Шәһри Казан

Күзләрдә очкын иде

ТР Милли музееның Республика һәм шәһәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәм программасы кысаларында «Биредә һәм хәзер син рәссам» дип аталган мәдәни-агарту проекты авторы, рәссам Миләүшә Нуруллинаның нәкыш буенча осталык дәресләре дә үткәрелде. 2004 елдан бирле Казанда, Мәскәүдә әлеге проект өстендә эшләп килүче рәссамның эш өстәле яныннан көнозын кеше өзелмәде.

Балаларны да, өлкәннәрне дә һәм хәтта янәшәдә генә үз эшләрен күргәзмәгә куйган гамәли сәнгать осталарын да бердәй җәлеп итте ул.
Гаҗәп бит: ике кулыңны селтәп кил дә, барлы-юклы 60 минут эчендә кулыңда майлы буяулар белән үзең иҗат иткән картина булсын әле! Янәшәңдә рәссам Миләүшә Нуруллина торганда, теләсә нинди яңгырлы көнне дә кояш нурларына манчырга, гади генә вакыйганы да тантанага әйләндерергә була икән ләбаса. Шунда, үзең дә сизмәстән, ниндидер дулкынландыргыч иҗади халәт бөтереп ала. Сайлап алган кечкенә генә катыргы кисәгендә могҗиза тудыра алуыңа тәмам ышана башлыйсың. Ә моның өчен бары тик җаның теләгән төсләргә шикләнмичә генә үрел дә, үзең генә белгән назга, моңга төреп, кыюрак итеп сал икән шуларны. Төсләр могҗизасына хәйран калып, иҗат ләззәтенең тәмен татыган мәлдә, үз мөмкинлекләренә шикләнебрәк, өстәл янына кыяр-кыймас кына килгәннәрнең дә күзләрендә очкын иде. «Эх, белмәдем шул, мин дә барган була идем», - дип уфтанып кала күрмә, ял көннәрендә музейда үтәчәк осталык дәресләрендә катнашып, танылган остада өйрәнчек булу мөмкинлегең бар әле. Анда да сценарий үзгәрмәячәк: буш кул белән килеп, киткәндә буявы да кипмәгән рәсемең инде кысада булыр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    543
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    453
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    339
    0
    0
Ночной режим