Шәһри Казан

Куанычлы иҗат (Г.Тукай премиясенә кандидат)

Чын сәнгать күңелгә матурлык, гаделлек аша үтеп керә. Чын сәнгать әсәре кешене, яманлык ягына авышканчы ук, иң элек битарафлыктан аралап алып, гаделлек сафына бастыруны максат итеп куя. Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәнов әсәрләре дә менә шул җәһәттән игътибарны үзенә җәлеп итә. Аның үзенчәлекле тел-стиленә күренекле әдипләребез моннан байтак...

Реклама

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге әсәр жанр ягыннан да үзенчәлекле. Олуг әдип жанрын, тәфсилләп тормыйча, хикәя дип, автор үзе исә кечкенә повесть дип атаган әсәр «Идел» журналының «Нәсер» рубрикасында басылган иде. Шартлы рәвештә аны хикәя дип тә, повесть дип тә атарга буладыр, әмма ул нәсергә тартым, авторның шагыйрьлеген дә сиздертеп торган әсәр. Аны нәсер тибындагы эчке диалогка корылган хат, яки шундый хат формасындагы нәсер, яисә бүгенге көндә шактый активлаша бара торган эссе дип бәяләргә мөмкин.
Нурислам Хәсәнов күпсанлы хикәя һәм повестьлары, юмореска, шигырь һәм җыр текстлары белән дә укучы күңелен күптәннән яулап алган әдип. Үзенең соңгы елларда иҗат иткән «Иңрәү», «Тәкъдир», «Ак балык», «Хакыйкать хакы» һәм «Җан авазы» повестьлары белән ул татар әдәбиятында ныклы урыны булуын да раслады. Аның ижаты турында халык язучысы Аяз Гыйләҗев әйткән бәя-фаразларның да хаклыгы рас килде. Ул авторның «Бәхилләрме йөрәк?» исемле повесть һәм хикәяләре тупланган китабына язган «Өметем бар!» дип исемләнгән кереш сүзендә болай дигән иде: «Кайчандыр тормышта слесарь-ремонтчы дигән егет бар иде. Сиксәненче еллар башында әдәбиятта яшь язучы Нурислам Хәсәнов дигән прозаик пәйда булды. Тора-бара, слесарь-ремонтчы инженер-механик булып үсте. Ышанып көтәбез: туксанынчы елларда татар прозасында ныклы урын яулаган Нурислам Хәсәнов та барлыкка килер. Илле яшь прозаик өчен соңгы чик түгел, замандашларыбызның күпчелеге бу болганчык маяксыз заманда ярты гасыр яшәгәч кенә чынлап торып балигъ булалар икән, нихәл итәсең?!»
Әйе, олуг әдип, заманга кинаяле елмаю аша, яшь язучының шул вакыттагы иҗатына карата гына түгел, аның ун елдан татар әдәбиятында прозаик буларак ныклы урын аласына да ышанычлы, хак бәя биргән.
Билгеле, язучыны иҗат мәйданына көрәшкә, иң беренче чиратта, заман үзе, халык тартып чыгара. Нурислам Хәсәнов атлы Шәтке малаеның (Саба төбәге) әдәбият мәйданына яланаяк дигәндәй йөгереп килеп кереп, ялтырап күренеп алуына да ярты гасыр чамасы вакыт узып киткән икән шул. Өлкән әдипнең кинаясе урынлы булуы аңлашыла: әдәбият мәйданында Нурислам үзенең ныклы урынын элегрәк үк тапкан булырга тиеш булган икән. Әйе, моны вакытлар үткәннән соң гына «тиеш булган» дип әйтү җиңел. Тормышның бездән алдарак әйтә торган үз «тиешләре» бар шул аның. Без моның шулай икәнлеген язучының тәрҗемәи хәлен күздән кичергәндә күрәбез.
Күренекле әдип Барлас Камалов әйткәнчә, «Каләм остасы буларак телгә алганда, Нурислам Хәсәнов исеме иң башта «Кичеккән күке моңы» хикәясенә барып тоташа. Ул - язучының матбугат йөзе күргән беренче хикәясе. Аннан соң, әлбәттә, күңелгә «Бәхилләрме йөрәк?» повесте килә. Әлеге әсәр, икеләнмичә әйтик, әдип хәзинәсендә үтә күркәм урын били, чөнки аның үзәгенә кешеләрнең гыйбрәтле язмышы куелган».
Әйе, хак, гадел бәяләмә. Хикәядә геройларның кичерешләре дә, вакыйгалар да тормышчан, халыкчан итеп сурәтләнгән. Әсәрнең исеме дә уйдырма түгел, табигый, хәтергә уелып кала торган итеп табылган.
«Бәхилләрме йөрәк?» повестенда, әти-әнисез калып, ятимлектә, әбисе кулына калып үскән Илгизнең балачагы, тормыш юлы, уй-кичерешләре тулы, калку итеп тасвирланган. Язмышына гарьләнеп, әтисе авылда колхоз рәисе була торып, «Җәләй малае» дигән кушамат күтәреп, ятимлектә үсә ул.
Повестьта Илгиз төп образ һәм ул сугыштан соңгы чорның аяусыз чынбарлыгында, әрнүле язмыш чолганышында ялгыз булса да, югалып калмый, кешелек сыйфатларын җуймыйча алга бара. Әнисенә, әбисенә булган эчкерсез, самими мәхәббәте аңа яшьтәшләренең, чордашларының шәфкатьсезлегенә каршы торырга ярдәм итә. Иң мөһиме - Илгизнең язмышы укучыны битараф калдырмый: алар Илгизгә теләктәшлек, Җәләй ишеләргә килешмәүчәнлекләрен, нәфрәтен белдерә. Без моны әлеге әсәр, «Хушыгыз, чишмәләрем!» исеме белән, «Ялкын» журналында басылып чыгуга редакциягә төрле өлкәләрдән, шәһәрләрдән, авыллардан килгән йөзләгән укучыларның хатлары - кайтаваз буларак басылган материаллар аша да укып белдек.
Нурислам Хәсәновның «Җан авазы» исемле әсәре аның иҗатында, гомумән, татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Бу уңайдан әлеге повесть турында халык язучысы Гариф Ахунов әйткән сүзләрне искә төшерү уңышлы булыр: «Нурислам Хәсәновның «Җан авазы» исемле повестен укып чыктым. Безнең армиядәге тәртипсезлекләр турында бик белеп язылган. Җәмилнең авыруы, үлеме, үлгәннән соң рухы, солдат улы Хөрмәтне эзләп, Хабаровскига баруы хыялый һәм реалистик итеп язылган. Ышандыра. Характерлары бар. Теле әйбәт, мамыклы».
Күренгәнчә, олуг әдип әсәрнең үзәген тотып, аз гына сүз белән, аның әһәмиятле үзенчәлеген ачып биргән.
Чыннан да, бу әсәр, беренче чиратта, жанр ягыннан бик үзенчәлекле. Бөтен Россиягә җәелеп урнашкан бихисап зур чирүнең бүгенге кара чирен ачып күрсәтү өчен уңайлы булган бик оста алым бу: кырыс, рәхимсез чынбарлыкны хыялый-фантастик чаралар ярдәмендә заманча һәм үзенчә тасвирлап бирә алган автор. Тасвирлауда моңа охшашлы алымнар булса да, бу соңгы елларда әләбиятка килеп кергән бер яңалык буларак кабул ителә: рух, җан һәм уй кебек, тиз арада әллә кайларга барып чыга, теләсә кая үтеп керә, иң яшерен, кыңгыр эшләрне дә фаш итә. Штаб белән казармаларга, таш зинданнарга гына түгел, Җәмилнең рухы солдат һәм офицерларның, түрә-генералларның эчке дөньясына, йөрәгенә үтеп керә, уйлаган, кылган мәкерле гамәлләрен ачып күрсәтә.
«Идел» журналының 2000 елгы 5-8 нче саннарында басылган «Җан авазы» әсәре турында Барлас Камалов та, үз мөнәсәбәтен белдереп, болай дип язды: «...Әлеге әсәр Россия армиясенең бүгенге хәле хакында, гаскәриләрдәге күләгәле хәлләр турында. Монда инде сәнгати осталык турында гына түгел, язучының кыюлыгы-куркусызлыгы хакында да ярып әйтергә мөмкин. Гражданлык батырлыгы сүз рәссамы иҗатында әнә шулай күренә... Бу әсәрдә автор хикәяләүнең үтә үзенчәлекле ысулын тапкан. Ул фәкать Нурисламча гына булуы белән сискәндереп тә куя. Бик шәп! Ваемсызлыктан уянырга кирәк безгә, уянырга!..» «Аннары, - дип дәвам итә әлеге язучыбыз Нурислам Хәсәновның 1990 елда ук басылган «Тәкъдир» повестена бәя биреп: - югарыда кабатланган сүзләрне «Тәкъдир» әсәренә карата да әйтергә мөмкин. Хәкимҗан белән Сәгыйдә мәхәббәте - үкенечле мәхәббәт. Автор кеше язмышындагы гыйбрәтле вакыйгаларны геройлары халәтендә, аларның психологик тирәнлектә кичергән хисләренә төреп бирә алган. Әсәр тукымасында моңы да, сагышы да, шатлыгы да үзара аралашып-үрелеп бара, укучыны үзеннән җибәрми, укырга мәҗбүр итә...»
Әйе, әсәр укылыр өчен языла. Нурисламның китаплары киштәләрдә өелеп ятмый икән, бу - аның иҗат уңышы, бәхете дә дияргә хаклыбыз.
Мәгълүм булганча, һәр язучы үзе күргән-белгән вакыйгаларга, шул вакытта кичергән хисләренә таянып иҗат итә. Һәм бу табигый да. Димәк, әдәби әсәр иҗат итү өчен, язу сәләте генә җитми, аны үстерергә, тормышны тирәнтеп өйрәнеп, үзең дә шунда сынаулар кичереп, игътибарлы, күзәтүчән булырга да кирәк икән. Мондый сыйфатлар Нурислам Хәсәновка табигать, тормыш тарафыннан мулдан бирелгән.
Әдипнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре сюжет-композиция бөтенлеге, тел-стиль төзеклеге белән дә аерылып тора. Бу аның «Иңрәү» исемле повестена да хас. Ул әсәрнең беренче җөмләсен үк җиңел, табигый рәвештә башлап җибәрә, мавыгып укырлык итеп үреп алып бара: «Тәрәзәләре кадакланган ялгыз йортта ут-нокта янып сүнде. Бу хәлгә кичке эңгердә болын мунчасыннан кайтып килгән өч хатынның берсе - үткер күзле, тәбәнәк буйлы, тулы гәүдәлесе игътибар итте:
- Карагыз әле малай!.. - диде ул, йортка таба ымлап.
- Нәрсә бар? - дип түземсезләнеп сорады озын кара чәчләрен иңенә таратып салганы.
- Файзулла абыйлар йортында ут янып сүнде.
- Чынмы? Булмас ла... - Моны башына сөлге урап бәйләгәне әйтте, ачык изүеннән ап-ак түше кичке инеш өстендәге көмеш айдай ялтырап китте.
Бер мәл тынып калдылар...»
Без аның менә шулай башланып киткән әсәрендә дә иҗатындагы табигать матурлыгын да, гүзәл мизгелләрне шагыйрьләрчә лиризм белән чагыштыра алуын да күрәбез. Ул - күпкырлы каләм иясе. Баштагы иҗатында шигърият, көйгә салынган җырлар да, юмор, шаян хикәяләр дә урын били. Алар радиолардан, сәхнәләрдән укыла. Аның иҗатына байтак әдипләр игътибар иткән һәм итеп киләләр. Соңгы елларда язылган романнары да күз уңыннан китми. Алар язучыларның әдәби ел йомгаклары җыенында да уңай яктан бәяләнеп үтелә, әдәби әсәрләр конкурсларында да лаеклы урыннарны ала.
Филология фәннәре докторы, профессор Рифат Свиригинның «Бәхилләрме йөрәк?» исемле китабына язган кереш мәкаләсендәге сүзләре белән килешми мөмкин түгел: «Нурислам Хәсәнов - бүгенге татар прозасының ачык юнәлешле, кабатланмас характерлы стильгә ия булган сирәк язучыларыбызның берсе. Аның иҗаты бүген ничектер җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгеннән читтәрәк кала сыман. Ул, һичшиксез, лаеклы булса да, иң алдынгы рәтләргә чыгам дип ашыкмый да бугай... Бу иҗат мине күрегез дип кычкырып та тормый - ул үзенә хас җентекләүне, текстка һәм сүз артындагы мәгънәләргә игътибарны, төшенергә теләп карауны сорый; чыннан да бу иҗат яшәешне, тормыш агышын аңлап, гыйбрәтләр, сабаклар ала белүчеләргә төбәлгән».
Бу фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Нурислам Хәсәнов тормыш сынауларыннан сыгылмыйча, сынмыйча алга омтыла, елдан-ел яңадан-яңа, югарыдан-югары иҗат үрнәкләрен яулый, үз укучыларын иҗат җимешләре белән сөендерә бара. Аның иҗаты Тукай исемендәге олуг бүләккә, һичшиксез, лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: