Шәһри Казан

Күрше кызлары

Өч бүлмәле фатирда яшибез. Дус кызларым белән. Бергә яши-яши, алар әкрен генә «күрше кызлары» статусын алды, чөнки дуслар белән яшәү авыр икән. Сез болар кухняны үзара бүлешә алмаганнардыр, дип уйлыйсыздыр инде. Ялгышасыз! Кухняга борыннарын да тыкмый «минем кызларым», айга бер тапкыр салат турасалар, шул да бик җитәр иде әле. Дүрт...

Реклама

Өч бүлмәле фатирда яшибез. Дус кызларым белән. Бергә яши-яши, алар әкрен генә «күрше кызлары» статусын алды, чөнки дуслар белән яшәү авыр икән. Сез болар кухняны үзара бүлешә алмаганнардыр, дип уйлыйсыздыр инде. Ялгышасыз! Кухняга борыннарын да тыкмый «минем кызларым», айга бер тапкыр салат турасалар, шул да бик җитәр иде әле.
Дүрт кызга - өч бүлмә. Чиста, пөхтә булырга тиеш бу кызларның бүлмәләре, дип уйлыйдыр безне күргән егетләр урамда. Әйе, күлмәкләр үтүкләнгән, чиста, кыяфәтләр кәттә. Аяк киемнәребез гел ялтырап тора. Ләкин ул егетләр өйгә килсә, шаккатыр иде. Керүгә - иллегә якын аяк киеме, коридорда алма төшәрлек тә урын юк. Балчык-ком белән тулган булыр кечкенә паласыбыз. Өс киемнәре, шарфлар, башлыклар теләсә кайда ята, берсе дә тиешле урынында түгел.
Беренче айларда җыештырырга тырыштым бу халык артыннан: табак-савытларны да юдым, гел ап-ак булып торсын әле, дип, унитаз-раковиналарны да һәрдаим чистарттым. Ләкин тиздән кызларның минем муеныма «утыра» башлавын сиздем.
- Где мои трусы? - ди бервакыт берсе.
- Я не знаю. Не видела, - дип җавап кайтардым.
- Ты же убиралась, должна знать, - ди бу миңа.
Менә бит ничек - кем җыештыра, шул әле гаепле дә булып чыга икән ахырдан. Ташладым бу эшне. Сазлыкта батмас өчен дежурство дигән нәрсәне керттек - баттык барыбер...
Еллар узгач кына аңладым мин әнине. Эштән арып кайтуына, өй жыештырылмаган булса, безне (үзе әйтмешли, ат хәтле зур кызларны) орыша иде.
Шул чакларда бик авыр булдымы икән инде безгә идәндә яткан кәгазьне иелеп алып, чүп чиләгенә илтеп ташлау?! «Авыр булгандыр», күрәсең. Барыбер кемдер чистартып торганда, ник тыгылыйм кеше эшенә, дип уйлаганмындыр инде мин. Чисталыкны яраткан әнием, никадәр тырышып та, чисталыкка өйрәтә алмады, ә менә каенанам булдырды... Каенанам бик яхшы кеше минем, гел елмаеп кына тора, ашарга пешерергә ярата, тик менә... җыештыру дигән нәрсәне бөтенләй белми торган ханым булып чыкты. Беренче тапкыр аларның фатирына аяк баскач, үз күзләремә үзем ышанмаган идем. Юк, юк, бу ниндидер ялгышлык кынадыр, кешеләр болай шапшак яшәми бит хәзер, дип уйладым. Юу өчен «Фейри» шикелле төрле сыекчалар булган заманда җыештыру дигән эш күпкә җиңеләйде. Ләкин минем каенанам бу цивилизация әйберләре барын белми дә кебек иде. Газ плитәсе актан карага әйләнгән, кайчандыр кызыл булган палас ак чәчләрдән алсу төскә кергән, тәрәзә төпләре тузанга баткан... Шаркылдап көләргәме, утырып еларгамы икәнлеген дә белмәдем баштагы минутларда. Ничә ел җыештырылмаган икән бу фатир, дигән уй китмәде башымнан. Атна буе мәш килдем бу фатирда: газ плитәсе ак булды, тәрәзә-көзгеләр ялт итте, люстралардан чебен эзләре юкка чыкты...
Менә шулай итеп өй җыештырырга өйрәндем мин, табак-савытны юып бетергәч, раковинаны да корытырга кирәген белдем, ваннадагы плиткаларда ябышып каткан теш пастасы тапларын да күрергә өйрәндем. Ә хәзер, кызлар белән бергә яшәгәндә, аларның мондый пүчтәкләрне күрмәүләрен аңламыйм. Әлбәттә, кызлар кайчагында идәнне юган була булуын, табак-савытны да. Ләкин барыбер алар артыннан сөртеп чыкмасам, күңелем тыныч түгел.
Мәдәният министрлыгында эшләгән вакытта, чит төбәкләргә барып, фольклор җыеп йөрдек без. Әстерханда булганда, бер әбигә кунакка кергән идек. Әкиятләр, мәзәкләр сөйләгән арада, үз тормышын бәян итеп, болай дигән иде ул:
- Мин чит кеше белән бергә яши алмыйм. Кешеләр шапшак алар. Әгәр берәрсенә кунакка килсәм, хуҗабикә чәй ясап бирә, ә мин чынаякның төбен тотып карыйм, - ди ул, - төбе майланып торса, чәйне эчмим, шапшаклардан ни генә эләктереп кайтмассың...
Миңа хәзер егерме җиде яшь, инде хәзер үзем дә шул әбигә әверелеп барам бугай. Табак-савыт юганда, һәрвакыт беренче эш итеп, чынаякларның төбеннән башлыйм. Менә шулай башка сеңеп калган ун еллап элек ишеткән сүзләр...
Әйткәнемчә, «дежурство» дигән тәртип урнаша алмады бездә. Айга бер атна гына (мин дежур торганда) чиста булганда күңелле түгел. Мин түзәргә тырыштым, үз артымнан гына җыештырсам, күрерләр-аңларлар дип уйладым. Ләкин...
Кичә генә кунакка минем якын танышым килергә тиеш иде. Өйдә - мәхшәр. Кызларны көтмичә, җыештырып чыктым. Үземә дә рәхәт булып китте. Танышым алдында да оят булмады. Төкердем дежурствога. Телиләр икән, шапшак булсыннар, ә минем чиста йортта яшисем килә. Ирләре булгач, өйрәнерләр әле өй җыештырырга, мин өйрәтә алмасам, каенаналары өйрәтер!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: