Шәһри Казан

Кунак килсә, сый килә

Кунакның кадере 3 көн дисәләр дә, бу Ширап Доржиевка кагылмый, чөнки Казанда яшәүче кызы янына кунакка килүенә инде елдан артык вакыт үткән. Үзе әйтмешли, бераз тоткарланса да, тамчы да үкенми.

Реклама

Казанны, аның ачык, кунакчыл халкын, үзгә һавасын яраткан ул. Күрәсең, тарих белән кызыксынуы да җиңгәндер. «Монда Чыңгызханнар рухы бар», - ди ул. Заманында Улан-Удэда педагогика көллияте тәмамлаган, 20 еллап Якутиядә яшәгән ул. Гомеренең 30-40 елын бизәүче рәссам, рәссам буларак иҗатка багышлаган. Шактый гына вакыт көллияттә материалларны сәнгатьле эшкәртү дәресләре алып барган. Лаеклы ялга чыкканына да 15 еллап, кем әйтмешли, ашыгыр җире дә юк. Шулай да Казанда да, мин кунак, дип, кул кушырып утырмаган Ширап ага. 50дән артык төсле график эш башкарып, Халыклар дуслыгы йортында үзенең шәхси күргәзмәсен ачты ул. Үзе өчен Казан сериясе булса да, баштанаяк бурят халкының тормышы, көнкүреше, дине чагыла анда. Аерым бер дөнья, үзе бер фәлсәфә. Күбесе балачак хатирәләре буенча эшләнгән. Бик яшьли ятим калган Ширапны ач-ялангач итмичә, һәрчак балык шулпасыннан өлеш чыгарган мәрхәмәтле күрше бабае да, аның балык тота торган мордасы да, кичләрен учак яктысында тыңлаган риваятьләр дә, халкының милли йолалары да - бар да шушында.
- Балыкны алып кайтканда ук без аңа иярә торган идек. Ә ул тиз генә мичкә ягып җибәрә, балыкны чистартмый гына чүлмәккә салып, утка куя. Без шуның пешкәнен көтеп утырабыз... Бездә, бала тугач, йола буенча, әти-әни исем сорап ламага бара. Исемне әти-әни түгел, нәкъ менә ул бирә. Һәр авылның үз ламасы бар, - дип бер-бер артлы эшләрен шәрехләп уза ул. Димәк, 5 кызы, 5 улы буган Ширап аганың үзенә дә бу йоланы 10 тапкыр үтәргә туры килгән дигән сүз.
- Бүгенге көндә 10 баламның 5есе Мәскәүдә яши. Олы кызым да рәссам, Мәскәү педагогика институтының худграфын тәмамлады. Мәдәният институтын тәмамлаган кече улым Максим шулай ук сынчы-рәссам. Ул хәзер Даши Намдаковта эшли. Балаларымның 7се югары белемле. Тормышта иң олы бәхет тә шушы балаларда. Аларны яратырга кирәк. Инде 10 оныгым бар, - ди бәхетле әти, балалары белән горурланып.
...Рәссамның үз язу өслүбе, үз фәлсәфәсе. Күргәзмәгә куелган эшләр нигездә маркер белән башкарылсалар да, оста аларны башта кояшта уңмаслык итеп лак белән эшкәрткән, аннан ламинат белән каплаган. Татарстандагы беренче күргәзмәсенең «аягы» җиңел булды, күрәсең, Бурятиядән шалтыраталар. Анда да озакламый 70-80 эш күрсәтмәкче рәссам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: