Шәһри Казан

Көзге депрессия (Дустым сөйли)

Кулымны күтәрерлек тә көч юк. Елыйм да елыйм. Беркайчан да болай булганы юк иде. Бер-ике көн күңелсезләнеп йөргәч, кәефем үзеннән-үзе күтәрелә иде. Бу юлы яктылык күренми. Инде ничәнче көн тик торганда елый башлыйм. Миңа бер сүз дәшәргә дә, хәтта ялгыш карарга да ярамый. Янымда дусларымның сулышы кинәт үзгәрсә дә, күзләрем...

Кулымны күтәрерлек тә көч юк. Елыйм да елыйм. Беркайчан да болай булганы юк иде. Бер-ике көн күңелсезләнеп йөргәч, кәефем үзеннән-үзе күтәрелә иде. Бу юлы яктылык күренми. Инде ничәнче көн тик торганда елый башлыйм. Миңа бер сүз дәшәргә дә, хәтта ялгыш карарга да ярамый. Янымда дусларымның сулышы кинәт үзгәрсә дә, күзләрем яшьләнә, җебегән хатын-кызга әйләнәм. Кагылырга ярамый, сорау бирергә ярамый. Бөтен дусларым аптырашта. Янымнан китәргә дә куркалар: нәрсә дә булса эшләмәгәе, дип уйлыйлар бугай. Ә мин аларны тынычландыра алмыйм, көчем юк...
Кайчан башланганын сизми дә калдым бу депрессиянең. Көз җитүгә, кояш юкка чыгуга башланды шикелле. Беләсе иде, бу депрессия дигәннәре кешедән кешегә йога аламы икән? Сентябрь ахырында дус кызым белән очрашкан идем, ул үзендә депрессия дип сөйләгән иде. Шул вакытта ук башланмадымы икән миндә дә? Авырыйсым килми, һәр иртә яхшы хәбәрләр турында гына сөйләшергә тырышам, елмайган була идем. Хәзер елмаеп булмый, елмаерга тырышсам, иреннәрем дерелди башлый, йөзем сытыла. Элек елаганда үземне матур итеп хис итә идем. Күңеле тулган кыз елавында ниндидер тылсым бар иде сыман. Хәзер көзгедә көчсез, яшәү тәмен югалткан туташны күреп, үземнең кыяфәтемнән гайрәтем чигә.
Үзгәрешләр көтәм, яңалыклардан куркам. Йоклап китеп булмый, йокласам, тора алмыйм. Кайчандыр бер шулай булган иде дә кебек... Иң гаҗәбе - кулым-аягым бар, туганнарым исән-сау, бер хәсрәтем дә юк, ә мин, Ходайга шөкер итәсе урынга, тәмам бетәшеп, елап утырам...
Соңгы арада Ходай Тәгалә турында еш уйлый башладым. Кунакка килгән сеңелкәшем дә шул турыда сүз кузгатты. Биш ел элек намазга баскан иде ул. Минем белән ипләп кенә сөйләште, ниндидер үтемле сүзләр табып, авыр чакта Аллаһка таянырга кирәклеген төшендерергә тырышты...
...Менә бүген Аллаһка рәхмәтләремне дога аша әйтә башладым, әкренләп күңелемә кояш керде, яктылык иңде.
Минем хәзер җаным тыныч, мин инде көздән курыкмыйм...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: