Шәһри Казан

Көз. Әлмәт. Саҗидә Сөләйманова

Кыр казларының саубуллашу авазы, аяк астындагы көзге яфракларның пышылдашуы, балан тәлгәшләре - көзнең серле мизгелләре... Әллә инде елның шушы фасылында дөньяга аваз салганга, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы да күпләребез нечкә хисле, көчле рухлы шагыйрә буларак беләбез. «Аның иҗатында хатын-кызларга хас нәфис лирика ир-ат шагыйрьләрдәге салкын акыл, зирәк фәлсәфилек белән үрелеп бара»,...

Реклама

Кыр казларының саубуллашу авазы, аяк астындагы көзге яфракларның пышылдашуы, балан тәлгәшләре - көзнең серле мизгелләре... Әллә инде елның шушы фасылында дөньяга аваз салганга, шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы да күпләребез нечкә хисле, көчле рухлы шагыйрә буларак беләбез. «Аның иҗатында хатын-кызларга хас нәфис лирика ир-ат шагыйрьләрдәге салкын акыл, зирәк фәлсәфилек белән үрелеп бара», - ди аның турында КФУның татар теле кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина. «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан язучылар берлеге башлангычы белән гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкнең быелгы лауреатлары ачыкланды. Алар - Казаннан шагыйрә Сәйдә Зыятдинова, Алабугадан Гөлзада Әхтәмова, Мөслимнән Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Кызыксындыру бүләге ияләре - яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Азнакайдан журналист һәм шагыйрә Резеда Шәрипова, Лениногорск шәһәреннән педагог-шагыйрь Таһир Шәмсуаров. Моннан тыш, республиканың төрле уку йортларында укучылардан әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне сайлап, ун егет һәм кызга махсус иҗади стипендия билгеләнде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: