Шәһри Казан

«Кәрим абый хакында унбиш яшемдә генә ишеттем»

Ул - Кәрим Тинчуринның якын туганының берсе - Фәрит Заһид улы Тинчурин Ростов шәһәрендә яши. К.Тинчурин белән аларның әтиләре бертуган. Ул Казанга К.Тинчурин исемендәге фестивальнең соңгы көннәрендә килде. Кунак белән укучыларыбызны да якыннан таныштырырга булдык.

- Фәрит әфәнде, моңа хәтле Казанда булганыгыз бар идеме? Ни өчен фестивальгә ачылышына ук килмәдегез?
- Мин бирегә Кәрим Тинчуринга багышланган китапны тәкъдир итүгә килгән идем. Бу юлы озакка килү уңайсыз тоелды. Яшь чакта «Артист» дигән фильм караган идем. Шунда бер артистның озак кунак булган кешенең туйдыруы хакында сөйләгән монологы истә калган.
- Сез К.Тинчурин хакында кайчаннан бирле хәбәрдар? Хатыны исән чакта аның белән элемтәдә тордыгызмы?
- Кәрим абый хакында унбиш яшьләрдә генә ишеттем. Шуңа хәтле аның турында сөйләргә курыктылар, күрәсең. Туганыбыз Хәсән абый Заһидә апа белән хат алышып яшәде. Ул Рабит Батулла белән дус иде. Казанга К.Тинчуринның юбилейларына килгәне булды. Аңарда Кәрим абыйның бай китапханәсе сакланды. Әсәрләре латин хәрефендә булу сәбәпле, Хәсән абый аларның эчтәлеген безгә дә сөйли иде. Ул арабыздан моннан өч ел элек китеп барды.
- Тинчурин әсәрләре белән танышмы үзегез? Әлеге фестиваль үткәрелүен ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?
- Без «Татарстан - Яңа Гасыр» телевидениесеннән аның спектакльләрен карап барабыз. Бигрәк тә «Зәңгәр шәл»е ошады. Мин аның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүләрен дә теләр идем. Кәрим Тинчуринны онытмыйча, әлеге фестивальне оештыручыларга рәхмәттән башка сүзем юк. Әлбәттә, бу минем өчен сөенеч.
- Музей ачылуны ничек кабул иттегез?
- Кәрим абыйга музей булуына бик шатландым. Үзем дә бер аның фотосына карап туганыбыз ясаган портретын алып килдем. К.Тинчурин исемен мәңгеләштерүләренә бик сөендем.
- Фәрит әфәнде, туганнарыгыз арасында сәнгать кешеләре юкмы соң? Үз һөнәрегез хакында да әйтеп узсагыз иде.
- Безнең туганнар арасында табиблар белән инженерлар гына. Бертуган апам белән туганнан туган абыем икесе дә Россиянең атказанган табиблары. Үзем, радиотехника техникумын тәмамлаганнан соң, заводта 36 ел буе конструкторлык бюросында эшләдем. Пенсиядә булуга карамастан, техника бүлеге башлыгы булып эшлим. Балаларым да инженерлар.
- Казанга күченеп килер идегезме?
- Бу яшькә җиткәч, ул турыда уйлаганым юк. Казан миңа бик ошады. Бик яхшы каршы алдылар. Чакыруларына һәм хөрмәт күрсәтүләренә рәхмәт әйтеп, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевкә һәм «Җыен» фонды директоры Фуат Рәфыйковка хат та яздым. Разил әфәнде үзенең шигырьләр китабын, дискын бүләк итте.
- Гомер буе рус җирендә яшәп, русча аралашып, туган телегезне ничек саклап кала алдыгыз?
- Минем хатыным да татар кызы, Һава исемле. Ул - Загорск шәһәреннән. Ничек кенә теләсәң дә, башка җирлектә татар телен яхшылап белеп җиткереп булмый. Шулай да мин үзебезчә сөйләшергә тырышам.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: