Шәһри Казан

Кырлайга кайту

- Асрамага бала бирәм! - диеп Кычкыруга йөрәк түзәрме? Язмыш үзе килеп ишеттерде Сәгъди йөрәгенә бу зарны. Очраклы язмыш күңел җебен Сузганмы әллә Казан артына? «Улым!» - диеп, аны Сәгъди абзый Алып кайтты арык атында. «Улым!» - диеп, саф чишмәләр дәште. «Улым!» - диеп, картлар сөйделәр. Кырлаеннан киткәч, ул аларны...

- Асрамага бала бирәм! - диеп
Кычкыруга йөрәк түзәрме?
Язмыш үзе килеп ишеттерде
Сәгъди йөрәгенә бу зарны.

Очраклы язмыш күңел җебен
Сузганмы әллә Казан артына?
«Улым!» - диеп, аны Сәгъди абзый
Алып кайтты арык атында.

«Улым!» - диеп, саф чишмәләр дәште.
«Улым!» - диеп, картлар сөйделәр.
Кырлаеннан киткәч, ул аларны
Сихри әкият итеп бер сөйләр.

Илһам биргән бу җир хәтерлидер
Шат авазын үги малайның.
«Ашың суына, улым, кайт әйдә!» - дип
Борчылуын Сәгъди агайның.

Яшьләнгәндер күзе киткән чакта.
«Онытма!» - дип Зөһрә апайның
Төшенә дә кереп чыкмагандыр
Кайтачагы бөек Тукайның.

Тар булмаган күңел, газап чигеп,
Җирсезлектән иңрәп торса да,
Саклап калган халкым Тукайларын
Асрамага алып булса да.

Ятимлеге аның - язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин халыктан.
Тукай үзе халкын үксезлектән
Йолып алыр өчен калыккан.
Рухи учак
Арча районында 22 ел «мәдәният министры» булып эшләгән Ринат абый Фазлыйәхмәтовка багышлыйм
Ринат абый, сиңа беркайчан да
Бер хат, бер сүз язган булмады.
Бүген менә шушы ялгышымны
Төзәтергә диеп уйладым.
Ринат абый, син «властьта» чакта
Бик күп сүзләр калды әйтелми.
«Властьсызга» ни әйтсәң дә була,
Тыя алмыйм хәзер бу телне.
Каршы алдың барлык иҗатчыны
Колач җәеп, матур елмаеп.
Бар кешене тигез күрә идең,
Менә монсы беренче «гаеп».
Кеше байлык җыйды гомер буе -
Мөмкин түгел сиңа бәйләнми...
Матди байлык ул бер айлык, дидең,
Синең байлык булды мәдәни.
Син кесәгә керми идең сүзгә,
Тапкыр сүзгә булдың бик оста
Һәм шунда ук өстәп җавап бирдең,
Ә җавабың булды бик кыска:
«Тиз оныта халык матди байны,
(Чөнки үзе генә тукланды...)
Онытмас ул күпме яшәсә дә,
Рухи байны - бөек Тукайны!»
Мәдәният җиңел ипи түгел,
Иҗат кешеләре яныңда.
Ә аларның күңелләре нечкә
Һәм көйләргә кирәк барын да.
Һәр иҗатчы белән уртак телне
Таба белеп матур эшләдең,
Син белемле һәм мәдәниятле,
«Властьтан» да бик тиз төшмәдең.
Рухи учак яна Арчаларда,
Аны тою җанга бик рәхәт.
Шул учакны сүндермичә саклап
Яшәвеңә синең мең рәхмәт!
.........................................................
Кем соң әйтсен сиңа дөреслекне
«Власть» барда үзең кулыңда?!
Мине инде гаеп итә күрмә...
Дөреслек шул синең турында.
* * *
Мәхәббәт юк, диеп юрама,
Һәр көнне төрлечә таң ата,
Һәр чишмә үзенчә моңлана,
Һәр кеше үзенчә ярата.

Мәхәббәт юк, диеп уйлама,
Мәхәббәт - бала ул биләүдә.
Мәхәббәт туа ул йөрәктә,
Яратмый калмый ул берәү дә.

Мәхәббәт турында сорама,
Чәчәкләр таҗыннан юрама.
Мәхәббәт - яратып үлү ул,
Яңадан туу ул дөньяга!
Үкенмим яратканга
Күңелемнең тулган чагы,
Якын килмә, юатма да.
Мин үкенмим яратканга,
Үкенәмен югалтканга.

Калдырыгыз ялгызлыкта,
Үз кайгымны үзем йотам.
Янып бетсәм янып бетәм,
Курыкмыйм мин хәзер уттан.

Реклама

Җир чайкала, җир әйләнә,
Егылырмын күк тоела.
Минем өчен синнән башка
Буп-буш калды инде дөнья.

Күңелемнең тулган чагы,
Юатма әле, юатма әле.
Кояш бар ла... дөнья суык,
Бетте миңа яшәү яме.

...Мин үкенмим яратканга,
Үкенәмен югалтканга.
Сине көтү
Тәрәзәмә какты кемдер,
Беркем дә юк буш урамда -
Бәлки төндер?..
Нинди тавыш дөбер-дөбер?..
Сулыш кабып торып бастым -
Бәлки җилдер?..
...Төннәрен мин сизгер булам,
Көндез җыйган уй-хисләрем
Ташып тула.
Сагыш йотып сине көтәм,
Һәр тавышка сискәнәмен,
Сүндердем шәм...
Ишегемә какты кемдер -
Әллә ялгыш ишетәмме?..
Бәлки синдер...
Яшәү яме
Замана эшкуарына
Кая ашыгасың, дөнья куып?!.
Тукталып бер башың күтәрче.
Кара әнә, өең түбәсендә
Ничек гөрли ап-ак күгәрчен.

Дөнья куып, дөнья күрми калма,
Йөгереп узма гомер арасын!
Вакыт табып чык син табигатькә...
Һәркем тарта тормыш арбасын.

Соклана бел, күзәт табигатьне,
Ул бит мохтаҗ безнең күрүгә.
Битараф һәм игътибарсыз булу
Алып бара аны үлемгә.

Вакыт тап син тагы моңлы җырга,
Шигырь укырга да вакыт тап.
Эшне аны ат та эшли, дустым,
Син бит кеше - укы бер китап!

Яшәү яме - гүзәл табигатьтә,
Табигатьсез кала күрмик без.
«Рухи ачлык !..» - дип ачына заман;
Вакытыннан алда үлмик без.

Дөнья куып аны кем тоталган?!
Бу тормышка дөрес ияр син!
...Кара әнә, өең түбәсендә
Ничек гөрли ап-ак күгәрчен.
* * *
Кыйналды күңел, кыйналды -
Кыйнадылар камчысыз.
Сүз белән дә, күз белән дә
Салдылар ярага тоз.

Кыйналды күңел, кыйналды -
Кыйнады ялган нахак.
Акны кара диючеләр
Күңелгә бәрде һәрчак.

Кыйналды күңел, кыйналды -
Тапталганда намусым:
Ялган антлар итә-итә,
Алдаганда чын дустым.

Кыйналды күңел, кыйналды -
Түзәргә кирәк - беләм.
Яшәве авыр дөньяда
Шагыйрь күңеле белән.
Ялындырма!
Яратуым беләсең лә,
Сагындырып кына килмә.
- Яратам, - дип, - яратмыйм, - дип,
Ялындырып, җанга тимә.

Юк сүздән дә дулкын ясап,
Тиз әйләнә синең көймә.
Йә үбкәләп, йә үпкәләп,
Ялындырып җанга тимә.

Кояш булып, йә боз булып,
Йөрәккәем минем телмә.
Килсәң кил син, китсәң кит син,
Ялындырып җанга тимә.
* * *
Үзем генә белгән шатлыгым бар,
Үзем генә белгән кайгым бар.
Үзем генә белгән кояшым бар,
Үзем генә белгән аем бар...

Хисләремне көчкә мин тыямын,
Катлы түгел күңел күлмәгем.
Синең өчен, бары синең өчен
Серле булып калу теләгем.
* * *
Син ышанмыйсың сүзләргә,
Ә мин шаян күзләргә.
Син табынасың күкләргә,
Ә мин синең эзләргә.

Мин яратам зәңгәр чәчәк,
Ә син алын, кызылын.
Син күзлисең күктән йолдыз,
Ә мин җирнең йолдызын.

Минем өчен бу дөньяда
Гүзәл йолдыз син генә!
Уйлап куям: тулы дөнья
Миңа, сиңа бүленә?..

Ләкин бар бит уртак сыйфат:
Син көттең...
Мин дә көттем...
Без бит болай ярты гына,
Булыйк, әйдә, бербөтен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: