Шәһри Казан

Күзләрне камаштырырлык иҗат

Аның эшләрен күргәзмәдән күргәзмәгә күрсәтеп йөрү мөмкин нәрсә түгел. Чөнки алар эш башында ук үз өлешләренә тигән иң затлы биналарны, залларны сайлап алалар да шунда төпләнеп тә калалар. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Анна Куртева кебек пыяланың бөтен технологиясен, холык-фигылен төптән белеп, югары кимәлдәге сәнгать әсәрләре тудыручы рәссамны Казанда көндез чыра...

Пыялада төс уйнатучылар җитәрлек анысы, әмма витражларда рәсем ясаучы, җитмәсә, күп фигуралы композицияләр («Сыра кайнату», «Урак өсте») «җыючы» юк әлегә. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казандагы 4нче балалар шифаханәсендә, «Танго» ресторанының рус залында, Яңа Савин базарындагы «Пивной дворик» кафесында, Баулы бораулау эшләре идарәсендә, Бәрәңге (Мари Эл) мәдәният сараенда һәм күп кенә затлы коттеджларда очратырга була аның эшләрен. Шундый сирәк осталарның берсе булган рәссам белән аның остаханәсендә очраштык. Ирексездән, «Снежная королева» әкиятендәге, бөтен дөньясын онытып, боз сараенда боз кисәкләреннән сурәт җыеп утырган малай искә төшә... Анна Ивановнаның сәнгать әхрамын исә ул үз кулы белән кайчандыр ясаган пыяла савыт-сабалар бизи. «Миллион чәчәк» дип аталган, борынгы Италия техникасында башкарылган диплом эше - затлы пыяла савыт та әле булса саклана икән. Төсле пыяла, бакыр, аккургаш һәм паяльник - аның даими эш кораллары шулар. Ул тотынган эшләр төгәл исәп, «салкын ысул» белән башкарылса да, иманым камил, туң йөрәкләрдән була торган нәрсә түгел инде бу.
- Анна Ивановна, Сез менә соңгы 25 елда Казанда эшләп иҗат итәсез. 1984 елда Ленинградның В.И.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлагансыз. Украинаның Бердянск шәһәрендә туган кызны нинди җилләр ташлады бу якларга?
- Керамика һәм пыяла кафедрасын тәмамлаганнан соң, мине Новгородка билгеләделәр. Бардым. Ни заводы, ни коллективы, ни андагы мохит ошамады. Ике көннән әйләнеп тә кайттым. Кафедрада: «Ярар. Эш урынын үзең эзлә», - диделәр. Вишерда савыт-саба җитештерә торган пыяла заводын таптым. Иң танылган рәссамнар да берничә елга, әйтик, 3-4-5 елга бер генә тапкыр производствога яңа әйбер кертәләр иде. Булдыра алсаң, ай саен яңа әйбер тәкъдим итеп тор. Әмма бу дәүләт госпланы һәм премияләр системасында кирәк әйбер түгел иде. Әгәр дә җитәкчелек нинди дә булса бер әйберне җитештерүдән ала икән, тәлинкәме ул, рюмкамы - яңа әйберне агымга куйганчы күпмедер вакыт уза. Ә тиккә узган ул вакыт өчен җитәкчелеккә премия түләнми. Без - завод рәссамнары завод музеена эшләдек. Вишердан соң, Чудово пыяла заводында 2 еллап хезмәт куйдым. Җомга көн безнең иҗат көне була торган иде. Аны йә музейда, йә китапханәдә үткәрәсең. Чираттагы җомгаларның берсендә китапханәдә утырганда Казан кызы, хәзер танылган скульптор Асия Миңнулланы очраттым. Хәл белештек. «Әйдә Казанга, безгә витражчылар кирәк», - ди бу. Килдем. Шуннан бирле Казанда мин. Килүгә, остаханәләрнең бер блогы бушады. Миңа шундук остаханә дә бирделәр. «Без унар ел көтәбез, син килдең дә, алдың да», - дип, рәссамнарның исе китте. Биредә миңа яңабаштан интерьер һәм экстерьер, ягъни архитектур формалар белән эш итәргә өйрәнергә туры килде.
- Ни өчен пыяла юнәлешен сайладыгыз? Бу балачак хыялы идеме?
- Пыяла истә дә юк иде. Мәктәптә укыганда музыка, нәкыш белән махсус шөгыльләнмәдем. Мәктәпне тәмамлау минем өчен ниндидер бер стресс булды. Әйтерсең чыгарып җибәрделәр дә ишеген шапылдатып ябып куйдылар. Мухина исемендәге училищеның әзерлек курсларында укыдым. Бу минем өчен бик зур әйбер булды. Иң затлы саналган факультетларга (керамика-пыяла, тукыма-гобелен, мода) 10ар гына кеше алдылар. «Син кермисең», - диделәр. Ә миңа андый нәрсәләр әйтергә ярамый. Андый чакта мин үземдә көч таба беләм. Айга 80 сум түләп, индивидуаль дәресләр алып, рәсем укытучысына йөрдем. Ул вакытта бу бик кыйммәт иде. Әти гомер буе заводта инженер, әни немец теле укытучысы - алар ярдәме белән җиңеп чыктым ул курсларны. Шулай итеп, имтиханнарны уңышлы биреп, укырга кердем. Мине бәхет басты.
- Казанга сезнең кебек белгечләр кирәк идеме?
- Совет чорында без кирәк идек. Биредә ике завод бар иде. Мин алар белән эшли башларга омтылып карадым. Барып чыкмады, чөнки беркемнең дә бу эшкә акча саласы килмәде. Ниндидер завод производстводан төшергән әйберләрне алалар иде дә шуны эшлиләр иде. Шулай итеп, алар рәссамга акча «исраф итмәделәр».
- Сезнең кебек белгечләр чыннан да сирәк. Витраж эшләүче осталар арасындагы көндәшлек нидән гыйбарәт?
- Витраж ул - чыннан да, матур нәрсә, яхшы бәяләнә торган хезмәт. Хәзер кулы эш тоткан, чиста итеп эшли алган байтак кеше тотынды моңа. Шулай да витраж ул әле ике пыяланы сыйфатлы итеп ябыштыру гына түгел. Ул барыннан да элек - сурәт. Ә менә пыяладан рәсем ясый белмиләр. Ике пыяланы янәшә куялар да ялтырап, гөлт итеп торгач: «О, матур», - диләр. Андый кешеләр миңа көндәш була аладыр дип уйламыйм. Үзләренең очсыз товарлары белән базарны гына түгел, кешеләрнең зәвыгын да боза алар.
- Белүемчә, сез мич белән эш итмисез?
- Әйе. Мин «салкын пыяла» алымы белән эшлим, ягъни төрле фактурадагы төсле пыяланы сатып алам да шуның белән эш итәм. Башта кечкенә эскиз ясала. Аннан булачак эшнең үз зурлыгында итеп шуны катыргыдан эшлим. Аннан пыяланы кисеп чыгам һәм шуны паяльник алып, тимер белән ябыштырам. Пыяланы кискәндә фактура матур ятсын дип эзләнәсең. Менә бу - ике метр ярымлык купол. Әлеге уникаль эш, мөгаен, бөтен Казанга берәү генәдер... (Фотоларын күрсәтә. - Р.Ф.) Сыра утарында да дүрт тәрәзәдә - дүрт эш. Бу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Бөтен эше ярты елга җыелгандыр. Казанның Черек күле буена чыга торган ишегалдында Георгий Победоносец часовнясы урнашкан. Шунда Георгий Победоносец витражы бар. Ә чатырның түгәрәк тәрәзәләрендә христиан символлары - «Күгәрчен», «Виноград тәлгәше», «Балык», «Фәрештә» сурәтләнгән. Эчке эшләр министрлыгында башкарган соңгы эшләрнең берсеннән соң: «Сез витражларны бик оста башкарасыз, әйдәгез, келәм дә ясыйк», - диделәр. Ясадым. Минем эскиз буенча, мәчеткә келәм тукыдылар.
- Ә менә бу «Ирисләр» дәүләт заказымы, әллә шәхсиме?
- Шәхси заказ. «Ирисләр»дә (биеклеге - 2 метр, киңлеге - 1м 10см) төрледән-төрле төсле пыяланың 25 төсмере кулланылды. Җитмәсә, заказчы бик четерекле, талымлы булып чыкты. «Матурлыктан таң калырлык, һәрвакыт нинди дә булса яңа әйбер табарлык һәм аны Содбис аукционында сатарлык булсын», - диде башта ук. Гомумән, витраж тәүлекнең төрле вакытында төрлечә күренә. Көн яктысында - бер, кояш баеганда - икенче, кичке ут яктысында бөтенләй башкача уйный. Өстәлемдә витраж ятканда, тормышыма мәгънә иңүен тоям. Бу - үзенә бер сихри халәт.
- Сез ничек уйлыйсыз: бу хатын-кыз эшеме?
- Хатын-кыз эше дип әйтә алмыйм, чөнки ул сабырлык, бик күп көч, тырышлык таләп итә. Пыяланың һәр кисәкчегенең кырларын станокта эшкәртергә, чарларга кирәк. Һәр кисәкне бакыр тасмалар белән әйләндереп чыгуны гына алсаң да, ул җиңелләрдән түгел. Кургашның да киңлеге бөтен җирендә бертигез булуы кирәк. Хәзер исә тиффани техникасы китте.
- Эшләрегез белән якын кешеңне озаткандагы кебек авыр итеп аерылышасызмы?
- Миннән хәтта архитекторларның да бу хакта сораганы булды. Ә мин исә, яхшы дус белән саубуллашкандагы кебек, дип җавап бирәм.
- Иҗат белән шөгыльләнмәгәндә, нинди эш күңелегезгә якын?
- Сәяхәт итәргә яратам. Музейларга, спектакльләргә йөрим.
- Сәфәрләрдән соң Казанга теләп кайтасызмы?
- Әлбәттә. Мин бит инде биредә 25 ел, Казан миңа туган йортым кебек. Әти-әни янында да бу кадәр күп яшәмәдем.
- Иҗатта үз принципларыгыз бармы?
- Ямьсез эшләрне яратмыйм. «Гарип» образлар ясарга мине беркайчан да мәҗбүр итә алмаячаклар. Хәтта квадрат дециметрга миллион түләсәләр дә, җанга ятмаган нәрсәләрне ясап утырмаячакмын. Төс белән эш итү нәрсәсе белән авыр - витражда композиция булырга тиеш. Андагы төсләр кеше күз алдында ун ел торса да, аны туйдырмаска, гайрәтен чигермәскә тиеш. Димәк, минем ул төсләрне берсе белән икенчесе гармониядә булырлык итеп урнаштыруым зарур. Ә гармония ул - музыка белән бер. Аннан кеше фикерен алган, кемгәдер ошарга тырышып эшләүчеләрне күралмыйм. Амбицияләре булып та, белеме, таланты җитмәүчеләр бар. Алар күчерә яки башка берәүнең идеясен урлый. Моның инде иҗатка бер катнашы да юк. Бу - плагиат.
- Күрәм, сез күбрәк шәхси заказчылар белән эш итәсез. Ә шәһәр өчен ни дә булса эшләдегезме?
- Витраж ул - затлылык билгесе. Әлегәчә модый затлы нәрсәгә акча җиткерә алмадылар. Курчак театрында 200 кв метр витраж булырга тиеш иде. Шулай килеп чыкты - акча юк, диделәр. Болгарга да тәкъдим итеп карадым. Юк. Шулай да өметемне өзмим. Матурлык дөньяны коткарачагын һәммәбез дә белә, тоя бит...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: