Шәһри Казан

«Көтәм сине, әнием...»

Әле узган ел гына Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры Туфан Миңнуллинның «Кулъяулыгым акты суларга» дигән әсәрен сәхнәләштереп, тамашачы мәхәббәтен яулаган иде. Быел Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев драматург Хәбир Ибраһимовка махсус заказ белән пьеса яздырган. «Көтәм сине, әнием...» дигән әлеге әсәрне мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстанның...

Вакыйга безнең көннәрдә Суворов училищесында бара. Шунысын да әйтергә кирәк, бу темага рус драматургиясендә дә мөрәҗәгать иткән кеше юк иде әле. Ул шуның белән отышлы да. Бертуган ике ир бала, әниләрен төрмәгә утырткач, шактый гына михнәтләр күргәннән соң, әлеге уку йортында укый башлый. Әмма аларны «сукбай балалары» дип лейтенант кыерсыта. Әле дә ярый үзләрен старшина яклый. Училищега да авырлыклар белән булса да балаларны ул урнаштыра. Заманында Чечняда хезмәт иткән чакта старшинаның өен рус солдатлары бомбага тоткан була. Шунда гаиләсез дә кала.
Малайлар биредә чүплекләрдән тилмереп ипи эзләп йөргән чакларын искә алалар. Кечкенәсе Марат бигрәк тә: «Их, әни булса, мондый газаплар күрер идекмени без», - дип өзгәләнә. Альмир исә әнисен күралмый. Ул аны җинаятьче итеп кабул итә. Альмирның дусты Альбина училищега килеп йөргәндә, аны лейтенант күреп ала. Кызны ничек тә Альмир белән очраштырмау җаен карый башлый. Старшина Марат белән Альмирның әниләренең адресын табып хат яза. Соңыннан әниләре Мөнирә кыяр-кыймас кына балалары янына килә. Олысы башта үзен кабул итмәсә дә, ана назына сусаган Марат аның иңнәренә сарыла. Соңыннан барысы да ачыклана. Мөнирәнең төрмәгә эләгүенә әлеге лейтенантның әтисе гаепле икән. Ул хакимият башлыгы булып эшләгәндә, тикшерү килгәч, үзләштергән акча өчен үзенең бухгалтеры Мөнирәдән кул куйдыра. Әнә шулай кеше өчен төрмә газаплары кичереп кайта ул. Мөнирә ролен башкарган Гөлнар Миннекәева ананың кичерешләрен үз йөрәге аша кичереп сурәтли белде. Марат ролендәге Салават Хатимовны осталыгы белән бергә ихласлыгы өчен дә тамашачы яратып калды. Эльмира Гайниева сәхнәгә тәүге тапкыр гына чыгуга карамастан, ул тудырган Альбина образы уңышлы килеп чыккан. Гадәттә, тискәре рольне тамашачы өнәп бетерми. Биредә, киресенчә, лейтенант булып уйнаган Артур Сабировның уены сокландыра. Рамил Шәрәфиев, Рөстәм Сәйфетдинов, Рушан Мөхәммәдиев, Рәдиф Нәҗипов уеннарына да тел-теш тидерерлек түгел. Егетләрнең һәркайсы биергә оста. Биюләрне исә Ренат Хәйруллин куйган. Ә инде җитәкчеләре Роберт Галиевнең уйнавы спектакльгә аерым бизәк өсти. Әлеге коллективта спектакльне аның уеныннан башка күз алдына китереп булмый. Роберт әфәнде яңадан-яңа идеяләр белән янып яши. «Ни өчен шушындый әсәр яздырасы иттегез?» дигән соравыма ул болай дип җавап бирде: «Мин кайбер түрәләрнең кеше язмышы белән уйнауларына нәфрәтсез карый алмыйм. Кайбер байларның акча түләп балаларын Суворов училищесына укырга кертүләрен һәм соңыннан ул егетләрнең үз эшләрен яратмыйча башкаруларын беләм. Биредә сурәтләнгән хәлләр тормыштан алынган».
Спектакльнең башыннан ахырына кадәр моңсу көйләр генә яңгырый. Аларны Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов язган. Спектакльне режиссер Раушан Шәрипов тамашачыны елатырлык та, гыйбрәт алырлык та итеп куйган. Студентлар бу спектакльләре белән республика районнары буйлап йөз көнгә гастрольләргә китәргә ниятли.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: