Шәһри Казан

«Әле дә син бар, Диләфрүз!»

Мәскәүдә эшләп килүче «Диләфрүз» халык театры, 30 еллык юбилее уңаеннан, Казанда тамашачы хозурына концерт программасын, спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.

«Мәскәү халкын сәнгатькә борырга тырышып, дер селкетеп торучы әле дә син бар, Диләфрүз! Барлык татар оешмаларының кулыннан килмәгән эшне җиренә җиткереп башкарасың». Әлеге юлларны Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримова язган. Моннан өч дистә ел элек Диләфрүз Дежурова оештырган театр репертуарында нинди генә спектакльләр юк. Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләрен бик яратып куялар. Россиянең төрле төбәкләренә гастрольләргә йөреп торалар. Мәскәүдә узган Милли театрлар фестивалендә лауреат исемен яулаганнар. Көн кадагына туры килердәй скетчларын Диләфрүз ханым үзе яза. Аның кызы Гөлнара да яшьтән шушы театрда уйнаган. Оныгы Рената да театрдан аерылмый. Театр каршында балалар студиясе ачып җибәргәннәр.

Төрле проблемалар булуга карамастан, Диләфрүз Дежурова театрны яшәтергә омтыла. Кая гына барсалар да, автобуслары булмагач, декорацияләре дә, музыка җиһазлары да үз иңнәрендә. Коллективта 20 кеше. Аларның һәркайсы таланты белән аерылып тора. Араларында халыкара җыр конкурслары лауреатлары бар. Кайберләрен профессиональ җырчылардан аерып та булмый. Зиннур Аляутдинов алдан ук фонограммасыз гына җырлавын әйтеп куйды. Ул Мәскәүдә татар яшьләрен кавыштырып та изге эш башкара. Таныштыру кичәләре оештыра.

Фәйрүзә Кәримуллина оста итеп спектакльдә уйнавы белән дә, җырлавы белән дә җәлеп итте. «Шушы театрга йөреп, рухи азык алам», - ди ул. Диләфрүз ханым белән очраштырган өчен, язмышына рәхмәтле Фәйрүзә. Тумышы белән Балык Бистәсе райо­нының Югары Тегермәнлек авылыннан.
Марс Гарипов әлеге театрга ундүрт ел элек килгән. Гомеренең 60 елын педагоглык хезмәтенә багышлаган. Ә театр белән кызыксынуы бала чагында туган ягы Азнакай төбәгендә башланган. 80 яшенә җиткән Марс әфәнде бернинди уен коралыннан башка «Кара урман»ны моңлы итеп җырлавы белән сокландырды.

Араларында иң яше Айдар Дау­тов булгандыр, мөгаен. Аны театр өчен яратылган, диярсең. Әнисе Айсылу ханым үз улын сәхнәдә күрәсе килсә дә, егет стилист һөнәрен сайлаган. Концертта чыгыш ясаган һәр җырчыга киемнәрне, аларның төсләрен зәвыклы итеп сайлауда ярдәм иткән Айдар. Катнашучылардан Рәфыйк Вәлитов, Зөлфия Хәлилова, Хәмисә Хөсәенова һәм башкаларның чыгышлары тамашачыда җылы тәэсирләр калдырды. Театр турында чыккан китап­лары да әлеге концерт-тамашада тәкъдир ителде.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Мәскәүдә театр тоту җиңел түгел. Анда элек тә театр бар иде. Диләфрүз аны күтәреп алды, чөнки милләтебезне театр сак­лый. Һәркайсы башка һөнәр иясе булуга карамастан, артистлар бик оста уйныйлар, җырлыйлар, - диде ул

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: