның йөздән бер өлеше эчендә эләктереп кенә алдым да фрицлар окобына тондырдым. Мина шунда галәмәт каты шартлады. Соңыннан барып санадык: окопта 578 фриц үлгән! Автоматларын машина белән төяп алып кайттык. Командир көлә-көлә рәхмәтләр әйтте. Мин сиңа кызымны бирәм әле, Габдрашка, минем кияү булырлык егет син, дигән була. Күрде безнең башлар...
Шулай беркөнне фашистлар тылыннан разведкадан кайтып киләм, юлда бер батальон фриц тора, Үзләре шырык-шырык көлә, үзләре шатыр-шотыр кашына. Туктале, боларны кызык итим, дим.
- Һайт, фашистен шваен-рваен, гутен морген-шурген! - дип кычкырып җибәрүем булды - немецча бик оста мин, - тегеләр, автоматларын ташлап, кулларын күтәрделәр.
- Зинһар, үтермә инде, абзыкай, бер юлга калдыр, - дип елый-елый ялыналар. 599 фрицны сарык көтүе кебек куып, үзебезнең штабка алып кайттым. Командир көлә, спачибә, Габдрашка, егет икәнсең, дигән була. Күрде безнең башлар...
Мин, егетләр, кыюлык, батырлык романтикасын яратам. Шулай беркөнне брустверда котелоктан бутка ашап утырам, фрицлар ата башлады. Безнең окопларга таба ябырылып киләләр, үзләре чучкалар кебек кычкыралар, үзләре шатыр-шотыр кашыналар, үзләре шарт-шорт аталар. Минем котелокны крык җирдән пуля тишеп чыкты. Ну минем ачу килде боларга! Бер кулым белән бутка ашыйм, икенче кулым белән пүләмәттән сиптерергә тотындым тегеләргә, кай җирең кычыта, парин! Фрицлар үкерә-үкерә кире йөгерделәр, 588ен кырып ташлаганмын. Командир сөенә-сөенә рәхмәтләр укыды, ярый әле син бар, Габдрашка, син булмасаң, безнең эшләр харап иде, дигән була. Күрде безнең башлар...
Мин, егетләр, романтика дигәндә үләм дә китәм инде. Шулай беркөнне мине командир чакырып алды.
- Син, Габдрашка, - ди бу, - грамотный егет. Давай, безнең баштан үткәннәрне бер кенәгәгә романтикалы итеп язып бар әле, берәр роман килеп чыкмасмы!
- Есть! - дидем мин, - булдырабыз аны, иптәш командир!
Тотындым язарга, парин. Чатнама суык. Кул өши. Ә мин курыкмыйм. Толып кидем, тире бияләй киеп, окоп почмагына кереп утырдым да теттерәм генә. Бермәлне күз ачкысыз буран чыкты. Бурап-бурап кар ява, ә мин төкермим дә, язам да язам. Биш тәүлек бертуктаусыз яздым, сигез... юк, унбиш... юк, егерме ике кенәгә язып тутырдым, бөтен историяне. Мине эзлиләр, табалмыйлар икән, кар күмеп киткән мине. Ике метр көрт астыннан казып чыгардылар. Генерал үзе рәхмәтләр әйтте. Күрде безнең башлар... Тыл күселәре генә ул бернинди романтика күрми, тәмле-тәмле ашап, кызлар белән типтереп ятканнар.
Шулай беркөнне окопта кәбестә ашы ашап утырам, кинәт...
- Җитәр инде бүгенгә, Габдрәшит абзый, сыерларга курмы саласы бар, - диде берәү.
Габдрәшит абзый ашыкмыйча гына махорка төрде дә, колакчын бүреген егетләрчә кыңгыр салып, пыскыта-пыскыта кайтып китте.
- Бик гайрәтле егет икән бу агай, - дидем мин сокланып.
- Трудармиядә йөреп, агач табанлы башмак киеп кайткан иде ул, - ди икенче берәү, - сөйләргә ярата, хи-хи-хи...
«Алга» колхозының ферма өендә булды бу сөйләшеп утыру. Габдрәшит абзый шунда каравылчы икән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: