Шәһри Казан

Кызыклы гыйбрәтләр

фото бизәү өчен бирелә Күренекле шәхесләр тормышында кызыклы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар да байтак була. «Шәһри Казан»ның «Көлке савыты»нда андый хәлләр турында кыска-кыска гына мәзәкләр әледән-әле күренгәләп тора. Ә менә шундыйларга бәйләнешле тулырагы пәйда булганы юк әле. Бу язма, бер яктан, шуны күздә тотып әзерләнде. Хәер, икенче яктан да... Андый хәлләр...

Реклама

фото бизәү өчен бирелә

Күренекле шәхесләр тормышында кызыклы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар да байтак була.
«Шәһри Казан»ның «Көлке савыты»нда андый хәлләр турында кыска-кыска гына мәзәкләр әледән-әле күренгәләп тора. Ә менә шундыйларга бәйләнешле тулырагы пәйда булганы юк әле. Бу язма, бер яктан, шуны күздә тотып әзерләнде. Хәер, икенче яктан да...
Андый хәлләр моннан берничә ел элек арабыздан киткән Хәләф Шакирҗан улы Гарданов тормышында да байтак була. Иң гыйбрәтлесе турындагысын ахыргарак калдырып торып, сүзне аның шул вакыйгаларга нинди юллар аша үтеп килүен кыскача гына бәян итүдән башлау урынлы булыр.
Аның бала чагы дәһшәтле сугыш чорларына туры килә. Газаплы-михнәтле авыл, шәһәр тормышын да күрә, Гаврош кебек, полигоннарда патроннар, гильзалар җыеп йөри, ялгыш атылып китеп, пулясы чак кына үзенә эләкми калганнары да була. Шул күргән, үз башыннан кичергән вакыйгалар турында, күп еллар үткәннән соң, «Янган болытлар» исемле гаҗәеп мавыктыргыч повесть һәм хикәяләр язып бастыра.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Уфа педагогия институтының тарих-филология факультетында укый, шунда студентларның «Чаян» исемле стена газетасының редакторы була, бераздан «Яшь көчләр» дигән әдәби альманах төзи һәм аны татар-башкорт телләрендә дәүләт типографиясендә нәшер итә. Шушы әдәби-фәнни эшчәнлеге өчен аңа, институт тарихында беренче булып, СССР Югары белем министрлыгының Мактау грамотасы бирелә.
1957 елда, Октябрьнең 40 еллыгы уңаеннан, Башкорт дәүләт университеты ачыла. Шунысы кызыклы: 1953 елда төзелә башлаган ул университетның беренче нигез ташын салу уку отличнигы Хәләф Гардановка тапшырыла. Алай гынамы соң әле, ул салган таш төзеләчәк бинаның почмагына туры килеп, шуның өстендәгесе университетның ректор бүлмәсе булып китә һәм ул аңа, иң уңайлысы, дип, бик теләп кереп урнаша.
Югары белем алгач, аны, университетның укуда һәм җәмәгать эшләрендә иң алдынгы студенты буларак, Казан дәүләт университеты аспирантурасына максатчан укырга җибәрәләр. Тик ул, андагы уку шартлары, укытучыларның мөнәсәбәтләре белән килешмичә, Володя Ульяновтан үрнәк алып булса кирәк, соңгы курста укуын ташлап чыгып китә.
Бу вакытта Казанда яңа гына телевидение студиясе ачыла һәм ул шунда, Рафаэль Мостафин, Рөстәм Кутуй белән бергәләп, шул студиянең әдәби-драматик тапшырулар студиясендә эшли башлый.
Ул еллар - удар төзелешләр авангарды булган комсомолның бик югары дәрәҗәле чоры: Хәләф Гардановны «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең комсомол-яшьләр бүлегенә эшкә чакырып алалар. Редакциядә эшләгәндә аңа, Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттәге удар төзелешләрне аеруча калку итеп чагылдырган хәбәрче буларак, «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем бирелә. Әлеге елларда ул Казанда төзелә торган «Миннебай Оргсинтез» газүткәргеч трассасында да еш була, водолазлар тормышы белән дә таныша, шул киемнәргә киендереп, аның үзен дә кышкы Кама суына «чумдырып» алалар. Шунда алган тәэсирләренә нигезләнеп, Хәләф Гарданов «Су астында сукмаклар» дигән маҗаралы повесть язып бастыра.
Ул елларда Татарстаннан Ерак Себергә дә бик күп нефтьчеләр эшкә китә. Хәләф Гарданов анда да барып чыга һәм аларга багышлап «Ак дәрьяның аръягында» исемле романтик рухтагы повесть иҗат итә. Истәлек итеп, нефтьчеләр аңа бер шешә нефть һәм поши мөгезе бүләк итәләр. Ханты-Манси халыкларында ул җиңүче символын белдерә икән.
Әмма поши мөгезе иясенә туры килгән вакыйгаларның иң кызыклысы һәм гыйбрәтлесе 1967 елда башлана. Шул елны аны «Социалистик Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе итеп эшкә чакыралар. Бу - газета чыга башлауның 50 еллыгы якынлашкан көннәр була. Әлеге уңайдан газетаны орден белән бүләкләү чарасына керешә башлыйлар. Газета 1918 елның 12 апрелендә СССР башкаласының Петербургтан Мәскәүгә күчү вакыйгасы уңаеннан «Эш» дигән исем белән чыга башлаган. Аның беренче саннары мәшһүр драматург Галиәсгар Камал өендә әзерләнә, ул аның рәссамы да була. Газетага дәүләт бүләге бирү өчен, аның максаты һәм программасы бәян ителгән менә шул беренче саннарын табарга кирәк була. Тик аларның рәсми рәвештә кайда теркәлүе дә, саклану-сакланмаулары да мәгълүм түгел икән. Бар шунда, белмим кая, табып китер шуны, белмим нәрсәне, дигән кебек, салам эскертеннән энә эзләү кебек бу четерекле эшне Хәләф Гардановка тапшыралар.
Көтелмәгән бер очрак, дөресрәге, репрессия корбаны булып 18 ел төрмәдә утырып чыккан Мәхмүт Бөдәйле белән очрашу аңа газетаның шул тәүге нөсхәсен табарга ярдәм итә. 30нчы елларда министр булып эшләгән бу зыялы шәхес шул «Эш» исеме белән чыга башлаган газетаның беренче саннарын өй ишегенең тышчасы эченә яшереп куйган була. Кайткач, ул аны Татарстан Дәүләт музеена тапшыра. «Эш»нең менә шул беренче саннарын Хәләф Гарданов эзләп табып ала да инде.
Икенче көнне иртән, газетаның беренче саннары табылу турында КПСС Үзәк Комитетына хәбәр итәләр. Анда: «Газетаның беренче санын кем тапкан булса, аны Мәскәүгә шул кеше алып килсен!» - дигән таләп куялар. Шулай итеп, Мәскәүгә - Үзәк Комитетка бару һәм орден алып кайту эше Хәләф Гардановка йөкләнә.
Үзәк Комитетта аны исеме сәер рәвештә мәгълүм әсәр героена туры килгән Тарас Бульба атлы кеше кабул итә. Хәләф Гарданов аңа 2-3 сәгать дәвамында гарәп хәрефле шул газетадагы язмаларны рус теленә тәрҗемә итеп бирә. Тарас Бульба, аның тәрҗемәләреннән канәгать булып, рәхмәт белдерә һәм төштән соң шундый мәгълүмат белән СССР Югары Советы Президиумына керәчәкләрен әйтә. Ул вакытта аның Рәисе Николай Подгорный була. Бераздан, киңәшмәдә катнашучылар, чыгып: «Социалистик Татарстан» газетасын Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү турында Указ әзерләнә», - дип белдерәләр. Хәләф Гардановка башкаланың теләсә кайсы кунакханәсендә ял итү өчен өч көнлек бронь бирелә, шул арада Указ да әзер була.
Орден алып Казанга кайтышына, Татарстан журналистлар берлеге аңа бу җаваплы эшне уңышлы башкарып чыгуы өчен, бер чит илгә сәяхәткә барырга путевка бирә. Ул Төркияне сайлый. Петр I нең Ауропага тәрәзә ачканы кебек, Хәләф Гарданов Совет власте яшәгән 50 ел эчендә, мөселман илләре белән элемтәләр бөтенләй өзелгән чорда Казаннан Төркиягә барган беренче кеше була.
Төркиядән кайткач, Хәләф Гарданов, курыкмыйча, бездәгегә караганда андагы яхшырак тормыш турында дөресен сөйләп, матбугатта бер-бер артлы зур күләмле өч очерк язып бастыра. Бу шулай ук СССР яшәгән чорда Төркия турында бирелгән беренче мәгълүмат була.
Һәм менә шул уңайдан үзләренә зур абруй дәгъвалап йөргән берничә татар язучысының көнчелек-хөсетлек өянәге кузгала. Алар: «Нишләп аны кулга алмыйсыз, ул ак эмигрантлар, халык дошманнары белән очрашкан бит, капиталистик Төркияне, андагы тормышны мактап бер-бер артлы очерклар яза», - дип, аның өстеннән КГБга шикаять язалар. Билгеле, аны КГБ га «әңгәмәгә» чакыртып алалар, тик аның ни өчен Төркиягә баруын яхшы аңлаганга, артык тәфтишләп тормыйлар.
Әмма, аккан су тынар, дошман тынмас, дигәндәй, шикаятьчеләр туктап калмый: «Аны органнар яклый, ул аларга хезмәт итә икән», - дигән гайбәт тараталар. Шулар һәм аларның иярченнәре, үзләре уйлап чыгарган уйдырмалары нигезендә, дистәләгән повесть, хикәяләр, поэмалар, либреттолар һәм бик күп шигырьләр язып бастырган, дистәгә якын әдәби китабы басылып чыккан Хәләф Гардановны, өч тапкыр тәкъдим ителеп тә, Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итмәүне оештыралар. Аларның кайберләре инде теге дөньяда, исән булганнары әле дә шул гайбәтләрен өстерәп йөри.
Әлеге уңайдан шунысын да әйтәсе килә: гаделлек принциплары белән эш итәргә вәгъдә биреп килгән Татарстан Язучылар берлегенең бүгенге рәисе Рафис Корбан, соң булса да, бәлки моны уңай хәл итә алыр.
Шушы Төркия вакыйгасы уңаеннан, университет аспирантурасын ташлап чыккан кебек, ул редакция ишеген дә ябып чыга да, фән, мәгариф юлына кереп китә: кандидатлык, соңрак докторлык диссертациясе яклый.
30 ел эчендә аның биш исемдәге уку дәреслеге 30 тапкыр басылып чыга, «Кызыл байрак» дигәне Россия Мәгариф министрлыгы дипломына лаек була. Шунысы да бар: Мәскәүнең Югары Аттестация Комиссиясе өч мең диссертация арасыннан иң яхшылары дигән 13 хезмәтне сайлап ала, шуларның берсе Хәләф Гардановныкы була.
Югары уку йортларында укыту барышында ул өлкән педагог, доцент, профессор дәрәҗәләренә ирешә, 1993 елда Татар милли университетын оештыра һәм аның беренче ректоры була, иҗтимагый халык хәрәкәтенең күренекле лидерларыннан берсенә әйләнә. 1990 елда Тарту шәһәрендә үткәрелгән Халыкара конгресста ул Татарстан Республикасының суверенлыгы турында Декларация кабул ителү уңаеннан белдерү белән чыгыш ясый.
1991 елда, Марат Мөлеков белән бергә, БМО ассамблеясында катнаша һәм бу оешманың (ЮНПО) байрагы итеп, 18 тәкъдимнең иң уңышлысы буларак, аларныкы кабул ителә.
Хәләф Гарданов Татар югары белем бирү иҗтимагый хәрәкәтен оештыра һәм аның президенты булып сайлана, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең даими вице-президенты вазифаларын да башкара. Ул Кол Гали исемендәге халыкара премия иясе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
Кызыклы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар иясе, милли мәгарифне, мәдәниятебезне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән зыялы шәхес, туры, җор телле, үткен сүзле, көчле ихтыярлы Хәләф Гарданов узган юл, кыскача гына күзаллаганда, әнә шундый.
Әйе, тормыш вак-төяк уен-көлкедән, әз-мәз мәзәктән максатчан кимсетүле кара юмор ясап, мөгез чыгарудан гына тормый, ә бәлки кызыклы, әмма гыйбрәтле вакыйгалар белән дә үрелә ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: