Шәһри Казан

Кытай татары

Гадәттә, кайсы да булса әдипнең юбилей кичәсендә яисә берәр корылтай-мазарда күрешкәли идек без. Мине күрүгә, Миркасыйм абыйның авызы ерыла: «О-о, чегән малае! Нихәл?!» Аның үзенчәлекле тавыш гөрелтесен ишеткән халык - танышы, таныш түгеле, капылт борылып, безгә таба карый...

Реклама

Чегән малае. Ул миңа шулай дип дәшә иде. Ни өчен чегән? Аңлатам. Еш кына миннән, паспорттагы исем-фамилиямне (Лемон Леронович Леронов) күргәч, йә шул исем-атымны үз авызымнан ишеткәч, гаҗәпләнеп: «Син евреймы әллә?» яисә: «Керәшенмени син?!» - дип сорыйлар. «Атаң-анаң урыс түгелдер бит?!» - дип тинтерәтүчеләр дә бар. Мин моңа күнеккән идем инде. Бервакыт, моннан ун еллар элек, «Москвич»ымда барган чакта, хәзерге «Казан-Арена» стадионы тирәсенә җитәрәк, ерактан ук «танып» алып, бер гаишник туктатты. «Абый, син чегәнме әллә?» - диде ул, дүкәминтләремә күз төшерүгә. Лерон исеме чегән халкына нисбәтле «барон» сүзенә аваздаш булганга шулай уйлагандыр инде, бахыр. Соңыннан әлеге вакыйга турында «Идел» журналында мәзәкиятем басылып чыкты. Миркасыйм абый шуны укыган икән.
Мин «чегән» булсам, Миркасыйм абый - «кытай малае»: ул 1934 елның 31 маенда хәзерге Кытай Халык Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан Шенҗаң (Синьцзянь) провинциясендә - Элә вилайәтенең Голҗа (Кульджа) шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә.
Миркасыйм Госманов - милләт хадиме, көрәшче галим, туры сүзле әдип, бөтен тормышын татар халкын яклауга, аның мәнфәгатен кайгыртуга багышлаган титаник шәхесләребездән иде. Әгәр исән булса, тагын бер елдан 80 яшьлеген каршылаган булыр иде ул.
Ошбу ел башында, милләтебезнең асыл улына багышлап, «Миркасыйм Госманов» дигән шигырь язган идем. Ул шигырьне язарга күренекле артистыбыз Әзһәр ага Шакировның «Шәһри Казан»да басылган «Сине безгә Ходай җибәргәндер...» дигән истәлеге этәргеч булды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: