Шәһри Казан

«Кышкы вернисаж»

Табигать галиҗәнапларыннан да тылсымлырак, талымлырак рәссам булырмы?! Йолдыз системасындагы бер генә планетада да безнең Җирдәге кебек акылга сыймаслык җете пейзажлар юк.

Реклама

Ел фасылы алышынган саен, табигать җиребезне төрле төсләргә мана.
Беренче карашка, кышкы палитра әллә ни бай түгел дә кебек. Шуңа да карамастан, кышын өстенлек иткән ак, соры һәм кара төсләр - ул үзе бер әкияти дөнья, үзе бер тамаша. Ябалак-ябалак яуган карның җиргә төшкәнен күзәткәнең йә булмаса, кояш яктысында күзләрне әлҗе-мәлҗе китерә-китерә җиргә түшәлгән «энҗе-мәрҗәннәргә», агач ботакларына сырышкан энәдәй бәсләргә карап хозурланганың булдымы әле быел? Бу ыгы-зыгылы дөньяда кая инде вакыт булсын, дисезме? Йә, соң, тукталыйк бер мизгелгә! Әнә, буран салып киткән кар көртләрен генә күр: маһир сынчы кебек койган да куйган бит!..
...БДБ Рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсе эшчәнлегенең 10 еллыгына багышланган «Кышкы вернисаж» күргәзмәсе дә туган җиребезнең кышкы хозурлыгына мәдхия укый. ТР Милли музеенда ачылган әлеге күргәзмә 7 февральгә кадәр эшләячәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: